Яңалыклар

VK Festта беренче тапкыр татар җырчылары чыгыш ясаячак!
Популяр яңалыклар

VK Festта беренче тапкыр татар җырчылары чыгыш ясаячак!

Казанда узачак фестивальдә иң популяр татар артистлары катнашачак сәхнә барлыкка киләчәк. Кунаклар өчен Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi Music, Al Su, Elina чыгыш ясаячак. Лайнап татар телендә тәкъдим ителәчәк. «Татарстан — үзенчәлекле, бай мәдәниятле, якты һәм колоритлы республика. Без аның халкына, татар мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәтебезне белдерергә телибез. Безнең яңа сәхнә нәкъ менә шушы гаҗәеп якның традицияләреннән илһамланып булдырылды. Монда тарих белән заманча элементлар үрелеп бара. Ул, һичшиксез, Казандагы фестивальнең иң җәлеп итүче мәйданчыкларының берсенә әвереләчәк — шәһәр халкы һәм кунаклар өчен дә», — дип билгеләп үтте VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова. 29 июнь көнне VK Fest Казанга килә: илнең иң зур open-air фестивале «Казан» Гаилә үзәге янында узачак. Фестиваль алып баручылары — Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлёв. Баш сәхнәдә Баста, «Три дня дождч», ZOLOTO, «Комната культуры», ХЛЕБ, Юлия Савичева һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак. Шулай ук фестивальгә ВАЛЯ КАРНАВАЛ, Арсений Попов, Аня Pokrov, Utopia Show, ЖЕНЯ ЛИЗОГУБ, МИЛАНА НЕКРАСОВА һәм Гурам Амарян киләчәк — алар автограф-сессияләр үткәрәчәк, анда кунаклар аралаша һәм фотога төшә алачак. Фестиваль Татарстан Республикасы белән берлектә үткәрелә. Билетлар vkfest.ru сайтында сатыла.

11.06.2025
6 июнь – Рус теле көне
Кызыклы фактлар

6 июнь – Рус теле көне

Бүген бөтен дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә. Бу көн очраклы гына сайланмаган – нәкъ менә бүген бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган. Пушкин – рус әдәбиятының нигез ташларын салган, шигырьләр һәм әкиятләр остасы. Аның «Балыкчы һәм алтын балык турында әкиятен», «Руслан һәм Людмила» әсәрләре күпләргә таныш. Ул язган әсәрләрне балалар гына түгел, олылар да яратып укый. Рус телен белү безгә нәрсәләр бирә? Дөньядагы күп кенә китапларны аңлап укырга мөмкинлек тудыра Кызыклы фильмнарны, мультфильмнарны оригиналда карап була Башка төбәкләрдәге һәм илләрдәге балалар белән дуслашу җиңеләя Бүгенге балалар күп тел белә: татарча да, русча да, хәтта инглизчә дә сөйләшәләр. Бу – зур байлык. Ике телне белгән бала ике дөньяны күрә ала: үз халкының гореф-гадәтләрен дә онытмый, башка халыкларның мәдәниятен дә өйрәнә. 6 июнь – әле ул Пушкин көне дә. Аны еш кына «рус поэзиясенең кояшы» дип атыйлар. Пушкин әсәрләре аша рус теле матур яңгырый, күңелгә үтеп керә. Бүген, Рус теле көнендә, әйдәгез, китаплар укыйк, яраткан әкиятләрне искә төшерик. Телләрне өйрәнү – ул күңелле һәм файдалы шөгыль!

06.06.2025
«Яраткан шигырь» проектының ЯҢА сезоны!
Канал яңалыклары

«Яраткан шигырь» проектының ЯҢА сезоны!

«ШАЯНТВ» каналында «Яраткан шигырь» проектының яңа сезоны башлана! Беренче чыгарылыш – «Рәхмәт, мәктәбем», шигырь  авторы - Эльмира Шәрифуллина  Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан тормышка ашырыла. «Яраткан шигырь» татар шигърияте аша туган җиргә мәхәббәт уяту, әхлак тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул нәфис сүз аша балаларда татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли, татар язучыларының иҗаты белән таныштыра. Проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыккаҗиткерә. Һәр әсәр клип итеп тәкъдим ителә, лирик герой һәм образларның гаҗәеп серле дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы,без белмәгән искиткеч күренешләре ачыла.Тапшырның аудиториясе исә чикләнмәгән, аны төрле яшьтәге балаларга, шулисәптән, гаилә белән дә карарга була. Беренче чыгарылышны сылтама аша кереп карарга мөмкин.

05.06.2025
Главная Программа Видео Шортс Поиск