Яңалыклар

Карлыган көненә 10 кызыклы факт

Карлыган көненә 10 кызыклы факт

14 июль – иң файдалы җимешләрнең берсе, карлыган көне билгеләп үтелде. Карлыганны даими куллану иммунитетны ныгытуы барыбызга билгеле. Әлеге җимеш турында турында 10 кызыклы факт: 1. Бу җиләк бик күп җирләрдә үсә. Аны бары тик ике континентта — Австралия һәм Антарктида гына үстермиләр. 2. Иң файдалы һәм тәмле карлыган-кыска һәм эссе җәйле районнарда, шул исәптән төньяк киңлекләрдә дә үсә. 3. Өлгермәгән карлыганда с витамины өлгергәндәгегә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә балаларны куактан: «ашамый тор, әле, өлгермәгән», - дип куарга кирәкми. 4. Дөньяда йөз ярымнан артык төрле төстәге карлыган бар, әмма, күпчелек кешеләргә бары тик кара, кызыл һәм агы гына билгеле. 5. Карлыган яфраклары аның җиләкләре кебек үк диярлек витаминнарга бай, шуңа күрә аларны йорт консервлары ясаганда борын-борыннан кулланалар. 6. Кайчандыр карлыган «монастырь җиләге» дигән исем астында билгеле булган, чөнки аны барлык монастырьларда диярлек үстергәннәр. 7. Карлыган радиацион нурланыш нәтиҗәләрен организмнан чыгара. 8. Биологик күзлектән караганда карлыганның якын туганы-крыжовник. 9. Карлыганның дөнья буйлап таралуы каян башланганын берәү дә төгәл белми, әмма бу үсемлекнең ватаны - Азия дип фаразлана. Әмма Россия карлыган үстерү күләме буенча дөньяда беренче урында тора. 10. Кара карлыганнан азык-төлек производствосында кулланыла торган табигый буягыч ясала. Карлыган белән сыйланып, үзегезгә ел буена җитәрлек витамин җыеп калырга ашыгыгыз!  

15.07.2024
Питрау җитте - җәй үтте

Питрау җитте - җәй үтте

12 июль – керәшеннәрнең җәйге бәйрәме, Питрау көне. Җәйнең кыл уртасы дигән сүз. Борынгылар питрау җитте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Әлеге бәйрәм җәй көненең чиге дип билгеләнгән. Халык аны печән өсте, урак өсте, көз башы дип каршылаган. Шулай ук Питраудан соң кошлар да сайравыннан туктый. Чыннан да, игътибар итеп карагыз әле, бу көнне нәкъ көндезге 12дә кошлар тынып кала. Үсемлекләр дөньясында да үзгәрешләр башлана. Питрауга кадәр җыеп киптерелгән дару үләннәре, чәчәкләр бик шифалы булып санала. Бүгеннән соң аларның шифасы бетә дигән ышану йөри. Мунча себеркесен дә бу көнгә кадәр әзерләсән, яхшы саклана. Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә; әгәр күке кычкыраудан туктаса, кыш иртә килә дигән сынамышлар яши. Әйдәгез тикшереп карыйк әле! Бу көнгә булган ышанулар табигатьнең алга таба торышында нинди үзгәрешләргә китерер икән?  

12.07.2024
«ШАЯН ТВ» яңа мультсериал тәкъдим итә

«ШАЯН ТВ» яңа мультсериал тәкъдим итә

«ШАЯН ТВ» каналында җәйге премьералар дәвам итә! «Нәни аҗдаһа Тоша» мультсериалы эфирга чыкты! Нәни пандалар Няша белән Яша ямь-яшел урман уртасында иркен бер өйдә яшиләр. Безнең геройлар әйләнә-тирә дөнья турында әле күп нәрсәне белми, өстәвенә, барлык балалар кебек үк, алар еш кына талашырга һәм көйсезләнергә яраталар. Шунысы яхшы, Няша белән Яшаның ышанычлы дусты бар - шаян һәм кызыксынучан аждаһа Тоша. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә, юатырга, күңел ачарга һәм кызыклы вакыйга сөйләргә әзер. Моннан тыш, Тоша үзенең тылсымлы сабын куыклары ярдәмендә иң гади көнне дә чын маҗарага әверелдерергә мөмкин. Мультсериал яшь тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмый, нәниләргә якыннарын кайгыртырга, әти-әниләрен тыңларга, дуслары белән иң яраткан уенчыклары белән бүлешергә, шулай ук аларны кыю һәм сабыр булырга өйрәтә. Премьераны дүшәмбедән-җомгага кадәр 08:10 һәм 16:10 сәгатьләрдә карагыз!

10.07.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск