Бәйрәм белән!
Яраткан ШАЯНнар! Сезне Халыкара Балаларны яклау көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сәламәт, шат күңелле, бәхетле булыгыз! Сез – тормышыбыз бизәге! Әти-әниләрегез сезнең белән горурлансын, дусларыгыз күп булсын! Күңелләрегездә булган өмет һәм илһам уты сүнмәсен. Гаилә җылысын һәм мәхәббәтен тоеп үсегез! Сез – безнең киләчәк! Бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналы сезне «Туган Авыл» милли комплексына дәшә! Бездән шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, аниматорлар, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр, күңелле концерт һәм «ШАЯН ТВ», «Туган Батыр» геройлары белән очрашу! 11:00 сәгатьтә көтеп калабыз! Килегез, күңелле булачак!
01.06.2025