Табышмак әйтәм – җавабын тап!
Дуслар, әйдәгез әле, бераз башны эшләтеп, фикер йөртеп алыйк! Без сезнең игътибарыгызга яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар тәкъдим итәбез. Җавабын бергәләп эзлик! Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште. *** Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. *** Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау. *** Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә. *** Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым. *** Озын, яшел – түтәлдә, Сары, тозлы – кисмәктә. *** Үзе йомры – ай түгел, Төсе сары – май түгел, Койрыклы тычкан түгел. *** Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга керсә, төчкертә.
25.07.2022