Яңалыклар

Бүген безне иң озын көн көтә
Популяр яңалыклар

Бүген безне иң озын көн көтә

Бүген без елның иң озын көнен яшәячәкбез, аның артыннан иң кыска төн киләчәк. 21 июньдә, «җәйге кояш торышы көне» дип аталучы астрономик вакыйга көтелә. Ел дәвамында кояш горизонт өстендә төрле ераклыкка күтәрелә. Бүген ул астрономия энциклопедиясендә «эклиптика ноктасы» дип аталган иң югары ноктага җитәчәк. Ул иң озын көн булып санала һәм 17 сәгать 18 минут дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, кояш чыгу вакыты 4 сәгать 41 минутта башлана. Ул көндезге 13 сәгать 18 минутҡа чаклы калкып, ә кичен 21 сәгать 5 минутта гына байый башлаячак. Бу астрономик вакыйга, кояш торгынлыгы вакытында кояшның чыгу һәм бату нокталары хәрәкәт итүдән туктый. Шул вакыттан җәй әле көч җыя гына башлауга карамастан, кояш инде көзгә таба борыла. 22 июньнән башлап, көннәр кыскара һәм безне кышка якынайта башлый. Астрологлар 21 июньдә кояш энергиясе арта һәм кешегә йогынты ясый, дип раслый. Алар фикеренчә, бүгенге көн бик уңай булырга охшаган. Яңа эшләрне башларга уңай вакыт. Шулай ук теләкләр кабул була дип тә санала. Җәйге озын көннәр белән хозурланып калыйк, ШАЯНнар!  

21.06.2024
«ТАТАР СҮЗЕ»нә гаризалар кабул ителә
Канал яңалыклары

«ТАТАР СҮЗЕ»нә гаризалар кабул ителә

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә! Катнашырга ашыгыгыз! Премиаль фонд 2 000 000 сум. Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн акета тутыру мөмкинлеге дә каралган. Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

20.06.2024
Казанда Сабантуй мәйданнарына өстәмә автобуслар йөриячәк
Популяр яңалыклар

Казанда Сабантуй мәйданнарына өстәмә автобуслар йөриячәк

23 нче июньдә Казан сабан туе көнендә өстәмә автобуслар һәм электричкалар эшләячәк. Башкалада яшәүчеләргә һәм кунакларга уңайлы булсын өчен транспорт Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләренең каенлыгына, шулай ук «Аккош күле» урман-паркына кадәр барачак. 1. Тынычлык бистәсенең каенлыгына 40 автобус түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк: * «Җиңү проспекты» метро станциясе» тукталышыннан түбәндәге схема буенча 12 автобус: «Җиңү проспекты» — «Оренбург тракты» — «Бертуган Батталовлар урамы» — «Каенлык»; * «Филармониянең концерт залы» тукталышыннан түбәндәге схема буенча 10 автобус: «Павлюхин урамы» — «Оренбург тракты» — «Бертуган Батталовлар урамы» — «Каенлык»; * «Глазунов урамы» тукталыш пунктыннан түбәндәге схема буенча ике автобус: «Тула урамы» — «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» — «Бакый Урманче урамы» — «Оренбург юлы» — «Оренбург тракты» — «Бертуган Батталовлар урамы» — «Каенлык»; * «10 нчы микрорайон» тукталыш пунктыннан 16 автобус түбәндәге схема буенча: «Ю.Фучик урамы» — «Р.Зорге урамы» — «Җиңү проспекты» — «Оренбург тракты» тукталышы — «Бертуган Батталовлар урамы» — «Каенлык». * 1, 23, 25, 34, 56, 60, 91 нче номерлы автобус маршрутлары эш көне графигы буенча 8:00 дән 17:00 гә кадәр йөриячәк. 2. Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйга яшәүчеләр «Халитов урамы» тукталышыннан автобуста килә алачак. Эш көне графигы буенча 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр 36, 46, 72 нче автобус маршрутлары йөриячәк. 3. «Аккош күле» урман-паркында «Ремплер торак массивы» тукталышыннан 4 автобус барачак. 84 нче автобус маршруты эш көне графигы буенча 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Бәйрәм мәйданчыгына шулай ук электропоездда барып җитәргә мөмкин булачак. «Казан» станциясеннән «Каенлык» станциясенә кадәр 06:31, 07:59, 09:21, 12:27, 14:51, 16:45, 18:10, 19:45, 21:40 китү вакыты билгеләнгән. Юл вакыты 10 минут тәшкил итәчәк. Кире юнәлештә электричка 06:50, 07:23, 08:19, 08:58, 11:51, 14:02, 17:04, 17:42, 19:11, 20:47, 22:52 чигенәчәк. Юл вакыты - 12 минут.                                            

19.06.2024
«Балачак җыры» концертлары дәвам итә
Канал яңалыклары

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә! Бүгенге концерт Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды! Бер көндә 2 концерт гөрләде! «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр өләште! Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән дә очраша алды. Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

18.06.2024
Җәйге каникуллар өчен иң яхшы китаплар исемлеге
Кызыклы фактлар

Җәйге каникуллар өчен иң яхшы китаплар исемлеге

Мәктәптә ел буе укып арыган укучыларның җәйге каникулга чыккач та китап укып утырасы киләме икән? Күпләр бу сорауга бертавыштан «юк» дип җавап бирерләр иде. Әмма, туктагыз әле... Без сезгә җәйге каникулларда укыр өчен кызыклы булган әсәрләр исемлеге тупладык! Башлангыч сыйныф укучылары өчен 1. Абдулла Алиш. Велосипедлар 2. Шәүкәт Галиев. Шәвәли шуклыгы 3. Нәкый Исәнбәт. Мырау батыр 4. Йолдыз. Йолдызлы кич 5. Фатих Кәрим Гармунчы аю белән җырчы маймыл 6. Ләбиб Лерон. Транзистор үч ала 7. Нәҗип Мадьяров. Көлке төенчеге 8. Фоат Садриев. Аппаккай 9. Нәҗибә Сафина. Нарат нигә энәле? 10. Факил Сафин. Керпенең шәһәргә сәяхәте 11. Хәкимҗан Халиков. Сакчы күркә 12. Ренат Харис. Лап-лап  Урта сыйныф укучылары өчен 1. Лиана Әмирханова. Китап яратучы малай 2. Алмаз Гыймадиев. Телефонлы кәҗә 3. Сәйдә Зыялы. Яралы кош авазы 4. Фирүзә Җамалетдинова. Тешле карандаш 5. Йолдыз Миңнуллина. Ай кызы Зөһрә 6. Нурия Сәйяр. Әтәч менгән киртәгә 7. Касыйм Тәхау. Өч әкият 8. Толстой бабай хикәяләре 9. Фаил Шәфигуллин. Ак маңгайлы бүреләр 10. Ягъсуф Шәфыйков, Хуш, Агыйдел! 11. Илдар Юзеев. Сандугачлар килгән безгә 12. Миргазиян Юныс. Юлда уйланулар  Өлкән сыйныф укучылары өчен 1. Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр 2. Рабит Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк 3. Рафаэль Газизов. Ачык тәрәзәләр 4. Марсель Галиев. Нигез 5. Аяз Гыйләҗев. Яра 6. Әдип Маликов. Яшьлек утравым 7. Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә 8. Рафаэль Төхфәтуллин. Китә казлар 9. Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы 10. Нурихан Фәттах. Кичү 11. Фатих Хөсни. Йөзек кашы 12. Фәнис Яруллин. Йөрәкләрдә кабат терелә…                            

18.06.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск