Яңалыклар

Казан Сабан туеның кайда булачагы билгеле
Популяр яңалыклар

Казан Сабан туеның кайда булачагы билгеле

Казанда Сабан туе 23 июньдә өч мәйданда – Тынычлык бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош күлендә узачак. Бәйрәм чаралары 9:30да башланачак. Сабантуйның өч мәйданында да кунаклар өчен концерт программасы әзерләнә. Анда республика артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыкларында милли бәйгеләр һәм ярышлар уза, балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар оештырылуы көтелә. Быел Сабан туен БРИКС Уеннарының (ярышлар 12 июньнән 23 июньгә кадәр узачак) һәм Бөтенроссия балалар фольклориадасының ябылу тантаналарын берләштерәчәк. 21 июньдә исә Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Мәрҗани һәм Г. Камал театры янында Сабантуйга традицион бүләкләр җыю планлаштырылган.

11.06.2024
«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе. ЯҢА СЕЗОН
Канал яңалыклары

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе. ЯҢА СЕЗОН

Халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша! Быел бәйгенең грандиоз юбилей сезоны тагын да күбрәк премиаль фонд белән сөендерә! Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 2 000 000 сум. Бәйгенең максаты - туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту. Конкурс нәфис сөйләм күнекмәләрен үзләштерү, Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә нәфис сүз аша туган телгә карата кызыксыну уяту, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү һәм телевизион кадрлар әзерләү юнәлешендә зур әһәмияткә ия. Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Махсус «Туган тел» номинациясендә исә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган.  Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезне үстерүгә ярдәм итүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз!  Нигезләмә

10.06.2024
Җәйгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге
Кызыклы фактлар

Җәйгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге

Җәй - иң күңелле вакыт! Ләкин кайберәүләр җәйге каникулларда нәрсә белән шөгыльләнергә белми һәм вакытны бушка үткәрә. Шуңа күрә без сезгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге әзерләдек! Җәй бик кыска, тизрәк бөтен пунктларны да сызып ташларга ашыгыгыз! * Көненә 30 000 адым узарга. * Вакытны кояш сәгатьләре буенча белергә. * Учакта тәмле ризык әзерләргә. * Салават күперен күрергә һәм теләк теләргә. * Яңгыр астында йөрергә. * Урманга җиләк җыярга яисә гөмбәгә барырга. * Кыр чәчәкләреннән тәкыя үрергә. * Үлән өстеннән яланаяк йөрергә. * Дуслар белән пикникка чыгарга. * Елгада яки күлдә су коенырга. * Таганда атынырга. * Гамакта йокларга. * Чикерткә тотарга. * Болытларны карап, үлән өстендә ятарга. * Җәйге фотосессия үткәрергә. * Агач утыртырга. * Таң каршыларга. * Йолдыз атылганын күзәтергә. * Кошлар сайравын тыңларга. * Татлы мамык ашарга. * Кыр чәчәкләре бәйләме җыярга. * Агачны кочаклап, аннан энергия алырга. * Бакчада эшләргә. * Туйганчы йокларга.

07.06.2024
Җиләк җимешләр белән тулы «Грузик кибете»
Канал яңалыклары

Җиләк җимешләр белән тулы «Грузик кибете»

Сагындыгызмы? «Грузик кибете» мультсериалы «ШАЯН ТВ» каналы киңлекләренә әйләнеп кайта! Уеннардан белем алуга күчү өчен яраткан уенчыкларыңнан аерылу һич кенә дә мәҗбүри түгел. «Грузик кибете» мультсериалдагы җанлы машиналар көн саен яшь тамашачылар белән бергә яңа белемнәрне үзләштерәләр. Төп герое Грузик әле бик кечкенә, ләкин инде ул үзенең уенчык кибетен ачарга өлгергән. Аның ишегалдында шарлар белән тылсымлы бассейн урнашкан, әлеге бассейн төрле товарлар белән тулы. Грузик карбыз, банан, виноград, киви кебек җиләк-җимешләрнең төрле төрләре белән таныша. Әгәр аларны дөрес чистартып, киссәң, аппетитлы җиләк-җимеш салаты барлыкка киләчәк. Хәзер бу салат кибет витринасын бизи. Җиләк-җимешләрне тулысынча сатарга мөмкин, ләкин башта аларны үлчәргә өйрәнергә кирәк. Кечкенә кибетче Грузик механик үлчәүләрдән ничек файдаланырга һәм аларның укларының нәрсә күрсәтүен аңларга өйрәнә. Ул беренче сатып алучыны, кекслар өчен чия алырга килгән машина-экскаватор Капаны каршы алырга әзер! Мультсериалны эш көннәрендә 14:15 һәм 22:15 сәгатьләрдә карагыз.

06.06.2024
ФАЙДАЛЫ ЛАЙФХАКЛАР
Кызыклы фактлар

ФАЙДАЛЫ ЛАЙФХАКЛАР

КАРАҢГЫДА ЙОКЛАГЫЗ Белгечләр йокы бүлмәсе тәрәзәсенә калын пәрдә эләргә куша. Чөнки йокы гормоны булган мелатонин караңгыда бүленеп чыга. Караңгыда йоклау иммунитетны күтәрә, чирләргә бирешүдән саклый. Ясалма яктылык чыганаклары барлыкка килгәнче, кешенең көнкүрешендә бары ике генә яктырткыч: көндез – Кояш, кич – Ай һәм йолдызлар гына булган. Замана кешесенең тыныч йоклый алмавына тормыштагы ыгы-зыгы сәбәпче. ИРТӘН НӘРСӘ АШАРГА? Күп кенә иртәнге ашка солы боткасы әзерли. Әмма бу зыянлы, ди белгечләр. Солы боткасында фитин кислотасы күп, ул организмның уянуын тоткарлый. Шуңа күрә солы боткасын төшке ашка ашарга киңәш ителә. Ул ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта торган клетчаткага бай. Иртәнге ашка йомырка, яшел тәмләткечләр һәм тавык ите файдалы. КЫЗЫНУ КАРТАЙТА Кояш файдалы, әмма чамадан артса ул зыян да салырга мөмкин. Җәйге яллар башланырга ерак калмады, кемдер җылы якларга җыенадыр, кемдер елга буенда кызыныр, бакчада да кояш сугарга мөмкин. Табиблар кояшта кызынуның тән тиресен картайтуы хакында әйтә. Май бизләре эшчәнлеге кимү сәбәпле, тән тиресе корылана, сыгылмалылыгын югалта.

06.06.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск