Яңалыклар

Яңа кагыйдәләр: 2024 елда укучыларны нинди үзгәрешләр көтә?

Яңа кагыйдәләр: 2024 елда укучыларны нинди үзгәрешләр көтә?

Яңа уку елына аяк бастык. 1 сентябрьдән укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны белем учагында күп кенә үзгәрешләр каршы алды. Үзгәрешләрнең күбесе 1 сентябреннән үз көченә керде.  Хезмәт дәресе Расписаниедә яңадан «Хезмәт» предметы барлыкка килде. Ул гамәлдәге «Технология» предметын алыштыра. Бу балаларга уңышлы киләчәк өчен кирәкле социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Укучыларны үз һөнәрләрен сайларга әзерләү – хезмәт дәресенең төп бурычларыннан берсе. Башлангыч мәктәптә хезмәт дәресләре атнага бер тапкыр үткәреләчәк. 5-9 сыйныфлар өчен хезмәттә укыту программасына мәҗбүри һәм вариатив модульләр кертеләчәк. Моннан тыш, укучылар өстәмә өч модуль сайлый алачак — «Автоматлаштырылган системалар», «Терлекчелек» һәм «Үсемлекчелек». Телефон Дәресләрдә, хәтта белем бирү максатларында да кәрәзле телефоннарны куллануны тыю мәктәпләрдә яңа уку елыннан кертелде. Закон мәктәпләрдә дәресләр вакытында кәрәзле телефоннардан файдалануны тыя. Тәнәфесләр вакытында телефоннан файдаланырга мөмкин, чөнки ул укучынының шәхси милке.  «Куркынычсызлык нигезләре» Яңа уку елында мәктәп расписаниесендә гадәти ОБЖ урынына «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» дигән яңа предмет барлыкка килде. Яңалыкның максаты – укучыларда Ватанны саклауга әзерлек һәм тормыш иминлеге культурасының база дәрәҗәсен формалаштыру. Предмет укучыларны хәрби хезмәткә әзерләнергә өйрәтәчәк. Әлеге предмет 8-11 сыйныфларда кертелә һәм атнага бер тапкыр үткәреләчәк.  ОГЭда калькулятор 2024 елдан 9 класс укучыларына математикадан имтихан тапшырганда программалаштырылмаган калькулятордан, белешмә мәгълүматсыз линейкалардан һәм контроль-үлчәү материаллары белән бергә бирелә торган белешмә материаллардан рәсми рәвештә файдаланырга рөхсәт ителәчәк. Калькулятор берничә таләпкә җавап бирергә тиеш: арифметик исәпләүләрне һәм тригонометрик функцияләрне исәпләүне тәэмин итәргә һәм бәйләнеш функцияләре булмаска мөмкинлек бирмәскә. Моннан тыш, унберенче сыйныф укучылары югары уку йортына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар ала алачак. Сүз Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары программаларына кертелгән спорт төрләре буенча Россия чемпионнары һәм Россия Кубогы ияләре турында бара. Гаилә кыйммәтләре 2024/2025 уку елында 5-11 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә яңа фән – «Гаилә белеме» кертеләчәк. Предметның төп максаты – яшүсмерләрне киләчәк гаилә тормышына һәм балалар тууга әзерләү, шулай ук гаилә кыйммәтләренә таянып яшүсмерләр бергәлеген формалаштыру.

05.09.2024
«ШАЯН ТВ» каналы Милли һәм төбәк ММЧ форумында катнашты

«ШАЯН ТВ» каналы Милли һәм төбәк ММЧ форумында катнашты

Казанда X Милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумы старт алды. Чарага Россиянең 33 төбәгеннән 300дән артык делегат җыелды. 28-30 август көннәрендә кунакларны экскурсияләр, утырышлар, журналистлык осталыгы буенча семинарлар һәм Татарстан Республикасы бәйрәмендә катнашу көтә. Бүген исә Бәшир Рәмиев исемендәге заманча IT-паркта форумның пленар утырышы узды. Биредә бөтен Россиядән төбәк, өлкә һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре катнашты. Милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты. Әлеге форумда «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналыбызның блогерлары мөхтәрәм кунакларны сәламләделәр, каршы алдылар. «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, яңа проектлары белән таныштырдылар. Күп кенә мультсериалларны тавышландыручы Илназ Сибгатуллин исә кунакларга дубляж буенча мастер-класс күрсәтте. Очрашу бик продуктив узды.

29.08.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск