Яңалыклар

Бал - табигать могҗизасы

Бал - табигать могҗизасы

Якты, җылы кояшы, хуш исле чәчкәләре, җиләкләре, сайрар кошлары белән без көтеп алган җәйнең нибары ике атнасы гына калып бара! Август – җиләк-җимешкә, ризыкка бай елның иң мул ае. Бүген августның бер могҗизасы булган бал көне билгеләп үтелә. Уйлап карагыз әле, кечкенә генә җан ияләре чәчәктән чәчәккә кунып нинди затлы ризык жыя! Мең дә бер дәвалау үзлегенә ия булган балны миллион еллар өйрәнсәләр дә, ул әле дә серле булып кала бирә. Замана алга бара, бертуктаусыз фәнни ачышлар ясала, ә балны алыштырыр, аңа тиңләшер ризык дөньяда юк. Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкинлеге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. * Табигатьтә микроэлементларга балдан да бай продукт юк. * Балда кеше организмына кирәкле 30га якын матдә - глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар. * Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. * Тирән, яхшы итеп йоклау өчен, гадәттә, ятыр алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәләр. * Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кеше көнгә 100 г, балалар 30-50 г бал ашарга тиеш.  

14.08.2024
ШАЯН фактлар

ШАЯН фактлар

Дөньяның төрле өлкәләренә караган гаҗәеп кызыклы ШАЯН фактлар тәкъдим итәбез! * Боланның мөгезе – аның ата боланнар алдында көчен күрсәтү билгесе. Болан һәр елны мөгезләрен ташлый һәм аны 3 айда кабат яңарта. Ташланган мөгезне кимерүчеләр ярата, ул алар өчен кальций чыганагы. * Эшче кырмыска азык эзләп табу белән, һавага феромоннар җибәреп, иптәшләрен сыйлы урынга чакыра. * Футболчы бер матчта кимендә 8-9 км йөгерә. * Куян башын бормыйча гына артын күрә ала. * Россияне 13 диңгез юа. * Крокодиллар телен чыгара алмый. * Әкәм-төкәм тоташ 3 ел йоклый ала. * Яңа туган фил баласы 100 кг авырлыкта була. * Арыслан 2 яше тулмыйча ырылдый алмый. * Ирландия, Исландия, Гренландия һәм Антарктидада еланнар бөтенләй юк. * Ак аюлар сулагай була. * Һиндстанда 50 миллион маймыл бар. * Бал кортының ашказаныннан тыш, бал җыю өчен аерым урыны бар. * Җырлау – стресстан дәва. Бигрәк тә беркем ишетмәгәндә, кеше рәхәтләнеп читенсенми җырлаганда. * Кеше борынын һәрвакыт күрә, ләкин баш мие бу мәгълүматка игътибар иттерми. * Лайлач әкәм-төкәм – ерткыч булмаган иң күп тешле җан иясе. Аның телендә 30 мең теше бар. * Барлык сөйрәлүчеләр 1-2 ел йоклап, ач тора ала. * Бака караңгыда кешедән яхшырак күрә. Дөм караңгыда бакалар объектны күреп кенә калмый, төсләрне дә аера.    

13.08.2024
Уку стрессны киметә

Уку стрессны киметә

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне! Галимнәр фикеренчә, китаплар укып, баш миен гел эшләтеп торган очракта фикерләү сәләте арта. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Алдагы фикерләр сезгә аз гына булса да вакытыгызны китап укуга багышларга ярдәм итәр. * Китап уку сүзлек байлыгын арттыра. Укыганда без, яңа сүзләр очратып, аларны үз сөйләмебездә куллана башлыйбыз. * Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Күп укыган кеше дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнә. * Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. * Уку стрессны киметә. Ул тынычландыру үзлегенә ия. * Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без баш миен эшләтәбез. * Китап уку альцгеймер авыруыннан саклый. Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк очрый. * Китап уку картаймаска ярдәм итә. Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән. * Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Китаплар илһам чыганагы булып тора. * Китап уку йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, яхшы гына йоклап китәчәксез.  

09.08.2024
Песисез дөнья күңелсез

Песисез дөнья күңелсез

Песиегез булса, бүген алар өчен кечкенә бәйрәм оештыра аласыз, дуслар! Юкка гына түгел, чөнки бүген – Бөтендөнья песиләр көне билгеләп үтелә! Кем генә яратмый икән әлеге җан ияләрен?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дусларга битараф калып булмый торгандыр. Песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә этләр тора. Галимнәр фикеренчә, өйдә песи тотучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак килеп чыга икән. Песиләр, чыннан да, безнең сәламәтлек өчен бик файдалы. Алар стрессны киметергә һәм йокысызлыктан арынырга да ярдәм итә. Моннан тыш, бу җан ияләре өйне күсе һәм тычканнар саклый. Шул рәвешле алар йорт хуҗалары өчен алыштыргысыз ярдәмче ролен дә үтиләр. * 95% кеше песиләре белән сөйләшә. * Мәченең 12 пар мыегы бар. * Песи үз гомеренең 70%ка якын өлешен йоклап уздыра. * Песи үз дигәненә ирешү өчен берничә сәгать буе туктаусыз мырауларга сәләтле. * Әгәр мәче аркасына ята икән, шул рәвешле, ул үзенең кешегә булган ышанычын белдерә.  

08.08.2024
Августның иң романтик бәйрәме

Августның иң романтик бәйрәме

Кечкенә вакытта күпләр йолдыз атылганда теләк теләсәң, аның кабул булачагына ышанып яши. Сезнең дә иң зур хыялыгызны уйлап, төнге күккә карап, йолдыз атылганын көтеп утырганыгыз бардыр. Йолдыз атылуга, теләкне әйтеп өлгерергә кирәклеген дә, аның чынга ашуын теләсәң, беркемгә бу турыда әйтмәскә кирәклеген дә белә идек. Йолдызлыклар белән танышу, чүмечкә охшаган Җидегән йолдызны табарга өйрәнү, ихластан сөенү – бу истәлекләр һәрберебезнең балачак хатирәләре. Ә йолдыз җыю көне турында ишеткәнегез бар идеме? Әлеге бәйрәм ел саен 7 августта билгеләп үтелә. Һәр елны август аенда йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин. Бу җәйнең соңгы аена иң зур метеорит агымы Персеиданың активлык чоры туры килүе белән бәйле. Персеидалар – Свифта – Таттла дип аталучы кометаның кисәкчекләре ул. Свифта – Таттла кометасы безнең планетага 135 елга 1 тапкыр гына якынлаша. Соңгы тапкыр бу хәл 1992 нче елның декабрендә булган. Ә менә Җир шары үзе әлеге кометаның гаҗәеп койрыгына ел саен якыная. Комета койрыгыннан аерылган метеоритлар һәм ком кисәкчекләре Җир атмосферасына эләккәч, янып бетә. Үзләреннән соң алар дуга сыман эз калдыралар. Нәкъ шул эзне без йолдыз атылу дип әйтәбез. Җәйнең соңгы аеның ямен һәм тәмен белеп калу өчен күктәге йолдызларны күзәтү – менә дигән шөгыль. Төнегезне йоклап уздырмагыз! Дусларыгыз белән йолдыз җыярга ашыгыгыз!    

07.08.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск