Яңалыклар

«Сәйлән» фестиваленең Гала-концерты

«Сәйлән» фестиваленең Гала-концерты

31 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тамашачылар игътибарына икенче сезонда яңгыраган иң матур җырлар тәкъдим ителде.  Җиңүчеләргә «ШАЯН ТВ» каналыннан һәм фестиваль партнерларыннан истәлекле  бүләкләр тапшырылды. «Сәйлән» фестиваленең төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Быел фестивальнең инде икенче сезоны үтте, һәм, искәрмә түгел, ул иң югары дәрәҗәдә узды! Башкача була да алмый! Уңыш формуласы да үзгәрешсез кала: профессиональ оештыручылар төркеме, йолдызлы жюри, матур җырлар hәм иң сәләтле катнашучылар! Барлыгы фестивальдә катнашыр өчен 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри әгъзалары 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачы үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга - 12, ә финалга – 6 бала узды. Финалистлар исемлегенә керер өчен алар берничә тур сынаулар үтте, төрле жанрлардагы җырлар башкарды. Жюри әгъзалары арасында татар эстрадасының танылган артистлары: Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты - Салават Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артисты - Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты - Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты - Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты – Раяз Фасыйхов, шулай ук Айдар Сөләйманов, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар бар иде. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. Фестивальдә катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты. Кыскасы, бу фестиваль киләчәген сәхнә белән бәйләргә теләүче яшь йолдызлар өчен менә дигән мәйдан. «Сәйлән» телевизион фестиваленең дәртле чыгарылышларын «ШАЯН ТВ» каналында, һәр якшәмбе 12.00 һәм 17.00 сәгатьтә карый аласыз! Җыр фестиваленең нәтиҗәләре 12 ноябрь көнне, «ШАЯН ТВ» каналының туган көнендә, билгеле булачак.  Карамый калмагыз!

31.10.2020
Бөтендөнья балет көне!

Бөтендөнья балет көне!

Бүген, 29 октябрь көнне, Бөтендөнья балет көне билгеләп утелә. Балет - аерым бер галәм. Серле, могҗизалы балет дөньясы берәүне дә битараф калдырмый. Ул узендә төрле жанрлар туплый: музыка, әдәбият, бию һәм сынлы сәнгать тулы бер композиция тудырып тамашачыны сихри сәнгать иленә алып китә. Итальян теленнән балет сүзе «биим» дигәнне  аңлата. Аның тарихы XV гасырга барып тоташа. 1581 елның 15 октябрендә Франциядә «Комедийный балет королевы» (яки «Цирцея») дип аталган беренче балет куела. Балет тарихында милләтебез вәкилләренең дә өлеше зур! Дөньякүләм киң танылган «Шүрәле» балеты - сәхнә тарихына кереп калган беренче татар балеты. Милли музыкабызның визит карточкасы булып торган cәнгать әсәре Г.Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Л.В.Якобсон тарафыннан иҗат ителгән. Бүгенге көнгә кадәр ул Петербург Мария театрында һәм Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында даими куелып тора. Бу урында ватандашыбыз, күренекле балет остасы Рудольф Нуриев турында әйтмичә мөмкин түгел. Татар дөньясында гына түгел, бөтендөнья сәнгатендә дә танылып, ул зур дәрәҗәләргә иреште. Ел саен Казанда үтүче  Халыкара классик балет фестивале дә бүгенге көндә аның исемен йөртә. Дуслар, сез дә, һичшиксез, бу гүзәл дөньяның кунагы булып кайтырга тишсез!      

29.10.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск