Яңалыклар

«Без бергә!»

«Без бергә!»

«Җылы түгәрәк» дип аталган «Без бергә!» оешма Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Югары Ослан районнарында яшәп, тәрбиягә бала алып үстерүче мәрхәмәтле әти-әниләрне берләштерә. Әлеге җаваплы һәм саваплы оешмага җитәкче итеп Норлат авылындагы балалар йортында эшләүче, 16 ятимгә әни назы, гаилә җылысы биргән Рәйсә Рәшит кызы Миңнуллина сайланган. Янәшәдә шундый игелекле ана булганда «кемне куярга?» дигән сорау тумаган да. Рәйсә ханымның тормышы, мәрхәмәтле эш-гамәлләре авылдашларына гына түгел, бөтен республикага билгеле. Әлеге куанычлы вакыйганың шаһиты булырга һәр районнан диярлек кунаклар килгән Норлатка. Казаннан да барганнар. 26 майдагы бу очрашуны чын бәйрәм итеп кенә түгел, һәммәсенә дә файдалы булырлык итеп уздырганнар: Латыйпов-Миңнуллиналарның зур дус тату гаиләсе турында фильм, концерт караганнар, мараллар фермасы, Норлат балалар йорты белән якыннан танышканнар. табигать кочагында учакта пешкән тәмле пылау белән сыйланганнар. Җыелуның тагын бер сәбәбе булган: Татьяна Степанованың 65 яшьлек юбилеен шунда күңелле итеп бергәләп билгеләп үткәннәр. Татьяна Ивановна – республикада тәрбиягә бала алган беренче гаиләнең әнисе. (Аның кулы җиңел булып чыккан, бүген мондый гаиләләр 100ләп Татарстанда.) Аннары ул озак еллар «Без бергә!» иҗтимагый оешмасын җитәкләде. Аның бик ягымлы, җылы кеше булуын, теләсә кайчан ярдәмгә килергә әзер торуын бу оешма әгъзаларының барысы да яхшы белә. Шуңа күрә рәхмәт әйтеп, юбилярны чәчәк бәйләмнәренә күмгәннәр дә инде. Ә ул моңа бик лаек. Норлатта тәрбиягә бала алган гаиләләрнең шулай дус-бердәм булып, матур бәйрәм уздыруларын күреп, башкалар да безнең сафка басар һәм ятимнәр азрак булыр, дип өметләнә оештыручылар: Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхматуллин һәм Рәйсә Миңнуллина. Йолдыз Шәрапова Мәгълумат «Шәһри Казан» сайтыннан алынды  http://shahrikazan.ru/

03.06.2019
1 нче июнь күрешәбезме?

1 нче июнь күрешәбезме?

Бәйрәмсез бик күңелсез бит, Күңелсездер сезгә дә, Бәйрәмнәр кирәк безгә дә, Кирәк һәммәбезгә дә. 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. «ШАЯН ТВ» каналы сезнең өчен зуууур, матур чара әзерли. Сезне нәрсә көтә: Яхшы кәеф Яңа дуслар Матур фотосурәтләр Кызыклы һәм файдалы мастер-класслар «ШАЯН ТВ» каналынан истәлеккә бүләкләр Һ.б. Кайда: Казан Кремле территориясендә Кайчан: 1 нче июнь Ничәдә: 9:45дән – 15:00гә кадәр Программада: 9:45 – «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары белән сәламләшү һәм тантаналы рәвештә бәйрәмне ачу 10:00 – «Бер кәгазьдән- бер әкият» мастер-класс 10:30 – «Шаян тәҗрибәләр»  11:00 – аквагрим 11:40 – күңелле «Тиззарядка» 12:00 – «Телевидения дөньясына ничек эләгергә?»  («ШАЯН ТВ» балалар каналы мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резида Хәсәнова һәм «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан мастер-класс) 12:30 – «Шаян_уен» 13:00 – «Шаян тәҗрибәләр»  13:30 – «Мультфильмнарны ничек тавышландырырга?» 14:00 – «Үз-үземә режиссер» мастер-класс Без сине һәм дусларыңны көтәбез!

31.05.2019
Телевидение тарихында беренче...

Телевидение тарихында беренче...

1 нче өлеш укырга Балалар һәм яшүсмерләрнең яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тотып, тапшырулар 15 яшькә кадәр балалар өчен дип әзерләнелә. «Бергәләп өйрәник» – уен рәвешендә җиңел генә татар теленә өйрәтә торган тапшыру. Максаты – балаларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуын активлаштыру. “Кичке әкиятләр” балаларны дөньядагы иң яхшы әкиятләр белән таныштыра, балаларга яхшы белән яманны аерырга өйрәтә. «Акыл батл» дигән интеллектуаль уен акыл эшчәнлеген, мантыйкый фикерләүне үстерергә ярдәм итә. «Җырлы SELFIE» тапшыруының максаты исә – гаджетлар ярдәмендә популяр татар җырларын өйрәнү. «Уймак» уенында физик активлык белән беррәттән эрудиция һәм зиһенлелек тикшерелә. «Шома бас»та һәр чыгарылыш саен яшь тамашачыларга зур горурлык белән халык, стильле һәм эстрада биюләрен башкара торган бию коллективлары тәкъдим ителә. «ШАЯН ТВ» шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы виртуаль, фәнни-популяр һәм сәнгать фильмнары белән дә үз караучыларын сөендерә. «Сер түгел, замана балалары барысы да тумыштан ук телефон-планшетлардан, телевизордан мультфильмнар йотлыгып карый. Русча сүзләрне дә шуннан эләктереп, русча сөйләшә башлыйлар. Көне буе татар телендә эшләп килгән телеканалдан татарча мультиклар, фильмнар карау, әлбәттә, телебезгә карата тагын да зур кызыксыну уятыр. Шуңа күрә безнең максат татарча мохит булдыру. Канал әти-әниләргә дә ярдәмгә киләчәк, билгеле. Күптәнге хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты. Без – тапшыруларны туган телдә карап үскән балалар. Шуңа күрә «ШАЯН ТВ»ны яратып караган балалар да татарча рәхәтләнеп аралашып үсәрләр дип өметләнәм. Безгә үз эшенең чын осталары ярдәм итә. Тәрҗемәчеләр – тел һәм әдәбият белгечләре. Текстлар татар менталитетын чагылдырсын дип тырышабыз. Тавышландыручылар исә, артистлар, балалар үзләре», – диде «ШАЯН-дубль студиясе» җитәкчесе Роза Әдиятуллина. Каналның партнерлары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның мәгарифне үстерү институты, ТР мәдәният министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һ.б. Контент әзерләү буенча студия-партнерлар: ТР балалар анимацион студиясе: «Татармультфильм», «Аксу» һ.б. «Бу – безнең телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда яңа баскыч, шактый зур алгарыш. Балаларыбызга бу бик кирәк. Телебезне киләчәк буынга тапшыру өчен, бу җиңел формат ярдәмгә киләчәк. Мин дә, мәсәлән, оныкларым белән утырып бу каналны карыйм. Тәүлек буе эшли башлагач, теләгән вакытта ачып карау мөмкинлеге дә бар. Мондый программалар бүгенге көндә бик актуаль», – дип канал хезмәткәрләренә, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре җиткерде Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казандагы филиал ректоры, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Рәхимҗан улы Сәләхов. Без үзебезгә «әгәр телне саклау мөмкинлеге бар икән, ул сакланган булырга тиеш» дибез. Телебезне ни дәрәҗәдә саклыйбыз,шулкадәр халкыбызны да саклыйбыз. Бүгенге көндә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме – эшләр өчен зур теләк бар. Телевидение тарихында беренче татарча балалар каналын үстерергә теләүче, янып торучы яшьләр бар! Динара Миникаева

30.05.2019
«ШАЯН ТВ» туган телне сакларга ярдәм итә

«ШАЯН ТВ» туган телне сакларга ярдәм итә

Иң шәп бала буласыгыз киләме? Алайса зәңгәр экраннар аша «ШАЯН ТВ» телеканалы белән дуслашырга ашыгыгыз! Тәүлек буе эшли торган балалар телеканалы 2018 елның 12 ноябрендә үз эшен башлап җибәрде. Татарстан җөмһүрияте Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар каналы ачу идеясен хуплап, аны тормышка ашыруга зур өлеш кертте. Аның ярдәме белән татар сабыйлары үз туган телләрендә тапшырулар карап, бу эштә катнашу бәхетенә дә ия булды. Каналның рәсми ачылышында катнашкан президентыбыз, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты, хезмәткәрләр һәм яшь алып баручылар белән аралашты. 15 ел эшләү дәверендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Яшь ТНВ» балалар һәм яшьләр иҗат коллективы оешты. Ул төрле жанрларда татар телендә тапшырулар әзерләп килде. Сәләтле балалар күп кенә телепроектларны әзерләүдә зур өлеш кертте. Аларны тамашачылар да яратып карады, профессионаллар да югары бәя бирде. Менә хәзер инде әлеге коллектив үзе мөстәкыйль канал булып үсеп җитте. Ул нәни тамашачыларны танып белү, белем бирү һәм күңел ачу программалары, уен-шоулары һәм викториналар, шулай ук иң яхшы мультипликацион фильмнар, дөньякүләм дәрәҗәдәге шедеврлар – фәнни-популяр, документаль һәм сәнгать жанрлары белән сөендерә. Иң әһәмиятлесе – тапшырулар бары тик татар телендә генә бара. ««ШАЯН ТВ» – мөһим проектларның берсе. Бу канал татар телевидениесе өлкәсендә бик кирәкле һәм отышлы адым. Балалар, яшүсмерләр, хәтта өлкән буын вәкилләрендә дә ул кызыксыну уятты. Чөнки контенты үзгә!” – дип фикерләре белән уртаклашты «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры, баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова. «ШАЯН ТВ»ның балалар тапшыруларын әзерләүдә КФУның белем бирү һәм тәрбия методологиясе кафедрасы җитәкчесе, Россия Фәннәр академисяе академигы, педагогик фәннәр докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендәге эксперт төркем дә катнаша. Каналның төп герое – шук һәм кызыксынучан малай Шаян. Дуслары – үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, электрон уенчык Маэмай. Алар шулай ук балалар журналлары, буягычлар, электрон уеннар геройларына да әверелә.   Канал SMART TV, Триколор ТВ, Таттелеком, МТС, Дом.ру, Шаян.ру сайты һәм гаджетларда «ШАЯН» мобиль кушымтасы аша трансляцияләнә. Канал ачылган көнне үк үз эшен башлап җибәргән сайт башкалардан шаянлыгы белән аерылып тора. Ул аңлаешлы, яшьләр телендә, балалар өчен яраклаштырылып ясалган. Монда, «ШАЯН ТВ» каналының геройлары аралаша, диолаглар алып бара. Шул ук вакытта Шаян белән Биби сайлаган җырларны тыңлап ләззәтләнергә мөмкин. Шаян махсус “тимә” дигән төймә ясаган, анда басарга ярамый! Ни өчен икәнен сайтка кереп карагач белә аласыз.  «ШАЯН ТВ» каналын зәңгәр экраннар аша гына түгел, ә юлда смартфоннардан да карарга мөмкин. Сайт аша каналның социаль челтәрләрдәге рәсми битләренә күчү, майлдан хат юллау эшне җиңеләйтә. Мәгълүматны шулай ук рус һәм инглиз телләрендә дә алырга мөмкин. Динара Миникаева

29.05.2019
Мин – …

Мин – …

Иртән иртүк мин озак кына уяна алмыйча тордым. Ашарыма ризык әзер булса да, кыяфәткә ул бик тәмле күренмәде. Янына якынрак килгәч, иснәп карасам, әчегән. Ни эшләтәсен… Иртәм бозылган дип уйлыйсызмы минем? Юк, сез нәрсә, киресенчә, бу миңа стимул гына бирә. Юындым һәм саф хавага чыгып керим эле дип, ишеккә таба юнәлдем. Карыйм, ишек бикле. Мин уйга калдым һәм бераз гына моңсуландым. Шул чак урамда, әтәч тавышы ишетелде һәм минем кузем тәрәзәгә төште. Юк, сез нәрсә, мине тәрәзә аша йөрергә, кем дип белдегез?! Шулай үз-үзем белән низагта булган вакытта, ишекне кемдер ачып җибәрде һәм мин урамга чыгып киттем. Кояш кыздыра, кышкы зәмхәрир салкыннар инде артта калды. Алда – ямьле, җылы яз сагалап тора. Урамда бераз йөргәч, өй каршындагы эскәмиягә утырдым. Ничек матур да соң безнең авыл урамы. Элек монда купме кеше, нәкъ менә бу юлдан үткән, бер-берсенә кунака йөрешкән, бер-берсен сәламләгән. Тик, мин андый кешеләрне инде хәтерләмим, бәлки мин ул чакта бик кечкенә булганмындыр. Уйга чумып, мин бит сезгә бер мөхим әйберне әйтергә онытканмын. Минем бик яхшы дустым бар һәм мин аны бик сагынам. Ул көн дә эшкә бара, ә мин, аны ялгызым гына көтеп калам. Сагынам, тик ул кайткач, мин аның белән уйныйм һәм мина бик күңелле була. «Сердәәәш, мин кайттым, Сердәш, кил каршыга», – дигән сүзләрем колакны чыңгылдатты. Ул кайтты, минем дускаем кайтты! «Ниһәлләрдә җан дустым? Исән-имин генә тордыңмы? Мин сиңа аш салып калдырган идем, ашадыңмы, әчемәгәнме?» Шушы сорауларны биреп, без өйгә кереп киттек. Ә, онытканмын икән бит әле. Мин сезне үзем белән таныштырырмадым. Мин – Сердәш һәм мин – Песи. Гөлназ Гимадиева

29.05.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск