Яңалыклар

Сәяхәтче Випо кабат илләр гизә!

Сәяхәтче Випо кабат илләр гизә!

Үзенчәлекле көчек Випоның хыялы - очарга өйрәнү! Ләкин бу мөмкинме соң? Этнең канатлары юк бит! Очу өчен канатлар бөтенләй дә мәҗбүри түгел икән, чөнки Випо ләкләк Генриның файдалы киңәшләре аркасында очып китә ала! Очарга өйрәнеп, эт һәм аның дуслары - ләкләк Генри һәм уенчык мәче Бетти - дөнья тирәли сәяхәткә китәләр. Алар төрле илләрне гизәләр, башка милләтләр һәм мәдәниятләр турында күп кенә яңа фактлар беләләр. Мультсериал персонажлары белән бергә сез Париж, Вена, Лондон һәм башка шәһәрләргә барачаксыз, ә заманча анимация сезнең сәяхәтегезне күңелле һәм кабатланмас итәчәк! Випо һәм аның дусларының маҗаралары турындагы тарих - чит илләрнең мәдәниятләре һәм традицияләре турында хыял һәм юмор, белем бирү мәгълүматлары белән тулы. Әлеге мультсериал - хыяллар белән тулы сезнең тылсымлы дөньягыз турында! «Сәяхәтче Випо» мультсериалы «ШАЯН ТВ» каналы экраннарына кабат әйләнеп кайтты! Дүшәмбедән-җомгага кадәр 13:45 һәм 21:45 сәгатьләрдә карагыз!

08.02.2023
Кышкы спорт уеннары көне!

Кышкы спорт уеннары көне!

7 нче февраль - Бөтенроссия кышкы спорт уеннары көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәм беренче мәртәбә 2015 нче елның февраль башында Сочи шәһәрендә узган XXII кышкы Олимпия уеннарына багышланып барлыкка килгән. Кышкы уеннарны кемнәр генә яратмый икән?! Чаңгы, чана, сноуборд, тимераякта шуу дисеңме, хоккей уйнау – боларның барысын да кыш үтеп киткәнче эшләп калырга тырышабыз. Язга да озак калмады. Әле кышкы матур көннәрдән файдаланып калырга өлгерәсез, дуслар! Өйдә ятмагыз, урамга чыгыгыз, урманга барыгыз! Салкын кышның рәхәтен тоеп, кышкы уеннарны уйнап калырга ашыгыгыз! Кыш көне күпләр чаңгыда, Тимераякта шуа, Өч ай гына була бит кыш, Кирәк шуып калырга. Кышның кадерен белегез, Чанада да шуыгыз, Һава чиста, дөнья ап-ак, Кадерен белеп калыгыз. Боз өстендә әле тагын Хоккей уйнарга була, Спорт белән дус булсагыз, Сәламәтлек нык була. Кышкы һава файдалы бит Хәтта җәяү йөрсәң дә, Саф һавада акрын гына Була бит йөгерсәң дә. Таза-сәламәт кешегә Яшәве дә күңелле, Кәефе дә күтәренке, Шат була, көләч йөзле. Сәламәтлекне саклагыз, Суыктан курыкмагыз, Табигать биргән зур байлык – Сәламәтлек, аңлагыз! Фәймә Зәйнуллина

07.02.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск