Яңалыклар

Кышкы уеннарны бергәләп уйныйбыз!

Кышкы уеннарны бергәләп уйныйбыз!

Дуслар, кышның беренче аеның да яртысы узып бара! Димәк, кышның салкын саф һавасыннан, ап-ак карлы бураннарыннан файдаланып калырга кирәк дигән сүз! Әйдәгез, уйнап, чаңгыда шуып, кыш рәхәтен татып калырга ашыгыйк.   «Чаңгыда әбәк уены» Әлеге мәйдан өчен тигез мәйдан алына. Мәйданның кырыйлары юк икән, аларны билгеләргә кирәк була. уен кагыйдәләре буенча, барлык катнашучылар да чаңгыда, әмма таяксыз булырга тиеш. Әгәр дә уенчыклар күп икән, уенны башлаучылар да берничә булырга мөмкин. Сигнал бирелгәч, башлаучы уенчыларны куып китә. Алар билгеләнгән мәйданнан чыкмаска тиеш. Уенны башлаучы куып тоткан уенчының чаңгысына үзенең чаңгысын тидерә. Тотылган уенчы: «Мин башлыйм! » – дип кычкырып, башкаларны куып китә.   «Ак аю» Карга диаметры 4–5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп баса. Ике бала «ак аю» итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар, кулга-кул тотынып, әйләнә эчендә йөрүче балаларны «ятьмәгә эләктереп» йөриләр. Һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан аюларга тоттырмаган берсе генә кала, һәм ул җиңүче була.   «Шар сугу» Кыш көне ир балалар уйный торган уен. Башта тигез җирдә бер кечерәк чокыр казыла. Уенчыларның һәрберсендә кәкре таяклар (кәшәкәләр) була. Ике командага бүленгәннән соң, бер команда чокыр саклый, икенчеләре шарны чокырга төшерергә тырыша. Кайсы команда шарны чокырга күбрәк төшерә ала, шул команда җиңүче була.    

13.12.2022
13 декабрь – Аюлар көне!

13 декабрь – Аюлар көне!

13 декабрь – Аюлар көне. Без бик күп әкиятләрдә «аю» образы белән очрашабыз. Моннан тыш, аның шәхси бәйрәме дә бар икән. Дөньяда аюларның барлыгы 7 төре генә калган, һәм алар барысы да дәүләт тарафыннан саклана. Россиядә көрән һәм ак аю яши. Ел саен 13 декабрьдә планетабызның күп кенә почмакларында Аю көне билгеләп үтелә. Бу көнне алар кышкы йокыга китә дип санала. Яз, җәй һәм көз айлары буе бу хайваннар, кышка май запасы әзерләп, актив рәвештә тукланалар. Ә хәзер, салкыннар башлангач, кышны чыгар өчен үзләренә ышык урын эзлиләр. Җылы урын эзләп тапканнан соң, аю йокыга тала, чөнки әлеге җәнлекләрнең рационының нигезен үсемлекләр тәшкил итә. Салкын кыш җитү белән аны табу шактый кыенлаша. Кызыклы фактлар: 1. Аюның кышкы йокысы 200 көнгә бара. 2. Хайванның авырлыгы 800 килограммга җитәргә мөмкин . 3. Иң кечкенә аю - Малайя аюы санала. Аның авырлыгы – бары 30- 60 кг, ә озынлыгы-якынча 1,5 м. 4. Аю уртача 25-40 ел яши. 5. «Урман хуҗасы» - беркайчан да сәбәпсез кешегә беренче булып һөҗүм итми. Кешеләрнең торакларын ул узып китәргә тырыша, әгәр дә аны борчымасалар, ул зыян китермәячәк.

13.12.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск