Яңалыклар

Кошларга ярдәм итик!

Кошларга ярдәм итик!

Безнең якларда 300дән артык төрле кош исәпләнә. Аларның 30дан артыгы кышларга кала. Салкыннар башлануга, кошлар кеше ярдәменә мохтаҗ. Кышка кергәндә кошларның күбесе һәлак була. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып, чыркылдашып, кешеләрнең ярдәменә өметләнә. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Ашлык чүпләүче кошлар, салкыннар башлангач, ничек тә түзәләр. Ә менә песнәк кебек бөҗәк белән тукланучы кошларга, җир өсте кар беләп каплангач, ризык табу бик кыен. Берничә көн ашамаган кош салкында үләргә дә мөмкин. Кайберләре исә агулы ризык ашап һәлак була. Шуңа да, дуслар, канатлы дусларыбызны онытмыйк, кышка керү белән аларга җимлекләр ясап элик. Кошларны кыздырылмаган көнбагыш, май кисәкләре, төрле ярмалар белән сыйларга була. Без кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез, чөнки, бер яктан, кошларны ашату изге һәм файдалы гамәл булса, икенче яктан, аларга ярдәм итә алуыбыз үзебезне үк сөендерәчәк!  

05.12.2022
«Пепе» мультсериалын карыйсызмы?

«Пепе» мультсериалын карыйсызмы?

«Пепе» мультсериалы кечкенә малай Пепеның һәм аның туганнарының тормышы турында сөйли. Ул бернигә дә кайгырмыйча бәхетле тормышта яши. Әлеге искиткеч мультсериал сезгә һичшиксез ошаячак, чөнки аның төп герое – нәкъ сезнең кебек үк! Һәр серия Пепе тормышының бер көнен тасвирлый. Ул һәрвакыт төрле кызыклы ситуацияләргә эләгә һәм барысын да үзе хәл итә. Бу шук малайның әти-әнисе аның өчен бик борчыла, чөнки кайвакыт Пепеның кызыксунулары бик тирәнгә керә. Пепеның бертуган апасы Бебба бик рәхәтләнеп энесе белән маҗаралар эзләргә китә. Ләкин алар белән булган вакыйгалар эзсез узмый. Көн саен бу геройлар дөньяны күзәтеп, күп кенә яңа һәм кызыклы яңалыклар беләләр, ә безне караучы нәни дусларыбыз исә алар белән могҗизалар иленә бергәләп сәяхәт кыла алалар! «Пепе» мультсериалын дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

05.12.2022
Әкият илендә: « Комсызлык бәласе»!

Әкият илендә: « Комсызлык бәласе»!

Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да, сыр тигез булмас төсле күренгән аларга. — Бирегез, үзем бүлеп бирим, — дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган. — Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары. Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе. Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр. Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган. — Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп. — Ашагыз, тәмле булсын! Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар. Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.                                                                                         Венгр халык әкияте  

02.12.2022
Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 183 гимназиясендә үтте!

Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 183 гимназиясендә үтте!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 183 гимназиясендә үтте! Бирегә Казан шәһәренең мәктәп укучылары чакырылды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән, күпләребезнең күңеленә үтеп керергә өлгергән шат җырларны яңгыраттылар. Шулай ук «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең махсус номинацисе – «Тамашачы мәхәббәте»нә лаек булган җиңүчене - Сәид Галиуллинны бүләкләделәр, «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Концертта мөхтәрәм кунаклар да урын алды. Балаларны котларга Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Миргалимов Илдар Флүс улы килде. «ШАЯН ТВ» каналының геройлары да нәни тамашачыларны сөендерделәр. Алар балалар белән уйнадылар, көлделәр, фотога төштеләр, чын бәйрәм кәефе бүләк иттеләр! Моннан тыш, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә халкыбызның танылган шәхесләре белән таныштырды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде. Онытылмаслык, бик күңелле булды әлеге бәйрәм! Иң мөһиме, ул тамашачыларыбызда җылы тәэсирләр калдырды! Алар һәр чыгышны яратып, кайнар алкышларга күмделәр, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар!      

01.12.2022
Кышның беренче көне белән!

Кышның беренче көне белән!

Дуслар, сезне барыгызны да кышның беренче көне белән! Бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды. Халыкта «Декабрь елны тәмамлый, кышны башлый», дигән әйтем бар. Кыш салкын, буранлы ел фасылы булса да, барчабызның күңелләрендә ул бары тик җылы хәтирәләр, матур мизгелләр белән генә саклана. Кышның салкын, рәхәт һавасы, сихри табигате, агачлардагы бәс, тәрәзәләрдә ясалган матур бизәкләр беркемне дә битараф калдырмый. Бу мизгелләрне һәрбер кеше дә: кечесе дә, олысы да түземсезлек белән көтеп ала. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын! * Беренче декабрь нинди булса, кыш шундый килер. * Кышның беренче көнендә һава торышы ничә кат үзгәрсә, кыш та шундый үзгәрүчән булыр. * Беренче декабрь көнне аяз булса, яз иртә килер. * Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә. * Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була. * Декабрьдә кызылтүшләр очып килсә, кыш салкын булачак. * Карсыз декабрь - коры яз билгесе. * Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була. * Декабрь җилле икән, март җылы була. * Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара. * Әгәр куяннарның туннары ап-ак булмыйча, таплы булса, кыш җылы килә. * Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.  

01.12.2022
30 ноябрь - Йорт хайваннары көне!

30 ноябрь - Йорт хайваннары көне!

30 ноябрь - Йорт хайваннары көне! Бөтендөнья йорт хайваннары көне «кече дусларыбыз» алдында никадәр җаваплы булуыбыз хакында кисәтә. Аның тарихы 1931 елга барып тоташа. Италиядә Флоренциядә узган Халыкара конгресста табигать дөньясын, тереклекне яклаучы активистлар зур форумда йорт хайваннары көнен халыкара дата буларак билгеләү мәсьәләсен күтәрәләр. Әлеге бәйрәмне 2000 елдан русиялеләр дә билгели башлады. Тикшеренүләргә караганда, гаиләләрнең 60 проценты өендә берәр төр хайван асрый. Өстенлек, әлбәттә, мәчеләргә һәм этләргә бирелә. Кемнәрнеңдер экзотик җәнлекләре бар. Шул ук вакытта, хуҗалары тарафыннан ташланган яки кыргыйланып баручы эт-мәчеләр саны да җитәрлек. Кешеләр еш кына төрле сәбәп белән гаиләдә «артык җан» булып күренгән йорт хайваннарын урамга куып чыгарып, мәрхәмәтсезлек күрсәтә. Болар кешенең җавапсызлыгы белән бәйле. Шунысы кызыклы, соңгы елларда күп илләрдә бу көнне «Кыңгырау» акциясе үтә. Балалар, зоопаркларга килеп, бер минут дәвамында кыңгырау чыңлата. Шул рәвешле, алар барлык хайваннарның проблемаларына карата өлкәннәрне игътибарлы булырга чакыра. Бөтендөнья йорт хайваннары көнен билгеләү бик мөһим. Без дүрт аяклы дусларыбызны тагын да ныграк яратырга, тәрбияләргә өйрәнәбез. Бу җан ияләре - ялгыз гомер кичерүчеләрнең күбесе өчен иң ышанычлы дус, терәк. Гомумән, хайваннарны яратучы кешеләр үзләре дә тәрбиялерәк, миһербанлырак була. Шуңа күрә, хайваннарны яклыйк, аларны рәнҗетмик!    

30.11.2022
Кышның беренче көнендә яңа мультсериал!

Кышның беренче көнендә яңа мультсериал!

Һәрвакыт ниндидер яңа гаҗәеп әйберләр уйлап таба торган хайваннар компаниясе турында мавыктыргыч «Ачышлар шәһәре» мультсериалы кышның беренче көненнән эфирга чыга! Җәнлекләр һәрдаим файдалы әйберләр эшләргә һәм үз шәһәрчегендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта уңышсызлыклар да аларны туктатмый, чөнки геройлар хаталарның уңышка ирешү юлында кечкенә генә адымнар булуын яхшы беләләр! Кишер шәһәрчегендә яшәүчеләр искечә яшәргә күнеккәннәр. Алар шәм яндыралар, мичкә утын ягалар. Ләкин барысы да көтмәгәндә үзгәрә, куян Хопнер кишерне ягулыкка әверелдерә торган махсус машина уйлап таба! Хәзер шәһәрдә яңа тормыш башлана, ә Хопнер исә шәһәр мэре була. Бервакыт Кишер шәһәрчегенә Кит исемле төлке килә. Кит вегетариан булып чыга һәм куяннар белән тукланмый. Җирле халык Кит белән дуслашырга тели, ә Хопнер аңардан көнләшә һәм яхшы төлкенең уникаль идеяләрен урларга тырыша! Алга нинди вакыйгалар буласын, 1 декабрьдән алып, дүшәмбедән-җомгага кадәр 11:00 һәм 19:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карап белә аласыз!  

30.11.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск