Яңалыклар

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының матбугат конференциясе узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының матбугат конференциясе узды!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов идеясе һәм ярдәме белән татар телендә тәүлек буе эфирга чыгучы «ШАЯН ТВ» - беренче балалар каналына быел 4 ел. Һәм, әлбәттә, безнең сезнең өчен бик күп яңалыкларыбыз җыелды! Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды. Яраткан каналыбыз үзенең туган көне уңаеннан тамашачыларына бүләкләр әзерләде! «Балачак җыры» концертлар циклы проекты өр-яңа матур җырлар, талантлы катнашучылар белән бергә кабат сәфәргә чыга! Нәни тамашачыларыбызны кабат 5 зур концерт көтә. Моннан тыш, «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесенең дүртенче сезоны старт ала. Авторлар һәм композиторлардан өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтеп калабыз. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналында шигырь сөючеләр өчен өр-яңа проект - «Яраткан шигырь» тапшыруы старт алды! Бу чараларга өстәп, 25 ноябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты узачак. Тамашачыларны иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән клипларның премьералары көтә! Моннан тыш, бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы да узачак, алар үзләренең лаеклы статуэткаларын алачаклар! Очрашу кысаларында ел дәвамында башкарылган эшкә йомгак ясалды, яңа проектлар һәм яңа сезонга планнар белән таныштырдылар. Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова «ШАЯН ТВ» каналының нинди яңалыклары, алга таба нинди планнар һәм идеяләрне тормышка ашырырга уйлаулары һәм «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты турындагы фикерләре белән уртаклашты: «ШАЯН ТВ» каналының уңышлары һәм нәтиҗәләре күзгә күренеп үсә. Балалар белән бергә үсә дисәк тә ялгыш булмас. «ШАЯН ТВ»ны ачканда бездә 10 гына бала эшләсә, хәзер инде бездә 100гә якын бала хезмәт куя. Без һәрдаим өр-яңа проектларыбызны тормышка ашырып торабыз. Иң мөһиме, безнең төп максатыбыз – ул проектларны балаларга файдалы итү. Шулар аша халкыбызның бай мирасын саклауда «ШАЯН ТВ»ның өлеше зур». «ШАЯН ТВ» каналының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Резеда Хәсәнова «Яраткан шигырь» проекты, аның әһәмияте, тапшыруны кайчан һәм ничек карарга булуы хакында сөйләде. «ШАЯН ТВ» ел саен, үзенең туган көне уңаеннан, яраткан тамашачыларына бүләкләр әзерли. Бу юлы ул - «Яраткан шигырь» проекты булды. Бу проектта һәр бала шундый зур теләк белән катнашты, чөнки бу шигърият дөньясына чуму гына түгел, ә монда кечкенә генә видеофильм төшерү процессы да булды. Балалар төшерү процессы вакытында, көн дәвамында табигатькә чыгып, хозурланып эшләделәр һәм аларның шигърияткә булган кызыксынулары тагын да артты»,- дип фикерен белдерде ул. Кунаклар арасында татар эстрадасының танылган артисты, автор-башкаручы, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең жюри әгъзасы Илгиз Шәйхразиев һәм «ШАЯН ТВ» каналының алып баручылары Ләйлә Таишева Амелия Нигъмәтуллина һәм Ислам Хәбибуллин да бар иде. Илгиз Шәйхразиев исә «Сәйлән» фестивале катнашучыларын бик югары бәяләде. «Мин балаларны югары бәяләр идем, чөнки, беренчедән, аларның остазлары бик яхшы, икенчедән, алар барысы да әлеге бәйгенең таләпләренә туры килерлек итеп әзерләнгәннәр. Балалар хәр остазның фикерен, киңәшен игътибар белән тыңлыйлар һәм үсешкә омтылалар. «Сәйлән» проекты - ул, чын мәгънәсендә балалар өчен бәйрәм, ә оештыручылар өчен зур хезмәт». Безнең кечкенә йолдызчыкларыбыз Ләйлә белән Ислам очрашуны күңелле нотада төгәлләделәр. Алар «Кичке әкиятләр» тапшыруының алып баручылары буларак, иҗади бүләк, әкият әзерләп килгәннәр иде. Очрашуда җылы атмосфера хөкем сөрде һәм ул бик уңышлы үтте, еллык эшкә нәтиҗәле йомгак ясалды! Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

18.11.2022
Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте!

Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте! Бирегә башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары җыелды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесенең хитларын башкарды.  Хөрмәтле кунаклардан Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Нурсөя Нурулла кызы Шәйдуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев та бар иде. Безнең яраткан персонажларыбыз да нәни дусларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде. Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Нәни дусларыбыз һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр!     

17.11.2022
Әкият илендә: «Мактанчык чыпчык»!

Әкият илендә: «Мактанчык чыпчык»!

Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар. Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора. Салам-со-лымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык. Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, «күңелсез иде, күршеләр булды» дип, үзе эченнән бераз шатланды. «Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр», — дип уйланды. Чыннан да, шулай булып чыкты. Сыерчыклар монда Чыпчык абзый яши дип тормадылар, көне буе өзелеп-өзелеп сайрадылар. Чыпчыкның моңа бик ачуы килде, ямьсез тавыш белән күршеләренә җикеренде: — Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз. Ичмасам, чыпчыклар төсле сайрый алсагыз икән, алардан да уздырсагыз икән… Безнең җырны бар тавыклар хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик-зурлый… Сыерчыклар Мактанчыкның бу сүзләрен ишетеп аптырап калдылар: «Бу әллә юләрме икән?» — дип уйлап алдылар. Җае чыккан саен, Чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады — күкләргә чөерде. Имештер, дөньяда алардан батыррак бар микән, имештер, хәтта сандугач та аларның җырларына хәйран кала, имештер, аларның өйләрен берәү дә җимерә алачак түгел. Көчле давыл гына булсын, имеш, сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак, оя йөзтүбән капланачак. Сыерчыклар мактанчык күршенең сүзләрен тыныч кына тыңладылар. Каты җавап кайтармадылар, «күрербез әле ничек булганын, кем отылганын» дип калдылар. Беркөнне Чыпчык үз өенә атылган уктай кайтып керде, аның артыннан күктә — биектә карчыга күренде. Батыр Чыпчыкның кемнән куркуын сыерчыклар бик яхшы белделәр. «Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры», — дип көлделәр. Бераз яткач, Чыпчык оясыннан башын чыгарды, күршеләренә сүз салды: — Күрмәдегезме карчыга белән минем ничек сугышканны? Әй бирдем дә соң үзенә, утлар күренгәндер күзенә! — дип сөйләнде. Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, Мактанчыкның кәефен җибәрмәделәр. Беркөнне алар үз күзләре белән менә нәрсәне күрделәр һәм Мактанчыкка ярдәмгә килделәр. Чыпчык бер ялгызы өендә утыра иде, әлеге дә баягы шул мактанып тора иде: — Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй кирәген бирдем… Сыерчыклар аның сүзен тыңлагандай иттеләр, ләкин соңыннан әйттеләр: Ул песине әле бая гына күрдек, күзләре дә бик исән, мыраулап йөридер иде, — диделәр. Юк, юк, күршеләрнекен күргәнсездер, ә безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр, — диде Чыпчык. Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде. Мактанчык Чыпчык, арты белән торганга, аны күрмәде. Мәче инде Чыпчыкка якынлашты. Сикереп, тегене эләктереп алмакчы иде, шулчак Сыерчык очып килеп җитте. Шаян песинең күзен чукып җибәрде, песине кире чигендерде. Ул өй кыегыннан чормага сызды. Мактанчык Чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады. — Күрдеңме инде? — диделәр сыерчыклар. — Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә, — диделәр. Ә Чыпчык әле һаман бер сүз әйтә алмый тора иде. Менә кинәт ул телгә килде һәм болай диде: — Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күргән булыр иде! Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр: — Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             Абдулла Алиш

16.11.2022
Кар яуганга күңел сөенә!

Кар яуганга күңел сөенә!

Бик күпләребез түземсезлек белән көтеп ала торган мизгел. Кар яу ды бит, дуслар! Беренче карга күңел сабыйларча сөенә, үзенә күрә бер саф, ихлас хисләр кичерә. Ак чәчәктәй - ак кар ява. Аклык - чисталык. Ак карны чисталык символы дип тә атарга мөмкин. Чөнки беренче кар барлык дөньяны чисталыкка, сафлыкка күмә. Әйтерсең лә, табигать тирән йокыга тала. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып, пакьләнеп калган кебек тоела. Җылы көннәрне, шулай итеп, сагынып сөйләргә генә кала. Ә кар яугач, табигать үзенчә матур. Бар дөнья яктыра, акка күмелә. Кыш бабай күбрәк карны ноябрь ахырларында яудыра башлар дип көтәбез. Халык сынамышларына ышансаң, беренче кар яуганнан соң 40 көн үтүгә инде җирдә кар ятачак, чын кыш киләчәк. Бәхет өчен күп кирәкми! Бары тик бер кар бөртеге! Юктан да бәхет табып, кечкенә генә шатлыклы мизгелләрне дә могҗизага тиңләп, сөенеп яшик, дуслар! Җылырак киенеп йөрергә тырышыйк, сәламәтлегебезне кайгыртыйк, якыннарыбыз белән булыйк. Ап-ак кар белән капланды Кичә, бүген җир өсте, Соңгы аем бетә бит, дип, Кисәтәдер көз безне. Әзерлекне тикшерә ул Кышны каршы алырга, Озакламый чынлап килер, Кирәк бит каршыларга. Хәере белән килсен ул, Көтә кышны балалар, Чана-чаңгыда шуарга, Ясарга кардан таулар.            Фәймә Зайнуллина

15.11.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск