Яңалыклар

Әкият илендә: «Мактанчык чыпчык»!

Әкият илендә: «Мактанчык чыпчык»!

Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар. Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора. Салам-со-лымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык. Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, «күңелсез иде, күршеләр булды» дип, үзе эченнән бераз шатланды. «Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр», — дип уйланды. Чыннан да, шулай булып чыкты. Сыерчыклар монда Чыпчык абзый яши дип тормадылар, көне буе өзелеп-өзелеп сайрадылар. Чыпчыкның моңа бик ачуы килде, ямьсез тавыш белән күршеләренә җикеренде: — Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз. Ичмасам, чыпчыклар төсле сайрый алсагыз икән, алардан да уздырсагыз икән… Безнең җырны бар тавыклар хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик-зурлый… Сыерчыклар Мактанчыкның бу сүзләрен ишетеп аптырап калдылар: «Бу әллә юләрме икән?» — дип уйлап алдылар. Җае чыккан саен, Чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады — күкләргә чөерде. Имештер, дөньяда алардан батыррак бар микән, имештер, хәтта сандугач та аларның җырларына хәйран кала, имештер, аларның өйләрен берәү дә җимерә алачак түгел. Көчле давыл гына булсын, имеш, сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак, оя йөзтүбән капланачак. Сыерчыклар мактанчык күршенең сүзләрен тыныч кына тыңладылар. Каты җавап кайтармадылар, «күрербез әле ничек булганын, кем отылганын» дип калдылар. Беркөнне Чыпчык үз өенә атылган уктай кайтып керде, аның артыннан күктә — биектә карчыга күренде. Батыр Чыпчыкның кемнән куркуын сыерчыклар бик яхшы белделәр. «Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры», — дип көлделәр. Бераз яткач, Чыпчык оясыннан башын чыгарды, күршеләренә сүз салды: — Күрмәдегезме карчыга белән минем ничек сугышканны? Әй бирдем дә соң үзенә, утлар күренгәндер күзенә! — дип сөйләнде. Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, Мактанчыкның кәефен җибәрмәделәр. Беркөнне алар үз күзләре белән менә нәрсәне күрделәр һәм Мактанчыкка ярдәмгә килделәр. Чыпчык бер ялгызы өендә утыра иде, әлеге дә баягы шул мактанып тора иде: — Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй кирәген бирдем… Сыерчыклар аның сүзен тыңлагандай иттеләр, ләкин соңыннан әйттеләр: Ул песине әле бая гына күрдек, күзләре дә бик исән, мыраулап йөридер иде, — диделәр. Юк, юк, күршеләрнекен күргәнсездер, ә безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр, — диде Чыпчык. Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде. Мактанчык Чыпчык, арты белән торганга, аны күрмәде. Мәче инде Чыпчыкка якынлашты. Сикереп, тегене эләктереп алмакчы иде, шулчак Сыерчык очып килеп җитте. Шаян песинең күзен чукып җибәрде, песине кире чигендерде. Ул өй кыегыннан чормага сызды. Мактанчык Чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады. — Күрдеңме инде? — диделәр сыерчыклар. — Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә, — диделәр. Ә Чыпчык әле һаман бер сүз әйтә алмый тора иде. Менә кинәт ул телгә килде һәм болай диде: — Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күргән булыр иде! Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр: — Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             Абдулла Алиш

16.11.2022
Кар яуганга күңел сөенә!

Кар яуганга күңел сөенә!

Бик күпләребез түземсезлек белән көтеп ала торган мизгел. Кар яу ды бит, дуслар! Беренче карга күңел сабыйларча сөенә, үзенә күрә бер саф, ихлас хисләр кичерә. Ак чәчәктәй - ак кар ява. Аклык - чисталык. Ак карны чисталык символы дип тә атарга мөмкин. Чөнки беренче кар барлык дөньяны чисталыкка, сафлыкка күмә. Әйтерсең лә, табигать тирән йокыга тала. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып, пакьләнеп калган кебек тоела. Җылы көннәрне, шулай итеп, сагынып сөйләргә генә кала. Ә кар яугач, табигать үзенчә матур. Бар дөнья яктыра, акка күмелә. Кыш бабай күбрәк карны ноябрь ахырларында яудыра башлар дип көтәбез. Халык сынамышларына ышансаң, беренче кар яуганнан соң 40 көн үтүгә инде җирдә кар ятачак, чын кыш киләчәк. Бәхет өчен күп кирәкми! Бары тик бер кар бөртеге! Юктан да бәхет табып, кечкенә генә шатлыклы мизгелләрне дә могҗизага тиңләп, сөенеп яшик, дуслар! Җылырак киенеп йөрергә тырышыйк, сәламәтлегебезне кайгыртыйк, якыннарыбыз белән булыйк. Ап-ак кар белән капланды Кичә, бүген җир өсте, Соңгы аем бетә бит, дип, Кисәтәдер көз безне. Әзерлекне тикшерә ул Кышны каршы алырга, Озакламый чынлап килер, Кирәк бит каршыларга. Хәере белән килсен ул, Көтә кышны балалар, Чана-чаңгыда шуарга, Ясарга кардан таулар.            Фәймә Зайнуллина

15.11.2022
«Пиквик хезмәте» почтальоннар дөньясына дәшә!

«Пиквик хезмәте» почтальоннар дөньясына дәшә!

Гаҗәеп матур һәм уңайлы Пиквик шәһәрендә тормыш үз җае белән бара. Биредә яшәүчеләр эшлиләр, укыйлар, ял итәләр һәм дуслары белән очрашалар. Әлбәттә, теләсә кайсы шәһәрдәге кебек үк, Пиквикта да почта бар. Аның хезмәткәрләре көн саен бик җаваплы эш башкаралар - хатлар һәм посылкаларны ияләренә тапшыралар. Шәһәрдә почта эше белән иң яхшы дүрт дус шөгыльләнә. Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк! Җәнлек-почтальоннар командасының лидеры булып, гүзәл диңгез керпесе - Сюки тора. Ул бик җаваплы, игътибарлы һәм һәрвакыт дусларына ярдәмгә килергә әзер. Сюки, гадәттә, көймәдә хәрәкәт итә. Аксель - үзенең күтәренеке энергиясе белән аерылып торучы зәңгәр янут. Ул йөк машинасы бик җиңелдән идарә итә. Җирән мәче Хейзелга исә шаянлык һәм юмор хисе хас, шулай да, ул - бик эшлекле. Хейзел вертолетта очарга ярата. Тибор - шәмәхә төстәге бегемот. Ул бик көчле, җаваплы һәм еш кына барысына да тонуста булырга ярдәм итә. Тибор исә поездда йөри. Көн саен әлеге хат ташучы дуслар командасы хатны иясенә илтеп җиткерү өчен чын маҗараларга юлыга! «ШАЯН ТВ» каналында шәп премьера! Без сезне «Пиквик хезмәте» мультсериалын карарга, маҗаралар дөньясына дәшәбез! Дүрт почтальон дус нинди кызыклы хәлләргә очрар? Дүшәмбедән-җомгага кадәр 12:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!      

14.11.2022
«ШАЯН ТВ»га 4 яшь!

«ШАЯН ТВ»га 4 яшь!

Бүген, 12 ноябрь, беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 4 яшь тула! Сезне «ШАЯН ТВ»га кушылырга һәм әлеге көнне бергә үткәрергә чакырабыз! Иртәдән кичкә кадәр яраткан каналыбыз сезнең өчен бик күп сюрпризлар һәм күтәренке кәеф әзерләде! Иң популяр мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, эчтәлекле документаль фильмнар һәм гаҗәеп премьералар – боларның барысы бәйрәм эфирында! Нәкъ менә «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә шигырь сөючеләр өчен эфирда өр-яңа проект - «Яраткан шигырь» тапшыруы старт алачак! Шуңа күрә, көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! 08:00, 09:40, 11:10, 12:00, 13:30, 16:00, 17:25, 19:00, 20:50, 21:30 сәгатьләрдә телевизор каршына җыелыгыз! Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең белән бергә булыгыз! Кызыклы язмалар, күңелле яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Шуңа күрә, барысына да бүгеннән үк язылып куегыз! «ШАЯН ТВ» каналының ВКонтакте төркемендә баручы шәп бәйгедә катнашып, зур бүләкләр отыгыз!  

12.11.2022
«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект - «Яраткан шигырь»!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект - «Яраткан шигырь»!

«ШАЯН ТВ» каналында шигырь сөючеләр өчен өр-яңа проект! 12 ноябрьдән зәңгәр экраннарга «Яраткан шигырь» тапшыруы чыгачак! Әлеге проект балаларга шигырьләр аша татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, бай мирасы һәм мәдәнияте белән танышырга ярдәм итә. Балаларда кечкенәдән шигърият аша татар милләтенә, татар теленә мәхәббәт уяту мәдәни, рухи кыйммәтләрне саклауга этәргеч булып тора. Проект классик шагыйрьләр белән беррәттән заман шагыйрьләренең әсәрләрен популярлаштыра, шулар аша балаларда татар шигъриятенә кызыксыну уята. Проектның максаты – татар халкының әдәби мирасын һәм татар телен пропагандалау. «Яраткан шигырь» татар шигърияте аша татар теленә, татар халкына, туган җиргә мәхәббәт уяту, әхлак тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул нәфис сүз аша балаларда татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли, татар язучыларының иҗаты белән таныштыра. Шигырьләрнең темалары тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләр, тарих һәм әдәп-тәрбия белән бәйле. Проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыкка җиткерә. Һәр әсәр фильм итеп тәкъдим ителә, лирик герой һәм образларның гаҗәеп серле дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы, без белмәгән искиткеч күренешләре ачыла.Тапшырның аудиториясе исә чикләнмәгән, аны төрле яшьтәге балаларга, шул исәптән, гаилә белән дә карарга була. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы гамәлгә ашыра. Бу проект балалар тарафыннан татар телен, мәдәниятен саклап калуга һәм аны үстерүгә нигез әзерли. «Яраткан шигырь» проектын һәр шимбә көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!    

11.11.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск