Күңелдә дә яз булсын!
Яз! Яз! Яз! Җиһанга рәхәт, кояшлы, җылы яз килә! Бәйрәм якынлаша! Ә сез яз аена эшлисе планнар турында уйладыгызмы әле? Юк икән, әйдәгез, бергәләп төзибез! · Яфрак ярган агачларны күрми кала күрмәгез! · Өйне яз символы – лаләләр белән бизәгез! · Сыерычык оясы ясап, агачка элеп куегыз! · Асфальтка акбурлар белән матур рәсемнәр ясагыз! · Кошлар сайравын тыңлагыз! · Әниегезгә өй җыештырырга һәм тәрәзәләрне юарга ярдәм итегез! · Гөрләвекләр буйлап кәгазь көймәләр йөздерегез! · Ишек алдын, мәктәп территориясен җыештрыруда катнашыгыз! · Әти-әниләрегезгә бакча эшләрендә булышыгыз! · Язгы фотосессися уздырыгыз! · Велосипед сезонын да ачып җибәрегез! · Чәчәкләрдән матур тәкыя үрергә өйрәнегез! · Язгы яңгыр астында йөгереп уйнап керергә дә онытмагыз! · Яз турында шигырьләр өйрәнегез! · Саф һавада футбол уйнагыз! Гомумән, спорт белән дуслыгыгызны ныгытыгыз!
06.03.2020