Яңалыклар

Күңелдә дә яз булсын!

Күңелдә дә яз булсын!

Яз! Яз! Яз! Җиһанга рәхәт, кояшлы, җылы яз килә! Бәйрәм якынлаша! Ә сез яз аена эшлисе планнар турында уйладыгызмы әле? Юк икән, әйдәгез, бергәләп төзибез! ·        Яфрак ярган агачларны күрми кала күрмәгез! ·        Өйне яз символы – лаләләр белән бизәгез! ·        Сыерычык оясы ясап, агачка элеп куегыз! ·        Асфальтка акбурлар белән матур рәсемнәр ясагыз! ·        Кошлар сайравын тыңлагыз! ·        Әниегезгә өй җыештырырга һәм тәрәзәләрне юарга ярдәм итегез! ·        Гөрләвекләр буйлап кәгазь көймәләр йөздерегез! ·        Ишек алдын, мәктәп территориясен җыештрыруда катнашыгыз! ·        Әти-әниләрегезгә бакча эшләрендә булышыгыз! ·        Язгы фотосессися уздырыгыз! ·        Велосипед сезонын да ачып җибәрегез! ·        Чәчәкләрдән матур тәкыя үрергә өйрәнегез! ·        Язгы яңгыр астында йөгереп уйнап керергә дә онытмагыз! ·        Яз турында шигырьләр өйрәнегез! ·        Саф һавада футбол уйнагыз! Гомумән, спорт белән дуслыгыгызны ныгытыгыз!

06.03.2020
Урамнар буйлап яз атлый...

Урамнар буйлап яз атлый...

«ЯЗ ҖИТӘ» Кояш көлеп карый безгә, Күзләр чагыла, Елгалардан бозлар ага Диңгез ягына. Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, Тып, тып, тып итә Эре-эре тамчылар. Агачка кунып чыпчыклар Чыелдашалар, Яшькелт-кара сыерчыклар Әй җырлашалар. Тиздән шаулап яфрак ярыр Озын ак каен, Ал чәчәкләр алып килер Безгә май ае.                                   Фатих Кәрим «КОШЛАР КАЙТКАЧ» Елгада бозлар кузгалды… Елмая, көлә кояш. Урамнар буйлап атлады Ямьле һәм күңелле яз. …Килгән кошларны күрергә Гаяз ашыкты иртән: – Сыерчык кунган түбәдә, Кайчан ул килеп житкән? Сузып – сузып сайрый кошчык, Канатын кага-кага. – Яратам җырыңны, - диеп Эндәште Гаяз аңа. – Ышанмыйм, – диде сыерчык, – Күңелем минем тоя: Яраткан булсаң җырымны, Син куяр идең оя.                                 Галимҗан Латыйп                    «ЯЗ» Туктап сана, Тамчы тама: Тып, тып, тып. Төшә-төшә, Бозны тишә: Тып, тып,тып. Яз бу, ишет, Кага ишек: Тып, тып, тып.                            Шәүкәт Галиев «ЯЗ» Бөре чуклары белән, Сыерчыклары белән Яз килә, яз килә. Яз ишекләрдән керә, Яз тәрәзәдән көлә, Кар суында йөгерә, Яшеллеккә төренә. Яз ләйсән булып ява, Яз күкри-тетри һава. Яз кошлар белән кайта... Язны һәркем ярата.                           Нури Арслан                               

05.03.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск