Яңалыклар

Әфган сугышы…

Әфган сугышы…

Әфган сугышы… Булган, диләр 80нче елларда. Ни өчен булды икән ул? Баш катырам шуңарга. Кирәк булды микән кемгә? Югалтулар, хәсрәтләр… Тынычлыкка, татулыкка Бердәмлеккә ни җитәр?.. Әбиемнең бер энесе Шул сугышта катнашкан. Әле яхшы гомере булып Исән-сау килеш кайткан. Сорадым Рәис абыйдан: – Сугыштыгыз кем өчен? – Ә без чик сакчылары бит, Безнең көрәш – ил өчен. Әфганстан халкына да Безнең ярдәм кирәкте. Дошман, басмачылар белән Безнең гаскәр көрәште. Күпмилләтле гаскәребез Аяусыз көрәшләрдә, Бик күп дусларны югалттык Шунда, чит төбәкләрдә. Инде 30 ел үтсә дә Сугышның беткәненә, Кискен каты бәрелешләр, Гомере киселгән егетләр Йөрәктән чыкмый бер дә. Әбекәем теләк тели Көн дә намаз артыннан. “Илгә, көнгә иминлек бир, Тынычлык бир, бер Ходам!” Шулай булсын! Тынычлыкта Бәхетле булып яшик. Җир йөзендә һәр балага Имин тормышлар телик. Динә Шәвәлиева, Апас районы Каратун урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Шәвәлиева Раилә Хәйдәр кызы.

20.02.2019
Рөстәм Миңнеханов. Бәби. 24 сәгать.

Рөстәм Миңнеханов. Бәби. 24 сәгать.

Бәби алып кайтырга әзерләнгән кеше сабыеның дөньяга аваз салачак көнен бик зарыгып көтә. Ул аны каршы алырга бар көчен куеп әзерләнә: киемнәр ала, матур бишекләр ясата һәм башкалар. Алдан исем эзли башлый, туган-тумачалары, якыннары белән сөенечле хәбәрне уртаклаша. Төннәрен йокламый аның турында гына уйлый. Бу хисләрне ике кеше генә кичерә, алар турында уйласаң да, йөзебездә үзеннән-үзе елмаю барлыкка килә. Ә хәзер күз алдына китерегез, мондый хисләрне ике генә, дүрт кенә дә түгел, ә күбрәк кеше хис итә. Алар 20дән артык һәм барысы бергә бер сабыйның дөньяга күз ачуын көтә. Аңа Шаян дип исем кушарга булалар һәм аның өстендә тугыз ай эшлиләр. Яхшы, сөенечле хәбәрне ишеткәннән соң, әлеге бәбине көтүчеләр саны икеләтә-өчләтә арта. Әзерлек тизәя, ярдәм итүчеләр саны да арта. 12 ноябрь көнне, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән, ул дөньяга килә. Ул – 24 сәгать эшләүче татар телендәге, дөньядагы беренче «ШАЯН ТВ» балалар каналы. Ул күпләрнең өметен аклап матур, сау-сәламәт, бар яктан да сәләтле булып туа. «ШАЯН ТВ» каналы: җырлый да, бии дә, спорт белән дә шөгыльләнә, тәм-томнар пешерә, тарихи эзләр буенча йөри, кызыклы шәхесләр белән таныштыра, шигырьләр сөйли, көн саен яңа тәҗрибәләр ясый, берсеннән-берсе матур мультфильмнар күрсәтә һәм башкалар, һәм башкалар. Аның күп кырлыгын сүз белән ишеткәнче, бер тапкыр күрүең мең тапкырга яхшырак. Син, аны күрүгә, меңләгән кеше төсле гашыйк булачаксың. Ул әлегә бик кечкенә булуына карамастан, аны инде ТАТТЕЛЕКОМ кабельле челтәрдә, МТС операторында, цифрлы форматтагы мультиплекс аша карап була. Алай гына да түгел, ул барлык социаль челтәрләрдә дә бар: инстаграм, «ВКонтакте», Ютубта.   «ШАЯН ТВ» каналы көн саен үзенә дуслар таба, без синең белән дуслашуыбызга бик шатбыз!

18.02.2019
Мәскәүнең татар мәктәбендә...

Мәскәүнең татар мәктәбендә...

 Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбендә көрәш буенча XII төбәкара турнирның җиңүчеләре билгеләнде. Мәктәп директорының тәрбия эшләре һәм социализация буенча урынбасары Анбяр Кармеев әйтүенчә, турнир 12нче мәртәбә уздырыла. Быел ул Муса Җәлил тууына 113 ел тулуга багышланган. “Быелгы турнирда 80гә якын укучы катнашты”, - диде ул. “Турнирда төрле регион укучылары, Олимпик резервка керүче спорт мәктәпләре вәкилләре катнашты. Мондый чара укучылар арасында зур кызыксыну уята, катнашучылар саны ел саен арта бара”, - диде Анбяр Кармеев. Быел беренче тапкыр турнирда кызлар да көрәшкән. Командаларның барлыгы ничә призы урын ауына карап урыннар түбәндәгечә билгеләнде:  беренче урында – Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбе икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылы командасы өченче урынга исә Мәскәү шәһәренең 695нче мәктәбе лаек булды. «Татар-информ», Наилә Исхакова. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/17/181030/

18.02.2019
Без ни өчен йокларга тиеш?

Без ни өчен йокларга тиеш?

Кич җитү белән, әниләр безне йокларга куа башлый. Ни өчен дигәндә, әти-әниләр йокының файдалы икәнен белә. Ә безнең һичкенә дә уеннан, мультфильмнардан аерыласы килми. Бигрәк тә «ШАЯН ТВ» каналын сүндерергә теләк юк. Шуңа да карамастан, дуслар, йокыны калдырырга ярамый икән. Ни өчен безгә йокы кирәк соң? Йокы вакытында безнең организм ял итә һәм киләсе көнгә энергия җыя. Бу вакытта баш мие көне буена туплаган мәгълүматны эшкәртә һәм истә калдыра. Зурларга караганда, балалар өчен йокы сәгате күбрәк кирәк, чөнки ул яшь организмга үсәргә булыша. Без ашамыйча озак вакыт тора алабыз, ләкин йокламыйча яши алмыйбыз. Кеше озак йокламаса, аның уйлау сәләте кими, арыганлык көчәя. Йокы файдалы булу сәбәпле, аны күп илләрдә дәвалау ысулы буларак та кулланалар. Йокы файдалы булса да, артык күп вакыт йоклауның минуслары да бар. Бу депресиия һәм баш авыртуына китерә ала. Шуңа күрә, дөрес һәм вакытында йоклау кирәк. Ә сез, шаяннар, көненә ничә сәгать йоклыйсыз?

15.02.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск