«Алтын каләм 2019»
3 нче июльдән яшь журналистлар «Алтын каләм 2019» фестивеле башланып китте. Быел фестивальдә катнашкан 124 баланың 34 телевидение юнәлешен сайлаган. Ә бүген алар безнең «ШАЯН ТВ» студиясендә кунакта булдылар. Фестивальдә катнашучылар өчен безнең каналыбызның алып баручылары экскурсия, флешмоб, масстер-класслар үткәрде. Киләчәктә үзләрен журналист буларак күрүче балалар бик шук һәм шаян булып чыкты. Без алар белән тәҗрибәбез белән бүлештек, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирдек. Әлеге егет-кызлар киләчәктә уңышка ирешсен, яхшы журналистлар булсыннар! Без сезгә ышанабыз!
04.07.2019