Яңалыклар

Светофор көне!

Светофор көне!

Шәһәр урамнарын светофордан башка күз алдына китерү дә кыен. Алар, беренче чиратта, безнең куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк. Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне дә билгеләп үтелә. Иң беренче светофорлар 1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төстәге яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән. Бүгенге көндәге өч төстәге светофорлар 1920 елда Американың Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Аны британияле Джей Найт уйлап тапкан. Әмма Россиядә светофор 1930 елда гына кулланылышка кергән. Светофорның өч күзе Урамнарны күзәтеп, Узганнарны кисәтеп, Чатта тора светофор, Сакта тора светофор.   Янып тора өч күзе, Күреп тора ич безне, Әйтеп тора өч сүзне:   -Кузгалма! – ди Кызыл күз. -Сабыр! – дия Сары күз. -Ярый! – дия Яшел күз.   Без дә аңа карыйбыз, Күзебезне алмыйбыз, Ни әйткәнен аңлыйбыз:   -Кузгалма! – ди Кызыл күз. -Сабыр! – дия Сары күз. -Ярый! – дия Яшел күз.                          Ш. Галиев.

05.08.2022
Җиһанда җәйнең соңгы ае – август!

Җиһанда җәйнең соңгы ае – август!

Җәйнең төпчек кызы – августка да аяк бастык! Юкка гына борынгылар: «Августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң - көз», - дип әйтмиләр. Ни дисәң дә, җәйнең ахырга таба барганы үзен сиздерә башлады. Әйдәгез әле, дуслар, август аена булган сынамышларга күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамалап карыйк! * Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. * Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер. * Томан озак таралмый торса - аяз көнгә. * Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә. * Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә. * Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр. * Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер. * Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына. * Имән чикләвеге күп булса, җылы кышка, мул уңышка. * Кырмыскалар күчләрен зурайтсалар- иртә һәм суык кышка. * Йолдызлар аз булса - яңгырга. * Августта су суыныр, урак кызар. * Очучы үрмәкүчләр күбәйсә, уңыш аз булыр. * Ябалак кычкырса - суыкка.      

03.08.2022
Карбыз көне!

Карбыз көне!

Җәйнең иң тәмле чоры – карбыз өлгергән чор, дуслар! Бүген әле карбыз көне дә билгеләп үтелә икән! Хәзерге вакытта дөньяның 96 илендә карбызның 1200дән артык төре үстерелә. Галимнәр фикеренчә, аның туган ягы булып Көньяк Африка санала. Х гасырда ул кытайлар арасында да тарала һәм бик кадерле сыйга әйләнә. Бүгенге көндә дә Кытай карбыз үстерү буенча беренче урында тора. Аннан зур аерма белән Төркия, Иран, Египет, Америка илләре, Россия һәм Үзбәкстан бара. Карбызда 90% артык су бар. Ул А, В һәм С витаминнарының чыганагы булып тора.Сусауны басуы өстенә, карбыз калориясез ризык та. Бу көнне туйганчы карбыз ашый торган көн дип кабул итәргә кирәк. Хәзер инде карбыз белән берәүне дә шаккатырып булмый. Күп кеше аны үз бакчасында да үстерә. Әлеге көнне, әлбәттә, табигать кочагында ял итеп һәм бик күп карбыз ашап үткәрик әле, дуслар! Файдалы да, тәмле дә әлеге ризыкны ашап, җәебезне тагын да ямьлерәк итик!

03.08.2022
Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае

30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае уза. Казанга Россиянең 80 төбәгеннән һәм 37 чит илдән 1500 делегат һәм кунак чакырулы. Бүген исә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә корылтайның ачылу тантанасы, һәм Милли Шура утырышы үтте. Биредә 7 дискуссия мәйданчыгы эшләде. Делегатлар һәм мәртәбәле кунаклар съездның рәсми ачылышында катнаштылар. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә дә эшләде. Күргәзмәдә оешманың тарихы, 30 ел дәвамында алып барган эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Анда төрле чорга караган фоторәсемнәр, документлар, татар халкының милли уен кораллары, киемнәре, зәркан эшләнмәләре тәкъдим ителде. Бу тарихи вакыйгада «ШАЯН ТВ» да катнашты. Чарада оештырылган түгәрәк өстәлдә массакүләм мәгълүмат чаралары үзләренең тәҗрибәләре, ирешкән уңышлары, нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Каналыбызның башкарма директоры - баш мөхәррире Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы «ШАЯН ТВ» белән якыннанрак таныштырды, проектларыбыз, эшчәнлегебез турында тулырак сөйләп чыгыш ясады.

01.08.2022
«Сәйлән» проектының ДҮРТЕНЧЕ сезонының ярымфиналистлары билгеле!

«Сәйлән» проектының ДҮРТЕНЧЕ сезонының ярымфиналистлары билгеле!

Тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең ДҮРТЕНЧЕ сезонының ярымфиналистлары билгеле! Меңләгән гариза арасыннан профессиональ жюри 16 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Менә ул бәхетлеләр исемлеге: 1)      Асылхуҗина Асылъяр Маратовна (Әлмәт) 2)      Галиуллин Сәет Айратович (Казан) 3)      Гатауллина Ләйлә Рафисовна (Әлмәт) 4)      Гимадеева Сафира Илнуровна (Чистай) 5)      Егорова Стелла Валерьевна (Биектау) 6)      Ишалина Адилә Рамиловна (Яр Чаллы) 7)      Камалов Самир Илнарович (Чистай) 8)      Михайлов Кирилл Александрович (Казан) 9)      Мортазина Әминә Тәүфиковна (Казан) 10)    Пугачев Иван Емельянович (Казан) 11)    Хәбибуллина Динә Ренатовна (Казан) 12)    Харисов Илназ Илнурович (Яр Чаллы) 13)    Хисамова Язилә Ниязовна (Яр Чаллы) 14)    Хөсәенов Рөстәм Рәхимҗанович (Казан) 15)    Чеботарева Элина Витальевна (Казан) 16)    Шакирова Зәлинә Илгизовна (Яр Чаллы) Бу катнашучыларыбызны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, ләкин алар өчен әле барысы да башлана гына! Алда кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм зур телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Әлеге 16 финалист мәртәбәле беренче урын өчен көч сынашачак. Бик тиздән, бу көздә үк сез аларны экраннарда күрә алачаксыз!  

01.08.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск