Яңалыклар

ШАЯНнарның кышы нәрсәсе белән истә калган?

ШАЯНнарның кышы нәрсәсе белән истә калган?

Дуслар, ШАЯНнарның кышы нәрсәсе белән истә калганын беләсегез киләме? «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары кышның ничек узуы һәм истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар! Азалия Шәрипова: «Быелгы кыш шундый матур хатирәләргә бай булды! Сеңлем һәм энем белән тау шудык, кар атышып уйнадык, гаиләбез белән авылга кайтып килдек, хоккей карадык. Күңел ачудан тыш, быелгы кыш яңа җиңүләр, уңышлар белән дә истә калды, Аллага шөкер! Кыскасы, бик күңелле һәм файдалы булып узды карлы, матур кышыбыз». Аяз Әгълиуллин: «Бу елгы кыш үзенең зәмһәрир суыклары, карлары-бураннары белән истә калыр. Минем күптәннән мондый кар көртләре күргәнем юк иде. Дуслар белән рәхәтләнеп окоп казып уйнадык, кар атыштык, сикердек, тәгәрәштек. «Имәнлек» урманында чаңгы шудым, «Черек күл»дә тимераякта йөрдем. Балалар бакчасына Кыш Бабай булып килүем үзе бер истәлекле мизгел. Гаҗәеп матур кыш булды бу». Зәйнәп Хөснуллина: «Кышым бик продуктив узды. Имтиханнар, «ШАЯН ТВ» каналында съемкалар, репетицияләр белән сизелми дә узып китте ул. Бу кышкы сихри атмосфера кәефне бик күтәреп торды. Кышның иң истә калган вакыйгасы – ул ШАЯН матч». Кәрим Галиев: «Минем кышым бик кызыклы узды, чөнки быел ул безне күпкырлы булуы белән сөендерде! Минемчә, кыш - концертлар, чыгышлар һәм яңа мөмкинлекләр сезоны. Чыннан да, бу кыш миңа яңа мөмкинлекләр бирде. Ак Барс «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә ШАЯН матч үткәрде. Мин дә читтә калмадым, әлеге чарада катнаштым. Быелгы кыш Казанда киләчәк уеннары узуы белән дә аерылып тора! Мин бу уеннарга медиа вәкиле буларак йөрдем, «ШАЯН ТВ» өчен тамашачыларга обзорлар төшердек. Буш вакытларымда исә дусларым белән шугалакта хоккей уйнадык, урманда әтием белән чаңгыда йөрдем».  

29.02.2024
Иң эссе җәй көтелә

Иң эссе җәй көтелә

2024 елның җәе тарихта иң эссе җәй булырга мөмкин, ди белгечләр. Фаразлар буенча, июньнән августка кадәр һаваның уртача температурасы +25, +27 градус тәшкил итәчәк (норма +22). Ә уртача максималь температура 35 градустан да югарырак булырга мөмкин. Бу нормадан 5 градуска күбрәк. Моннан тыш, синоптиклар кисәткәнчә, җәйге чорда һава массаларының хәрәкәте киң җылылык циклоннары барлыкка килүгә ярдәм итәчәк, бу үз чиратында югары дымлылыкка китерәчәк һәм көчле яңгырлар, яшен һәм давыллар ихтималлыгын арттырачак. Метеорологлар аңлатуынча, 2024 елның җәендә рекордлы югары температура фоны Эль-Ниньо кебек табигый күренеш нәтиҗәсе булачак. Эль-Ниньо яки Көньяк осцилляция - Тын океанның экваториаль өлешендә су температурасының үзгәрүе, бу климатка тәэсир итә ала. Бу күренеш бөтен планетада эсселек һәм корылык кебек җитди һава торышы аномалияләрен китереп чыгара. Шул ук вакытта Эль-Ниньо чоры 8 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин, әмма галимнәр аның күпме дәвам итүен һәм көчен әлегә  төгәл әйтә алмый.

27.02.2024
Ак аю чынлыкта кара төстә?

Ак аю чынлыкта кара төстә?

Ак аю – эре ерткыч җанвар, безнең якларда яшәүче көрән аюның туганы. Алар моннан якынча 130 мең ел элек барлыкка килгән. Борынгы заманнарда ак аюларның бик зур гәүдәлеләре дә булган. Ләкин алар, азык җитмәү сәбәпле, юкка чыккан. Бу хайваннарны саклау максатында Халыкара ак аюлар көне булдырылган. Ел саен ул 27 февральдә билгеләнә. * Россиядә 5-6 мең тирәсе ак аю яши. * Ак аюлар чынлыкта ак түгел, ә төссез. Аларның йоннары куш, ә тән тиресе кара төстә. * Кышын поляр аюлар материкта яки утрауларда кар көрте эченә ясалган өннәрендә көн күрә. * Әни аюлар кыска вакытлы кышкы йокыга талырга мөмкин. Ә әти аюлар алай йокламый.  * Бу ерткыч бик яхшы күрә һәм ишетә, исне дә яхшы тоя. Табышын берничә километрдан сизеп алырга сәләтле. Фото: Яндекс * Ак аю 7-10 көн ризык таба алмый йөрсә, гәүдәсендәге май хисабына яши башлый. * Бу хайваннарның тән тиресе астындагы май катламы 13 сантиметрга кадәр җитә. Шунлыктан, алар өшеми. * Антарктида һәм Австралиядә ак аюлар беркайчан да яшәмәгән, алар Арктикада яши. * Тюлень, морж һ.б. диңгез хайваннары белән туклана. * Шунысы да кызык, ак аю су эчми, ул аны табышы белән тукланганда ала. * Ау вакытында кап-кара борынын яшерү өчен, ак аю аны уң кулы белән каплап тора икән.

27.02.2024
Узма, көн, үтми тор!

Узма, көн, үтми тор!

Белә идегезме, дуслар, бүген бәйрәм бит! Аны гамәлгә ашыруны итальяннар уйлап тапкан һәм ул 2007 елдан башлап билгеләнә. Нинди бәйрәм, дисезме? Шәп бәйрәм – Ашыкмау көне! Ул тормышның һәр мизгеле белән ашыкмыйча соклана белү, һәр көннең кадерен белеп яшәү максаты белән оештырылган. * Әлеге бәйрәмне уйлап табучы итальян халкы актив, хәрәкәтчән һәм хисле халык буларак билгеле. Нәкъ менә алар тормышның һәр мизгелен тоеп һәм аннан тәм табып яшәүне пропагандалау өчен 2007 елда беренче тапкыр ашыкмаучанлык көне үткәрәләр. * Күп кешенең көне эштә яисә укуда утырып үтә. Ә бу кешенең физик һәм эчке дөньясы өчен бик үк файдалы түгел. Бу көнне игълан итүчеләр 14 кагыйдә уйлап тапканнар. * Шулар арасында иртә белән иртәрәк тору дигәне дә бар. Бу иртәнге ашка вакыт калсын өчен, барасы җиргә ашыкмыйча гына барыр өчен, яки берәр матур китап укырга, музыка тыңларга вакыт калсын өчен кирәк. * Итальяннар бу көнне кызыклы гына чаралар да уздыра. Мәсәлән, “Әкрен марафон”. Бу 300 метр араны тукталмыйча 87 минутта үтү дигән сүз. * Ә Миланда бу көнне артык ашыгучыларга штраф сугалар. Әлбәттә символик рәвештә. * Шулай ук бу көнне бүтән вакытта өлгермәгән эшләрне башкару гадәткә кергән – концерт-музейларга бару, беркая да ашыкмыйча гына чәй эчеп әңгәмә корып утыру. * Бу кызыклы бәйрәмне Лондон, Париж, Нью-Йорк кебек башка зур шәһәрләр дә кабул иткән. Чөнки аның мәгънәсе бик гади һәм дөрес – тормыш ул кичә яки иртәгә түгел, ә нәкъ менә бүген, һәм бүген яшәп калырга кирәк. Чыннан да, безгә барысын да тиз эшләргә, аз вакыт эчендә күп өлгерергә кирәк, шулаймы? Ләкин кайчакта булса да туктап, тирә-якка күз сала белергә дә кирәк. Әйдәгез, бүген шулай итәбез! Тирә-юньгә күз салып, кыш белән хозурланып алыгыз, соңгы көннәре бит!  

26.02.2024
Бер көндә 2 концерт

Бер көндә 2 концерт

«Балачак җыры» концертлар циклының чираттагы концерты да шау-гөр килеп узып китте! Бүген исә тамаша Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбе укучылары өчен куелды. Бер көндә 2 концерт! Бәйрәм шаяру-көлүләр, җанлы аралашу, күңелле уен һәм викториналар һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналыннан истәлекле бүләкләр белән үрелеп барды. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Казан шәһәре Вахитов районының «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры, Казан шәһәренең «Сиони» грузин милли-мәдәни мохтарияте» җирле иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Маринэ Мануил кызы Хухунашвили да бар иде. Гадәттәгечә, укучылар белән очрашудан курчакларыбыз - Шаян белән Мияу да калмады! Алар кунакларны каршы алды, фотога төште һәм үзләренең шәп кәефләре белән уртаклашты! Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!

26.02.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск