Яңалыклар

Кояш бәхет гормоннары бүләк итә: дөресме әллә ялганмы?
Кызыклы фактлар

Кояш бәхет гормоннары бүләк итә: дөресме әллә ялганмы?

Күктән кояшның ягымлы елмаеп карый башлавының сере ачылды. Баксаң, Кояш көне килеп җиткән икән бит, дуслар! 3 май көнне бөтен дөньяда Кояш көне билгеләп үтелә. Кояш - Җир шарына иң якын бердәнбер йолдыз. Ул үзенең тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын барлыкка китерә. Табигатьнең иң саф, яшәреп кенә килә торган чагы бит ул май башы! Ә үләннәр үсәргә, чәчәкләр бөреләнеп атарга ягымлы кояш бик кирәк. Әле алай гына да түгел, кояш безгә дә бик тансык. Матдәләр алмашын яхшыртырга, бетчәләрдән котылырга, иммунитетны ныгытырга, стрессларга каршы торучанлыкны арттырырга дисәң, май кояшыннан да яхшысы юк, диләр белгечләр. Бәхет һәм шатлык гормоны сератонин актив эшләнеп чыксын, кешенең кәефе тиешле югарылыкта булсын өчен дә кояш нурлары алыштыргысыз! Бүгенге салкын һава торышына карамастан, сезнең күңелегездә һәрчак кояш балкып торсын, дуслар!

03.05.2024
Быелгы май сөендерерме?
Популяр яңалыклар

Быелгы май сөендерерме?

Яз фасылының иң матур соңгы ае – майга да аяк бастык! Борыннарны шомырт исләре иркәли, күңелләрне сандугач сайраулары җилкендерә торган яшеллек ае! Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Димәк, җәйгә дә күп калмый. Алдагы көннәр безне нинди һава торышы белән сөендерер, бергәләп сыныйк. * Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. * Май суык булса – икмәк уңа. * Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. * Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. * Майда боз яуса, җәен дә явачак. * Күке күкелдәмичә май җылытмый. * Май ае салкын булса – игенгә туклык. * Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян. * Торналар бик еш күренсә – корылыкка. * Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. * Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер. * Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. * Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. * Тузганакның иртә язда чәчәк атуы – җәй кыска, ә соң чәчәк атуы – җәй коры булуга.

02.05.2024
Татарстанда кар көтелә яки Җирне магнит давылы капларга мөмкин
Популяр яңалыклар

Татарстанда кар көтелә яки Җирне магнит давылы капларга мөмкин

Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. 3 һәм 4 майда һәм ял көннәрендә яңгыр һәм җепшек кар явуы фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Күз күреме начарланырга мөмкин. 3 майда температура 0, +2 градусны тәшкил итә, урыны белән -3 градуска кадәр суытачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин. Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда шулай ук салкын һава торышы саклана, явым-төшем дә булырга мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.   Галимнәр 3 майда Җирне магнит давылы капларга мөмкин дип тә кисәтә. 1 майда Кояшта көчле кабынулар булган, алар 41 минут дәвам иткән. Кояшта кабынулар биш класска бүленә: A, B, C, M һәм X, рентген нурланышы куәтенә карап. Әгәр дә куәт 10 тапкырга арта икән, нурланыш киләсе егәрлек классына күчә. Кабынулар исә кояш плазмасы чыгармасы белән бара. Аның болытлары Җиргә барып җиткәндә магнит давылларын китереп чыгарырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз!

02.05.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск