Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»да яңа фильм
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ»да яңа фильм

«ШАЯН ТВ» каналы «Алтай. Җир үзәгенә сәяхәт» дип аталган өр-яңа документаль фильм тәкъдим итә! Валдис Пельш белән Алтайга зур экспедициягә чакырабыз. Гаҗәеп пейзажлар, үзенчәлекле мәдәният, бай флора һәм фауна дөньясы, Россиянең иң матур төбәкләре! Сез Алтайның төп истәлекле урыннары белән генә түгел, ә туристлар аягы басмаган популяр урыннар белән дә танышачаксыз. Мәсәлән, Телецк һәм Зәңгәр күлләр, Белуха тавы, Чуйск тракты, Алтай шаманнары һәм таш гөмбәләр. Бу бары тик могҗизаларның, матурлыкның һәм мавыктыргыч тукталышларның бик аз өлеше генә. Шулай ук җирле көнкүреш, аш-су, хуҗалык һәм кәсеп мәсьәләләре хакында да үзегез өчен бик күп яңа мәгълүмат алырсыз. «Алтай. Җир үзәгенә сәяхәт» документаль фильм эш көннәрендә 13:10 һәм 21:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

08.05.2024
Җиңү көне: Казанда 9 Майда узачак чаралар исемлеге
Популяр яңалыклар

Җиңү көне: Казанда 9 Майда узачак чаралар исемлеге

Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган 130 чара планлаштырылган. Казанда 9 Майны бәйрәм итү традиция буенча Архангел һәм Арча зиратларында чәчәк салу белән башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Совет солдаты, Аналар һәм толлар һәйкәлләренә чәчәкләр салу оештырыла. 1. Меңьеллык мәйданы * 9.30 - тантаналы программа башлана 10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре йөреше була һәм тарихи хәрби техника, шулай ук ретро автомобильләр узачак. Парадта хәрби училище, кадет класслары, юниорлар һәм суворовчылар катнашачак. *18.00 – бәйрәм концерты. Сәхнәдә Казанның сәнгать осталары, яшьләр төркемнәре һәм җыелма хорлар чыгыш ясаячак. Көн дәвамында Меңьеллык мәйданында хәрби техника күргәзмәсе эшләячәк. 2. Казан Кремле * 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Җиңүне ясыйбыз» иҗади акциясе узачак. Шулай ук 12.00-17.00 сәгатьләрдә теләүчеләр өчен «Җиңүгә юл» квесты уза ала. * 14.00 сәгатьтә ачык һавада «Җиңүчеләр. 1945-нченең мае» интерактив музее эшләячәк. * 18.00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Йолдызлык» арт-резиденциясе «Мин, әби, Илико һәм Илларион» спектаклен күрсәтәчәк. 3. Җиңү паркы * 11:00 сәгатьтә юнармейцлар парады, ә аннан «Фанфары Победы» – балалар тынлы оркестры фестивале була. Казанда Җиңү көнендә йолдызлардан кем чыгыш ясаячак? Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең Хедлайнеры - Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булачак. Ул Меңьеллык мәйданында патриотик музыка программасы белән иртәнге һәм кичке чараларда чыгыш ясаячак.                      

08.05.2024
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак» вокаль бәйгесенең Гала-концертында булып кайтты
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак» вокаль бәйгесенең Гала-концертында булып кайтты

Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак» Халыкара вокаль бәйгесенең Гала-концерты узды. Биредә Россия эстрадасы йолдызлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы балалар иҗат коллективлары бер сәхнәдә чыгыш ясады. Конкурсны «Добро рядом» хәйрия фонды һәм «Туган Батыр» халыкара бренды оештырды. Бәйгенең максаты - сәләтле балаларның башкару осталыгын популярлаштыру, аларны иҗади тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән коллективлар һәм педагоглар арасында тәҗрибә алмашу һәм иҗади казанышлар белән уртаклашу. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге фестивальнең үзенчәлеге булып тора. Быел да әлеге бәйге Россиянең күпсанлы төбәкләреннән 1190 гариза кабул итте. Гала-концерт исә яшь җиңүчеләрне, лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да булып кайтты.Тиздән безнең блогерларыбыздан әлеге чарага обзор булачак.

06.05.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск