Яңалыклар

ЯЗГЫ БАГУ: эзләр ни сөйли?

ЯЗГЫ БАГУ: эзләр ни сөйли?

Кояш чыгып, көннәр җылыта башлагач, иртән чиста кар яткан урынга барып, аяк эзе тигез калырлык итеп басарга һәм пышылдап кына теләк теләргә кирәк. Иң мөһиме, кеше йөри торган җир булмаска тиеш. Шуннан сак кына чыгып, эзләр яныннан китәргә, кирегә борылып карарга ярамый. Шул ук көнне кичен эзләр янына барып, аларның нинди икәнлеген карагыз. Әлеге язгы багу сезгә теләкләрегезне чынга ашырырга ярдәм итәр! 1. Эзләр белән берни үзгәрмәгән, ничек калдырып киткән, шулай торса – бернинди дә үзгәрешләр көтелми. Башка теләк теләп карарга кирәк. Бу теләгең сиңа бөтенләй кирәк түгел бугай. 2. Әгәр эзләрне кар капласа – әлегә теләк кабул була алмый, вакыты җитмәгән. 3. Эзләргә эрегән кар суы тулса – теләгең тиздән үтәлә башлаячак. 4. Башта су тулып, аннары боз белән капланса – теләк үтәлүгә ниндидер каршылыклар бар. 5. Эзләр яныннан кешеләр узып киткән, эзең тапталган булса – теләгеңне үтәргә кемдер комачаулый. 6. Янәшәдә песи, эт яисә кош эзләре бар икән – сиңа яшертен генә ярдәм итүчеләр бар дигән сүз. Тикшереп карагыз әле! Күңел түрендә йөрткән теләкләрегез кабул булырмы?  

19.03.2024
ЯҢА ПРОЕКТ: «Җавап тап»

ЯҢА ПРОЕКТ: «Җавап тап»

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын яңа проектлар белән сөендерүен дәвам итә! «Җавап тап» танып белү программасы бүген YouTube каналга чыга! Проектның максаты - җырлар аша татар телен өйрәнү, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту. Программа җырлы форматта балаларны хайваннар, үсемлекләр, табигать күренешләре, техника, һөнәр дөньясы белән таныштыра. Әлеге проект балаларга безне чолгап алган күренешләр турында белемнәр формалаштырырга, Җир планетасы тормышының үзенчәлеген һәм серен күрергә, табигать дөньясына, тереклек ияләренә карата дустанә мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә. Тапшыру балалар өчен генә түгел, музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен дә файдалы. Яңгыраган музыкаль материал һәм шигырьләрне педагоглар дәресләрдә өстәмә материал буларак куллана ала. «Җавап тап» проектын бүген 15:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында, 23 март көнне 17:50дә исә зәңгәр экраннарда күрергә мөмкин булачак!

18.03.2024
Һәр кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра

Һәр кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра

Бүген - Бөтендөнья йокы көне. Һәр кеше үз гомеренең өчтән берен төшендә үткәрә икән. Йокы вакытында баш мие активлыгының минималь дәрәҗәсе һәм түбән реакцияләр күзәтелә. Озак вакыт дәвамында йокыгыз туймаса, бу тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый. Юмор хисе югала, ярсынучанлык, үз - үзенә бикләнүчәнлек барлыкка килә. * Кеше якынча 8 сәгать йокларга тиеш. * Статистика буенча, французлар якынча 9 сәгать йоклый. * Бөтен дөньядагы халыкның 30-45 проценты йокысызлыктан интегә. * 8 сәгать һәм аннан да озаграк йоклап та, кешенең йокысы туймый икән, димәк, сәламәтлек белән проблема бар. * Йокыга китү өчен иң яхшы вакыт – кичке сәгать 10. * 15 процент очракта йокысызлык кешенең эчке кичерешләре, уй-фикерләре белән бәйле була. * Рэнд Гарднер исемле кеше 11 тәүлек йокламыйча Гиннесслар китабына кергән. * Танылган футболчы Криштиану Роналду тәүлегенә берничә тапкыр әз-әзләп йоклап ала. Ул беркайчан да тоташ сигез сәгать йокламый. * Кешеләр уянганнан соң ярты сәгать эчендә 90% төшләрен оныталар. * Кешеләрдән аермалы буларак, хайваннар төшләрендә чынлыкта булган вакыйгалар һәм гамәлләрне күрә. * Хатын-кызлар ир-атларга караганда 20 минутка күбрәк йоклыйлар дип санала. Йокының сыйфаты турында әйткәндә, ир-атлар тынычсызрак йоклыйлар һәм ешрак уяналар.  

15.03.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск