Яңалыклар

Һәр күңелдә яңгырасын «Балачак җыры»!

Һәр күңелдә яңгырасын «Балачак җыры»!

                    Бүген беренче тапкыр үткәрелгән «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Өч турда узган бәйгегә 18 яшьтән 70 яшькә кадәр катнашучыдан барлыгы 46 гариза килде. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар да бар. Алдагы турларда иң күп тавыш җыйган 13 җыр арасыннан 5 җиңүче сайлап алынды.          1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгенең йомгаклау чарасы көнне табигать тә сөенде. Ялтырап кояш чыкты. Тантанага килгән катнашучыларның да йөзләрендә шатлык нурлары балкыды, күңелләрендә балачак җыры яңгырады. Бәйгегә килгән эшләр арасында да төрле тематикадагы җырлар бар иде. Табигать турындагы җырлардан башлап, әни, туган ил, туган тел турындагыга кадәр.          «Бүген шундый матур датада бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Бирегә балалар тормышында зур роль уйный торган, аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхесләр җыелды. Жюри әгъзаларына зур рәхмәт. Аларның эше авыр булды, чөнки иң-иңнәрне сайлап алдык. Дөресен генә әйткәндә, балалар өчен җырлар бик аз. Аларның тематикасы тар. Шуңа күрә җиңүче җырлар арасында балаларның хис-кичерешләрен, аларның проблемаларын күрсәтә торганнарга да игътибар иттек. Катнашучыларга да, җиңүчеләргә дә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләремне җиткерәм», – диде «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррир Рамилә Сәхабетдинова.          Бәйгенең максаты да татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. «ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә, өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен зур өлеш кертә. «Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов алдыбызга зур максатлар куйды. Һәм без шуларга таба зур адымнар белән барабыз», – ди «ШАЯН»лылар.          «Безне гомеребез буе җыр озата бара. Тугач, бишек җыры тыңлыйбыз. Бөек шагыйребез Тукай әйтмешли: «...җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә...». Барлык тамашачылар кебек үк мин дә, балалар җырлары өчен бик борчыла идем. Бу проблеманы президентыбыз да ишетте. Мондый бәйге чынлап та кирәк. Бәйгегә килгән бөтен җырлар да матур, үзенчәлекле иде. Шулай да, кайбер җырларда иҗади тандем юклыгы, шагыйрь белән композиторның бергә эшләмәгәнлеге сизелде. Дөресен әйтергә кирәк, биш кенә җыр сайлап алу бик авыр булды. Бүләк алмаганнар борчылмасын, аларның җырлары да халык игътибарына барып җитәр. Ә җиңүчеләрне котлыйм. Сезнең өчен иң зур бүләк: җырларыгызның танылуы, 10-15 ел үткәч тә яратып башкарылуы», – диде жюри рәисе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин.           Бәйгенең жюри әгъзасы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхиярова Резеда Зәки кызы бәйгенең татар җыр сәнгате өчен бик әһәмиятле икәнен әйтте, аның дәвамлы булуын теләде.           Үзешчән композитор Раиф Мөхәммәтрәхимов җырына һәр гаиләдә актуаль булган проблеманы нигез итеп алган. «Бу конкурс турында ишетүгә, шагыйрә Сәкинә апа Хәйруллинага заказ бирдем. 4 яшьлек кызым гел телефонда утыра, аерып алып булмый. Менә шуннан «Кирәкми миңа телефон» җыры туды», – диде.          Һәр җырның үз тарихы, авторларның халыкка җиткерергә теләгән фикере бар. Хәзер аларның иң җитди тамашачыга – безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды! Ә «ШАЯН ТВ» бу эштә бөтен көчен куя. Бәйгедә җиңгән җырларны җырларга аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Аларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.           Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Менә алар: «Казан» җыры Алсу Салихова көе Рәхимә Арсланова сүзләре «Тигәнәкле су буе» җыры Риф Гатауллин көе Җәүдәт Сөләйманов сүзләре «Бер генә» җыры Лилия Таһирова көе Гөлүсә Батталова сүзләре «Тылсымлы туган тел» җыры Наилә Яхина көе Йолдыз Шәрәпова сүзләре «Кирәкми миңа телефон» Раиф Мөхәммәтрәхимов көе Сәкинә Хәйруллина сүзләре

20.08.2020
«ШАЯН ТВ»да узган «Балачак җыры»  бәйгесе җиңүчеләрен котлау

«ШАЯН ТВ»да узган «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләрен котлау

     1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, «ШАЯН ТВ» каналында «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту.       30 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде, барысы 46 гариза килде.       Беренче турда, 31 нче июльдән алып 13 нче августка кадәр, 2 составта эшләүче жюри: профессионаллар – әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр һәм балалар – музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар икенче турга аноним рәвештә 23 җыр сайлап алды.       Икенче тур, 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 13 җыр өченче турга үтте. 20 нче августта 3 нче тур нәтиҗәләре буенча аноним рәвештә 5 җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.        20 август көнне 10:00 сәгатьтә М.Горький урамы, 15 йорт адресы буенча бәйгедә җиңгән җыр авторларын тәбрикләү чарасы узачак.         Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. 

19.08.2020
«ШАЯН»лылар иҗаты!

«ШАЯН»лылар иҗаты!

Дуслар, сезнең игътибарга "ШАЯН" алып баручыбыз Илназ Абдрахманов иҗатын тәкъдим итәбез. Безнең ШАЯНлылар бар яктан да талантлы.          Кайтабыз да китәбез! Укулар тәмамлангач, Каникуллар башлана. Кайтабыз без авылга Чупрәле якларына.   Бер дәү әнием – Чатказда Икенчесе – Чынлыда. Җәй буе ике авылда, Кунак булабыз шунда.   Шундый рәхәт авылда Йөгерәбез, чабабыз. Велосипедлар белән Болыннарга чыгабыз.   Җәйнең үткәнен шулай Сизмичә дә калдык без. Авылның матурлыгын Күңелләргә салдык без.   Ул авыллар бигрәк матур, Әти-әнием үскән. Хәтфә кебек яшел үлән, Капка төбенә җиткән.   Иртән торып каз бәбкәсе Сакладык без чирәмдә. Дәү әниләр шатлангач, Рәхәт булды бигрәк тә.   Баян тартып кичләрен Җырладык без, хисләнеп. Каникуллар тиз уза шул, Сизмәдек тә үткәнен.   Печәнен дә җыйдык без, Эскертләргә өйдек без, Балык тоттык инештә, Кызындык без кояшта.   Казанны да сагындык, Без анда туып устек, Авылдан көч җыеп килдек, Инде укырга киттек.   Исән-сау булсын әбиләр Сызламасын аяк-куллары! Алар таза-сау булса, Тагын кайтырбыз без-оныклары!             Алып кайтам машина! Шау-гөр килә авыллар, Җыела авылдашлар. Рәхәтләнеп ял итәргә Кайталар бар туганнар!   Сабантуй – көтеп алынган Иң хөрмәтле бәйрәмдер. Юкка гына әйтмиләр: «Сабан туе – хезмәт туе Шатлык һәм бәхет туе!»   Язлар җиткәч, мин яратам Ямьле сабан туйларын. Үскәч батыр булып калу Минем бөтен уйларым.   Хыялланып кына булмый Күп көч куярга кирәк. Көрәшчеләр бик күп тә бит, Батырлары бик сирәк.   Егет булгач, басам әле Көрәшчеләр сафына. Батыр калып бүләккә Алып кайтам машина!..   Тик бераз гына үсим Мин бит әле кечкенә. Әлегә бәйрәм итик, Туганнар, бергә-бергә!

19.08.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск