Яңалыклар

Шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы?

Шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы?

      Дуслар, шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы сезнең? Андый булмый, дисезме? Була шул, Япония фермерлары карбызны шакмаклы махсус пыяла савытка салып үстерә. Башта алар моны җиңел генә күтәреп йөрү һәм саклау өчен шулай эшләгән. Хәзер андый карбызлары икеләтә кыйммәт бәягә саталар.           Бүген карбыз көне. Шул уңайдан сезнең игътибарга берничә кызыклы факт!       Кыргый карбызлар Көньяк Африкада барлыкка килгән. Аларны җиләк-җимеш дип тә, яшелчә дип тә атыйлар. Орлыктан үскән баллы җимеш, яшелчә буларак, кабаклар семьялыгына карый.         Оклахомада дәүләт яшелчәсе дип саналган карбызда  6% шикәр, 92% су бар, шуңа күрә җәйге эсседә сусауны басарга ярдәм итә. Бик күп витаминнарга бай булганлыктан, безнең организмны начар инфекцияләрдән дә саклый.          Карбызны җитештерә торган иң зур ил булып Кытай санала, аннан Төркия калыша. 1200дән артык сорты булган карбызның хәтта кабыгында да файдалы элементлар бар. Ләкин без аны ашамыйбыз, ә Кытайда аны чи килеш, пешереп яки кыздырып, хәтта маринадлап та ашыйлар. Аның сары, ак төслесе дә була. Ә дөньядагы иң зур карбыз 2013 елда үстерелә.  121.93 кг карбыз Гиннеслар китабына да кертелгән. 

03.08.2020
«Балачак җыры» бәйгесенең  тавыш бирү этабы башланды

«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

     «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан иткән иде. 26 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде: барысы 100дән артык гариза килде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту.      2 составта эшләүче жюри: профессионаллар (әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр) һәм балалар (музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар) икенче турга 24 җыр сайлап алды.      Икенче тур, 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирергә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтәчәк. Бәйгегә килгән җырлар өчен һәркем каналның сайтына кереп тавыш бирә ала. 17 августында икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), 5 җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак.

30.07.2020
Туган көнегез котлы булсын, Әнвәр абый!

Туган көнегез котлы булсын, Әнвәр абый!

Бүген Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, "ШАЯН ТВ" каналының фәнни консультанты Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов туган көнен билгели. Хөрмәтле Әнвәр Нуриәхмәтович! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Укучыларыбыз игътибарына Әнвәр абый белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. -                Әнвәр абый, сез – канал ачылышына зур өлеш керткән кеше. “Яшь ТНВ” балалар һәм яшьләр редакциясе белән дә тыгыз элемтәдә тордыгыз. Ничек уйлыйсыз, түлек әйләнәсе эшли торган беренче татар балалар каналы соңга калып ачылмадымы? Бәлки ул инде күптән кирәк булгандыр? -                Бу бик изге эш, дөрестән дә. Аның башлангычында республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тора. Әгәр ул бу максатны ныклап куймаган булса, ирешә алган булыр идекме икән әле, юкмы икән?! Бу – зур тырышлык таләп итә торган эш. Соңарып калган гамәл дип санамыйм, чөнки «Яшь ТНВ» озак еллар дәвамында балаларга һәм яшүсмерләргә билгеле бер дәрәҗәдә хезмәт итә алды. Аларда танып белү, тәрбия һәм белем күнекмәләре бирү буенча күп тапшырулар әзерләнде. Шулай ук татар теленә бәйле, аны өйрәнү, саклау, олылау буенча да тапшырулар шактый иде. Ә инде сәләтле балаларны барлау буенча сөйләшсәк, 20 елга якын эфирда булган «Тамчы-шоу» интеллектуаль тапшыруын да әйтү җитә. Без менә шушы тапшыру аша 7 меңнән артык баланы кабул иткәнбез. Әлеге тапшыру халыкара олимпиада дәрәҗәсенә тиң. Шуңа күрә «Яшь ТНВ»ның традицияләрен саклап, аларны тагын да тулыландырып, тәүлек дәвамында татар телендә эшли торган канал булу татар халкы өчен бик зур әһәмияткә ия. -                Сез «ШАЯН ТВ»ның тамашачылары белән дә тыгыз элемтәдә. Укытучылар, укучылар белән даими аралашасыз. Үзегез дә әти кеше! Канал эшчәнлеге буенча нинди фикерләр ишетәсез? -                Әти кеше буларак та, педагог, остаз, гомер буе укытучылар, галимнәр белән эшләүче кеше буларак, бу гамәлнең тормышка ашырылуыннан мин канәгать кенә түгел, ә дәртләнеп, сөенеп яшим. Кызганычка каршы, телевидениенең бик күп каналлары бозыклыкка, тәртипсезлеккә өндәп, ямьсез, мәгънәсез тапшырулар күрсәтә. Менә шуларга каршы торырлык канал кирәк иде. Анда әхлак та, тәрбия дә, әдәп тә, белем күнекмәләре дә булсын! Менә «ШАЯН ТВ»да болар барысы да бар! Хәтта ата-аналар үзләре дә, укытучылар да без андагы тапшыруларны карап, күп әйберне беләбез, яңалык ачабыз, диләр. Дөрестән дә, «ШАЯН ТВ» – балалар өчен әти-әни дә, тәрбияче дә, укытучы да, ә әти-әниләр һәм укытучылар өчен илаһи көчкә ия затлы канал! -                «ШАЯН ТВ» турында сөйләшкәндә, ана телебез мәсьәләләренә кагылмыйча булмый. Аның белән генә татар телен саклап калу мөмкин түгел, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Сез ничек уйлыйсыз? -                Беренчедән, шуны әйтергә телим: ул – республикабызда дәүләт теле, ЮНЕСКО мәгълүматларына карасак, кулланылышы буенча дөньяда 14 урында, ә Россиядә 2 урында тора торган тел. Шуңа күрә саклау, сакламау турында сүз дә алып бармыйм, чөнки татар теле булды, бар һәм булачак. Аны кулланышта тоту, матурлыгын, сафлыгын, нинди шәп тел булуын бөтен дөньяга таратуда «ШАЯН ТВ» зур өлеш кертә, чөнки аны дөньяның теләсә кайсы ноктасында карап була. Татар теле бетә, дип йөрүче пессимистлар күп алар! Андый кешеләргә мин үз балалары, оныклары белән безнең саф ана телендә сөйләшсеннәр, дип киңәш итәр идем. Аларга әкиятләр укысыннар, әдәбиятка мәхәббәт уятсыннар иде. Безнең хәтта ана теленә битараф укытучылар да бар! Күп! Татар теле дәресендә БДИга әзерләнегез, дип әйтүчеләре бар! Аларның дәрес укытырга вакытлары юк, чөнки телефонда уйныйсы бар! Ләкин ничек кенә булмасын, Җир шарында тормыш бар икән, татар теле яшәячәк! Кеше туганда ук, Аллаһы Тәгалә аңа динне, телне, милләтне бирә. Без ничек кенә кыйналсак та, чукынсак та, без барыбер – ТАТАР! Әлбәттә, башка телләрне белергә кирәк, ләкин туган телне белми торып, аларны өйрәнү дөрес түгел! Ә инде «ШАЯН ТВ»га ниндидер шик-шөбһә белән караучыларның аңлау сәләте юк булып чыга. Методик яктан да, теоретик яктан да, бу канал үз алдына куйган максатларны намус белән үти. -                «ШАЯН ТВ»ның тугры тамашачысы буларак, аңа тагын нинди теләкләр әйтер идегез? -                Традицияләрне саклап үсүен, балалар оешмалары, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшләвен, күбрәк интеллектуаль якка игътибар итүен телим. Әти-әниләр өчен дә тапшырулар күрәсе килә. Аннары һәр район мәктәбендә үз корреспондент пункты булдырылсын иде. Үзара эшчәнлек шушы өлкәдәге талантлы яшьләрне барларга да ярдәм итәр иде. Иң мөһиме: каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә ханым да күпкырлы шәхес, галимә! Шуңа күрә каналның зур уңышларга ирешәчәгенә шик юк! Әңгәмәдәш – Динара Миннекаева.

30.07.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск