Республика көне белән!
Дуслар! Татарстан республикасының туган көне белән һәммәгезне чын күңелдән котлыйбыз! Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Нык сәламәтлек һәм зур бәхетләр сезгә!
30.08.2026
Дуслар! Татарстан республикасының туган көне белән һәммәгезне чын күңелдән котлыйбыз! Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Нык сәламәтлек һәм зур бәхетләр сезгә!
30.08.2026
30 августта Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көнне «ШАЯН ТВ» командасы тамашачылары белән шәһәрнең төп бәйрәм мәйданында — «Казан» Гаилә үзәге янында очрашачак.
28.08.2026
«ШАЯН ТВ» телеканалы үз эшенең остасы булган креатив яшьләрне «ШАЯН ШОРТС» проектына чакыра. Син бөтен яңалыклардан хәбәрдар, трендларны күзәтеп барасың һәм башкалар өчен кызыклы контент булдырырга телисеңме? Алайса безгә рәхим ит! Безгә кемнәр кирәк?
28.08.2026
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясенең төп этабы тәмамланды. 2026 елда абитуриентлардан 3 776 673 гариза килгән. Бу хакта Рособрнадзор хәбәр итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 450 меңгә күбрәк. Шуларның 2 808 366сы бюджет урыннарына бирелгән.
25.08.2026
Маша белән Саша янә маҗарага эләгә. Ә аларга кем ярдәм итә? Әлбәттә, Аркадий Паравозов! Ул һәрвакыт ярдәм итәргә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга әзер. Ә сез бу мультсериал турында кызыклы фактларны белә идегезме? 🦸♂️ 1. Аркадий Паравозов — чын коткаручы Ул балаларны бәладән коткарып кына калмый, куркыныч хәлләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген дә аңлата. 🎵 2. Кагыйдәләрне шигырьләр аша истә калдыру җиңел Мультсериалда мөһим киңәшләр шигъри формада бирелә. Шуңа күрә балалар аларны җиңелрәк истә калдыра. 😄 3. Маша белән Саша һәрвакыт яңа маҗара уйлап таба Уен, сәяхәт, тәмле пирог яки гадәти булмаган идея — аларның һәр көне диярлек маҗарага әверелә! 👀 4. Мультфильмны бөтен гаилә белән карарга мөмкин Мультсериал 4–7 яшьлек балалар өчен булса да, андагы кызыклы хәлләр кечерәкләрне дә, зуррак балаларны да җәлеп итә. Ә өлкәннәр өчен ул куркынычсызлык кагыйдәләрен балалар белән бергә искә төшерү өчен яхшы мөмкинлек. 🌟 5. Ә хәзер Аркадий Паравозов татарча сөйләшә! Иң шәп яңалык: мультфильм татар телендә эксклюзив рәвештә «ШАЯН ТВ» сайтында! Маша, Саша һәм Аркадий Паравозовның маҗараларын татар телендә карагыз һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бергәләп өйрәнегез! 🚂 Аркадий Паравозов ярдәмгә ашыга! Мультфильмны «ШАЯН ТВ» сайтында татарча карагыз!
24.08.2026
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россиянең өч төсле флагы — илебезнең төп символларының берсе.
22.08.2026
Коржикмы, Карамелькамы, әллә Компотмы? Сорауларга җавап бир һәм өч песинең кайсына күбрәк охшаганыңны бел! Ә татарча серияләрне безнең сайтта кара!
20.08.2026
Ел саен 19 августта Бөтендөнья фотография көне билгеләп үтелә. Бу — фотога төшерергә һәм тормышның матур мизгелләрен истәлеккә сакларга яратучылар бәйрәме.
19.08.2026
Роза, Дружок, Гена, Лиза һәм Малышның бүлмәләрен мультфильмда күп тапкыр күргәнебез бар. Ә аларның барысын бергә күз алдына китерсәк, Барбоскиннарның фатиры нинди булыр иде? Әйдәгез, чираттагы мульттикшерүне башлыйк!
18.08.2026
Уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Роспотребнадзор киңәшләренә караганда, дөрес оештырылган эш урыны күзләргә һәм умыртка баганасына төшкән йөкләнешне киметергә, игътибарны сакларга ярдәм итә.
17.08.2026
Бүген, 14 августта, юл йөрү кагыйдәләрен һәм юлдагы куркынычсызлык турында тагын бер кат искә төшерү өчен менә дигән сәбәп бар. Тематик календарьларда бу датаны Юл йөрү кагыйдәләре көне буларак та очратырга мөмкин.
14.08.2026
Бүген — һава шарында очу көне! Бу — гаять зур шарның ничек күккә күтәрелүен, аның беренче пассажирлары кем булганын һәм һава шары белән идарә итеп буламы икәнен белү өчен менә дигән сәбәп.
11.08.2026
Этот сайт использует cookie, потому что это удобно :)