Дәү әни белән интервью
Исәнмесез, күз нурларым. Борын-борын заманда, 2003 елда «ТНВ» каналында «Күчтәнәч» тапшыруы барлыкка килгән... Ничә еллар узса да, Дәү әни белән Дәү әти шулай ук әлеге тапшыруның визит карточкасы булып калалар. Һаман да шулай үзара шаярышып, очраган бер кешегә нур тараталар. Дәү әни белән якыннанрак танышыр өчен сез дә бу мәкаләне укып чыгыгыз әле.
Армиядән кайткан Дәү әти
– Дәү әни, иң элек үзеңнең тормыш юлың турында сөйләп кит әле.
– Мин 1952 нче елның 1нче маенда Апас районы Урта Балтай авылында дөньяга килгәнмен. Дәү әни, әти-әни, бертуганнарым белән матур гаиләдә үстем. Сугыш чорынннан соң булганга дәү әтиләрне мин бөтенләй белмим. Балачагым бик матур узды. Авылда дәү әниләр бик күп иде. Әти-әни көн-төн эштә. Мине әтиемнең әнисе гел кайгыртып, карап торды. Әнинең әнисе Казанда яшәде.
Бөтен эшкә өйрәнүләрем, бөтен хезмәтем, тормышымның күп өлешен дәү әнидән алдым. Ул мине сыер саварга, камыр куярга, җеп эрләргә өйрәтте. Авылдагы әбиләр бик күп халык әйтемнәрен, риваятьләр белә иделәр. Без аулак өйләргә җыелгач, чаршау артыннан чыгып, аларга үзебезчә концерт куя идек. Чып-пыш уены, тукмак тәгәрәтеп җәза алып күңел ача идек. Алар халкыбызның матур сыйфатларын саклап, авырлыкларны бергә кичкән иделәр. Шатлык булса да, кайгы булса да бергә җыелалар иде. Безнең авыл әбиләре күңелемдә бик матур булып калдылар.
Әбиләр җыелышып урманнарга йөриләр, үләннәр җыялар иде. Дәү әнием исеннән үк майлы гөмбә таба белә иде. Шулай урманнарда йөреп, аның битенә чыбык төртелеп, сызланып, ул аннан соң кеше янына чыгарга кыенсына иде, мәрхүмәкәем. Сүзләрем аңа дога булсын.
«Күчтәнәч» тапшыруына чакырганчы да, мин Рәмилә Әхмәтзакировнага гел үземнең дәү әни турында сөйли торган булганмын. Минем аны телгә алмаган көнем сирәк булгандыр. «Дәү әни шулай итә иде, дәү әни шулай сөйли иде», – дип гел әйтеп торам.
– Мәктәп елларыгыз ничек үтте?
– Беренче класстагы укытучымны бик яраттым. «Укытучым килә янәшә», – диләр бит. Шулкадәр аның матурлыклары, биленнән төшеп торган чәч үрүләре һаман күз алдында. Мин аңа багышлап, шатлыгымнан икенче класста шигырь дә яздым:
«Беренче булып белемгә юл күрсәтүчем минем,
Гомер буе онытылмас укытучым Сез минем.
Чын күңелдән рәхмәт Сезгә, озын гомер итегез,
Бездәй нәни балаларга күп ел белем бирегез.»
Класс җитәкчебез Нурия апа кызларны алып калып, тәртип, әдәп-әхлак дәресләре алып бара иде. Әдәбият түгәрәкләрендә язучылар килгәндә, аларны каршы ала идек. Шәүкәт Галиев, Аяз Гыйләҗевнең килгәннәре бар иде. Гомер узып, телевидениедә эшли башлагач, Шәүкәт абыйга (Галиев) тапшыру әзерләргә кунакка да барырга туры килде. Ул көндәлек алып барган икән. Менә мин дә сезгә көндәлек алып барырга киңәш итәм. Аңа әллә нәрсә кирәкми: кем белән очраштыгыз, нинди вакыйгалар барын язырсыз. Күп кешегә әйтсәм дә, үзем әле бер дә эшләмәдем. Бик матур кешеләр белән аралашып, дус булганымны язып калдырасы иде.
– Зәйтүн абый (Дәү әти) белән ничек очраштыгыз?
– Зәйтүн миннән алда Казан театр училищесына укырга кергән дә армиягә хезмәт итәргә киткән. Германиядә танкист, экипаж командиры булган. Ике елдан соң ул безнең курска укырга кайтты. Менә шул укырга кайтканнан соң без бергә дуслашып, мин инде комсомол секретаре буларак танышып китеп, дуслашып, бергә укып бетереп, бүгенге көнгә кадәр кулга-кул тотынышып гомер итәбез. Ул хәзер – Дәү әти, мин – Дәү әни. Без телевидениеда эш башлаганда үз оныкларыбыз да юк иде, балаларыбыз өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган иде. Алар безнең игезәкләр: кызыбыз – Гөлчәчәчк, улыбыз – Илнар. Оныкларыбыз бишәү, Аллага шөкер. Мин үземне бик бәхетле хис итәм, чөнки мин үз оныкларны күрә алдым. Телеэкраннар аша да оныкларым бик күбәйде. Барысы да мине танып, кочаклап алганда, шуннан да матур мизгелләр юк.
– Сез заводта да эшләгәнсез бит?
– Театрда безнең игезәкләр туды. Гастрольләр 30-40ар көн. Мин әниләргә кайттым, Зәйтүн бер ел театрда эшләп калды. Әтиләре 40 көн узып гастрольдән кайткан иде – балалар танымыйлар, чаршау артына качалар. Зәйтүн: «Мин мондый авыр аерылуны күтәрә алмыйм, балалар хәзер бөтенләй миннән бизеп бетәләр», – дип, икебезнең дә «трудовой»ны театрдан алып кайтты. Мин заводка эшкә кердем. Балаларга ике яшь тирәсе булгандыр. Завод эчендә өч җирдә эшләдем: ЭВМ заводында эшләдем, түгәрәк алып бардым, компрессор заводында җыештырдым.
– Ничек телевидениега эләктегез?
– Балаларыбызны тапшыруга чакырдылар. Шуннан соң ничектер татар театр-студиясе (хәзерге «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» ) җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин кайтып: «Әйдә, театр төзибез», – диде. Зәйтүн 230 сум ала торган эшен ташлап, 65-70 сумга театрга эшкә китте. Мин заводтан китмичә генә эшли башладым. Шуннан соң театр таралды, бүленде. Әлфинур Фатыйхованың (“Ак тәпи” һәм “Йомшаккай” тавышландыручы) ире Рөстәм Фатыйхов безне телевидениега чакырды. Рәмилә Әхмәтзакировна белән бергә телевидениеда эшләдек, шулай күрешүебезгә 40 ел узган.
Үз оныкларыгыз нәрсә ди?
– Ни өчен Дәү әни һәм Дәү әти, ни өчен Әбекәй һәм Бабыкай түгел?
– Оныкларыбыз безнең якны «дәү әни-дәү әти» диләр, кода-кодагыйларны «әбием-бабаем» дип йөртәләр. Шулай ничектер ягы-ягы белән, мин үзем дә «дәү әни» дип үстем, шунан киләдер, күрәмсең.
– Ни өчен тапшыру «Күчтәнәч» дип атала?
– Балалар бик нык күчтәнәч яраталар. Дәү әни – балаларның сердәшчесе. Әби-бабайның вакыты күп, алар сөйләшергә иренми. Гомер узган, багаж җыелган, сандыклары тулы. Ә әти-әниләренең вакыты юк. Балаларда мең сорау – алар көмеш кыңгырау кебек гел зыңгылдап кына торалар. Мин үз оныкларыма, гомумән балаларга тыныч кына карый алмыйм. Нык яратам – Аллаһы Тәгаләдән бирелгәндер, мөгаен. Кечкенә чактан ук балалар, әбиләр белән үстем. Авылда спектакльдә уйныйсы килгәндә дә 72 яшьлек әби ролен башкардым. Театр училищесында да уйнаган рольләр турында сорадылар. «Әбине уйнадым», – дидем, ә миннән: «Ник яшь кыз булып карт әбине уйнадың?» – дип сорадылар. «Мин кемне бирсәләр дә уйныйсы килә», – дидем.
Мин үземне иң матур чорда туганмын дип әйтәм. Авылдагы бер рәссам: «Сез өйрәнегез, чүлмәкләрегезне тутырыгыз, барысын да җыярга кирәк, тыңлагыз, аннан соң нәтиҗә ясарсыз. Нәтиҗә ясый торган вакытта кеше инде олыгаеп беткән була», – дип әйтә иде. Менә «Күчтәнәч» аша да без үз белемнәребезне балаларга, яңа буынга тапшырабыз.
– Оныкларыгыз телевизордагы балаларга көнләмиме?
– Юк, алар аны эш дип аңлыймы соң? «Кызым, улым» дип өзелеп сөйләшсәк тә, бер көнләү дә сизелмәде – бишесендә дә. Мәктәп, балалар бакчасы оештырган бәйрәмнәргә гел барырга тырышам. Оныкларым, аларның укытучы-тәрбиячеләре дә бик сөенә. Балаларны җайлап яратырга кирәк. Килешсез яклары булса – әйтергә. Алар белән үзең кебек, тигез сөйләшергә, тыңларга. Яратудан бала бозылмый.
Мин аларга догалар өйрәтергә тырыштым. Оныкларым караңгы урам буенча барырга курыкканда: «Бисмилла дип әйтсәң, Аллага тапшырдым дисәң, Аллаһ сине саклый, фәрештәләр һәрвакыт синең яныңда, курыкма», – дип әйтә идем.
– Аларның «ШАЯН ТВ»да булганнары бармы?
– Бар-бар, үзләренчә сценарийлар язып, кечкенәдән монда йөрделәр. «ТНВ» бәйрәмнәрендә катнаштылар. Радиода эшләгәч, кечкенә чактагы җырлары, шигырьләре дә монда сакланган, яздырылган.
– Әлфинур апа көндәлек һәм телевизион тормышта аерыламы? Образдан чыгамы?
– Мин дөньяда ничек бар – шундый. Аерма сизмим. Яшәү рәвешем шул. Гомер уза, кыяфәт үзгәрә. Үземнең олыгаюыма да бик аптырамыйм, кабул итәм. Кайчак: «Эх, менә хәзер бер егерме биш яшькә генә яшь булсак иде», – дип дәртләнеп биеп алам инде.
– Истә калырлык вакыйгалар да булдымы?
– Очрашуларга күп йөри идек. Балтачка баргач, тәрәзәдән балалар карап торганнары күз алдымда. Яратып кочакладылар, егылып кына китмәсәм ярар иде дип уйладым. Бер нәнине кулыма күтәрдем. «Дәү әни», – ди үзе, бик шат, нишләргә белми. Шатлыгыннан калтыранып: «Бу сиңа», – дип, авызындагы сагызын миңа алып биргән иде.
Радиодан балалар йортына барып, андагы хатлар аша теләкләрен үтибез, дидек. Тәрбиячеләре дә: «Дәү әни сезнең теләкләрегезне үтәр, серләрегезне укыр», – дигән. Яңа елга бүләккә кемгә күлмәкләр, кемгә алкалар алдык. Бер бала: «Дәү әни, мине бик нык әтием белән очраштырсаң иде», – дип язган. Кызганычка каршы, ул әти төрмәдә булган. Бик авыр мизгелләр булды, аның теләген үти алмаслык иде. Эшли алмаганнарын Аллаһ Тәгалә кичерсен инде, берүк.
Икенче юлы балалар йортына баргач, «Дәү әни белән кайтам», – дип, йокламыйча да көтеп утырган бер бала булды. Үз балаларым да ул вакытта кечкенә иде. Теге баланы калдырасы да килми, алып та кайтып булмый. Башымнан мең төрле уйлар узган иде, озак гомерләр күңелемдә әрнү булып калды. Ул бала хәзер зурдыр инде. Шуннан соң: «Дәү әни, сине мондый җирләргә башка алып бармабыз», – диделәр.
– Компьютер, сенсорлы телефон белән кулланасыз. Компьютерны олыгаеп үзләштердегезме?
– Балалар белән булу мине яшәртә. Картаерга һич вакыт юк. Заманнан каласы килми бит. Мин режиссер идем, монтажларга аерым кешегә бирә идек. «Музыканы проигрышсыз, темадан гына кереп эшләп бирегез», – дип сорадым. «Икенче юлы әйтерсез, шулай эшләрмен», – диделәр. «Эх, үзем эшли белсәм иде», – дип кызыктым. Вакытымны да, үземне дә җәлләмәс идем дип бик нык теләдем. Алар кайтып киткәннән соң, «ТНВ»га кайткан беренче компьютерлар белән эшләргә өйрәндем. Төннәр буе калып, тапшыру җыя идем. Беркем комачауламасын өчен шимбә-якшәмбе килеп, ничек телим шулай эшли идем. Компьютер үзләштергәндә миңа 45-50 яшь тирәсе иде.
– «Күчтәнәч» ничек башланып китте?
«Күчтәнәч»кә балаларны йортларга йөреп эзли идек, аннан соң инде танылгач, урын калмый иде. Мин Дәү әни булганда, үземнең дә әни исән иде. Ашамыйча да «Күчтәнәч» карый иде. Капчык-капчык хатлар килде. Сугыш чоры балалары: «Без мондый әкиятләр тыңлап үсмәдек», – дип яздылар. «Без үзебез балачакка кайткан кебек хис итәбез», – диделәр. Тапшыру чыга башлагач әбиләр балаларга, үз-үзләренең киенешенә игътибарлы була башлаганнар.
– Сезнең яраткан әсәрләрегез, әкиятегез нинди?
– Фәнис Яруллин белән Резеда Вәлиеваның иҗатын яратам. Фәнис Яруллинның «Юылмас хурлык» әкиятен радиода яздырган идек. Мин аны күз алдына китереп сөйләдем. «Мин бик җитез, тауларга җитәм», – дип тай йөгереп йөри. Әнисе аңа китмәскә куша. Бераздан бүреләр әнисен уратып ала, улы куркып куаклар арасында кача. Ул килүгә әнисенең сөякләре генә калган була. «Кыю булыр өчен миңа ни кирәк?» – дип сорый ул. Соңрак тай көтү башлыгы була. Әмма әнисенә ярдәм итә алмаганы гомер буе төзәтелмәслек яра булып кала.
– Сез киләчәккә планнар корып, хыялланып яшисезме?
Минем хыялларым мин теләгәннән дә ныграк чынга ашты – телевидениега кертте. Мин Марсель Сәлимҗановның курсын кызыл дипломга бетердем. Ул мине өч тапкыр театрга чакырды. Әмма мин театрдан аерылдым дип әйтмим. Ике сүз укырга булса да Әзһәр Шакиров, Флүрә Хәмитова, Ринат Таҗетдинов килеп җитәләр иде, хәзер дә кичәләргә чакырулар китереп торалар. Менә бу бит чынга ашкан зур шатлык – 24 сәгать буена татарча мультфильмнар, тапшырулар «ШАЯН ТВ» каналында бар. Без үскәндә «Радио тыңларга җитешә алсак иде,» – дип кайгыра идек, телевизорлар да байларда гына тора иде. Шәүкәт абый (Биктимиров) «Балалар өчен эшләү – ул киләчәк өчен эшләү,» – ди иде. Мин аларга якты орлык салам икән, алар чәчәк атар, минем сүзләрем аларны юатыр.
Дәү әнидән нинди биш киңәш бирер идегез?
1. Балакайларым, иң әвәл якты күз белән карау, яхшылыкны күрә белү кирәк. Начарлыклар алар, әлбәттә, килеп чыга, күрмәсәң, китеп тә бара.
2. Ярату кирәк. Тормышны ярату. Мәхәббәт кенә түгел. «Кешене сыйларга сыең булмаса, яхшы телең белән сыйпап ал», – ди иде минем дәү әни.
3. Гомер иткәндә төрле чаклар була. Тырышлык, хезмәтне яратырга кирәк. Максатың булмаса – туктамыйча максатыңа барырга кирәк. Син эшләми, кем эшләсен ул эшне? Авырлыклар да килеп чыгар. Бирешмәскә кирәк.Читтән карап торып, төнгә кадәр, ялларда компьютерны өйрәндем, дим бит. Шуңа күрә хәзер рәхәтләнеп эшлим. Юлга чыккансың икән – барырга кирәк.
4. Бер нәрсәдән дә курыкмаска. Кирәк чагында үз сүзеңне әйтә белергә кирәк.
5. Нәни балаларга чын мәгънәсендә зур кеше булуларын телим. Бөтен нәрсәне җыйсыннар, өйрәнсеннәр, биесеннәр, җырласыннар, сөйләсеннәр. Барыбер синең сәлатең бар икән, ул сиңа юл күрсәтә. Багаж һәрвакыт кирәк. Хәзер мөмкинлекләр дә бар, тик тормаска гына кирәк. Ул һөнәрләрең барыбер сиңа кирәк булачак. Яшьләр татар телен өйрәнсеннәр, чит телләрне белсеннәр. Тарихны да белү бик мөһим. Яшьтән үк тырышырга: нәселеңнең, милләтеңнең дәвамчысы, үрнәге булырга кирәк.