«ШАЯН ТВ»га 8 яшь тулды!
«ШАЯН ТВ» 8 еллыгын билгеләп үтә: нейрочелтәр ярдәмендә 3D-мультфильм тәкъдим итү, яңа проектлар һәм Республиканың төп фестивальләрендә катнашу.
Татар телендәге беренче тәүлек әйләнәсе эшләүче балалар телеканалы «ШАЯН ТВ» 2026 елның 12 ноябрендә үзенең сигезенче туган көнен билгеләп үтә. 8 ел дәвамында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән телеканал уникаль медиапроект буларак формалашты һәм төбәкнең мәдәни киңлегендә мөһим өлешкә әверелде.
Цифрлы экосистеманы актив үстереп «ШАЯН ТВ» балалар һәм яшүсмерләр өчен кирәкле контент тудыра. Канал медиа мәйданчык кына түгел, ә иҗтимагый тормышта актив катнашучы да. Узган чорда телеканал «Казан-Агро», «Казан Digital Week», «VK Fest» һәм «Туган тел фест»кебек киң күләмле шәһәр һәм төбәк чараларында катнашты. Моннан тыш, «ШАЯН ТВ» командасы катнашында «Татар сүзе – Тукай сүзе» дигән масштаблы концерт оештырылды.
2025 елның ноябреннән отчет чорында телеканал контент линиясен киңәйтте:
- Популяр вертикаль яшьләр сериалы «Ну, Кәрим» тәкъдим итте.
- Үз җитештерүебездә яңа роликлар һәм мультфильмнар «Шаян гаилә», «Шаян кыргый хайваннар» һәм «Шаян өй хайваннары» дөнья күрде.
- Телеканалның беренче музыкаль татар подкасты – «Яңгыраш» чыкты.
- shayantv.ru рәсми сайтында дубляжлар коллекциясе тулыланды: тамашачыларга «Царевны», «Бумажки» һәм «Чудо-Дино из школы Эр» кебек яңа мультсериаллар тәкъдим ителде.
- «Балачак җыры» балалар телевизион фестивале һәм «Яраткан шигырь» телерадиопроектының яңа сезоннары чыкты
Канал эшендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия белән берлектә гамәлгә ашырылган укыту анимацион проектларына аерым әһәмият бирелә. Бүгенге көндә алар 10нан артык. Иң популярлары арасында – «ШАЯН Әлифба» (21 млннан артык карау) һәм «Бишек җырлары» (135 меңнән артык карау).
Елның төп вакыйгасы – «ШАЯН ТВ»ның үз мультипликация студиясен булдыру. Телеканал беренче тапкыр тамашачыларга мәгълүмат технологияләре кулланып төзелгән оригиналь татар телле 3D-мультсериал – «Шүрәле оныгы Шүркәй»не тәкъдим итәчәк. Проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган һәм аның әсәрләре персонажларына нигезләнгән. Премьера кышкы каникулларда – 1-10 гыйнварда булачак.
Телеканал Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «ТЭФИ-KIDS» милли премиясе финалисты һәм «Белем җәүһәрләре» халыкара интернет-бәйгесенең Гран-при иясе. «ШАЯН ТВ»ның барлык социаль челтәрләрдәге язылучыларының гомуми саны 240 меңнән артты. Трансляция кабель челтәрләрендә, спутник пакетларында һәм иң зур OTT-платформаларда башкарыла.
Матбугат өчен контактлар: pr@shayantv.ru