«ШАЯН кыргый хайваннар»: балалар кыргый хайваннарны җыр ярдәмендә өйрәнә
«ШАЯН кыргый хайваннар» проектының яңа кыска видеосында балалар кыргый хайваннарның татарча атамаларын күңелле җыр ярдәмендә истә калдыра: аю, бүре, төлке, куян, тиен, керпе, кабан дуңгызы, поши.
Җырлы-уенлы формат балаларга яңа сүзләрне тиз һәм җиңел өйрәнергә ярдәм итә, ә ата-аналарга балалары белән бергә карап, белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Гаилә белән бергә карау тагын да файдалы һәм кызыклы!
Видеоны карагыз, балаларыгызга туган телне җыр һәм уен аша җылы итеп тапшырыгыз. Дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!