10 ноябрь – полиция хезмәткәрләре көне.
Бу – тәртип саклаучы һәм кешеләргә ярдәм итүче полицейскийлар бәйрәме. Полицейскийларның әкияти герое бар – Сергей Михалков шигырьләрендәге Дядя Стёпа. Аның турында мультфильмнар төшергәннәр. Иң билгелесе – «Дядя Стёпа – милиционер» (1964). Анда мәрхәмәтле мәһабәт гәүдәле кеше милиционер була: боз өстеннән әбине коткара, югалган баланы таба, хулиганны туктата һәм светофорны төзәтә.
Дядя Стёпа кыю, мәрхәмәтле һәм башкаларга игътибарлы булырга өйрәтә. Бу мультфильм полицейскийлар һәр көн безнең тынычлыгыбызны саклаганын искә төшерә. Ә сез дядя Степаны беләсезме? Сезнең танышларыгыз арасында, полиция хезмәткәрләре булса, аларны бәйрәм белән котлагыз.