Химиядән алтын медаль Казан укучысында!
Казанның 131нче лицеендә укучы Ибраһим Шәйхетдинов Каракалпакстан башкаласы Нөкүстә үткән Әбу Рәйхан әл-Бируни исемендәге III Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады. Россия җыелмасыннан тагын өч укучы да алтын медальгә лаек булды: Иван Овчинников (Новосибирск дәүләт университетының махсуслаштырылган уку-фәнни үзәге), Михаил Иноземцев һәм Владислав Колмаков (Мәскәүнең Пабло Неруда исемендәге 1568нче мәктәбе). Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте белдерде.