«ШАЯН Гаилә»не кара!
«ШАЯН Гаилә» проектының яңа чыгарылышы дөнья күрде! Бу проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
«ШАЯН Гаилә» проектының яңа кыска видеоларында балалар гаиләдәге иң якын кешеләрнең татарча атамаларын өйрәнә: әби, бабай, әти, әни, кыз, малай, абый, эне, апай, сеңел.
Кыска, күңелле һәм аңлаешлы видеолар балаларга туган телне уйнап өйрәнергә, ә ата-аналарга балалары белән бергә карап, белемнәрне ныгытырга ярдәм итә. Гаилә белән бергә карау тагын да файдалы һәм кызыклы!
Видеоларны карагыз, балаларыгызга туган телне җылы һәм якын итеп тапшырыгыз. Дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!