Кызыклы фактлар 03.11.2026

Томан ни өчен барлыкка килә?

Татарстанга аппокалипсис килгән һәм бөтен дөнья ак томанга төренгән. Ә ул ничек килеп чыга микән? Томан – җылы һәм салкын һава очрашып кечкенә тамчылар барлыкка килү. Ул төрле ел фасылларында төрле сәбәпләр белән килеп чыга.

Кышкы айларда. Томан боз бөртекләреннән дә торырга мөмкин. Мәсәлән, туңмаган су өстендә җылы пар салкын һава белән очрашса. Фонарь яктысында мондый томан матур ялтырый. Безгә дә кышын фотога төшереп җибәрерсең әле!

Яз көне. Җир әле салкынрак, ә кояш инде җылыта. Су парга әйләнә, пар салкын белән очраша  һәм томан барлыкка килә. Андый күренешләрне күпчелек иртән күреп була.

Җәен. Көндез бөтен нәрсә җылына, һавада дым да күп була. Төнлә җир салкынлана һәм җылы һава томанга әйләнә. Елгалар өстендә бигрәк тә еш томаннар була.

Көз көне. Бу – иң томанлы вакыт! Кояш аз җылыта, һава салкынрак, ә елгалардагы су әле җылырак судан күтәрелгән пар беренче чиктә томанга әйләнә. Көз көне җил булмаганда томан озак тора һәм бик куе була ала.
Ә синең дусларың моны белә микән?
 

Главная Программа Видео Шортс Поиск