Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»да узган «Балачак җыры»  бәйгесе җиңүчеләрен котлау

«ШАЯН ТВ»да узган «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләрен котлау

     1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, «ШАЯН ТВ» каналында «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту.       30 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде, барысы 46 гариза килде.       Беренче турда, 31 нче июльдән алып 13 нче августка кадәр, 2 составта эшләүче жюри: профессионаллар – әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр һәм балалар – музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар икенче турга аноним рәвештә 23 җыр сайлап алды.       Икенче тур, 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 13 җыр өченче турга үтте. 20 нче августта 3 нче тур нәтиҗәләре буенча аноним рәвештә 5 җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.        20 август көнне 10:00 сәгатьтә М.Горький урамы, 15 йорт адресы буенча бәйгедә җиңгән җыр авторларын тәбрикләү чарасы узачак.         Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. 

19.08.2020
«ШАЯН»лылар иҗаты!

«ШАЯН»лылар иҗаты!

Дуслар, сезнең игътибарга "ШАЯН" алып баручыбыз Илназ Абдрахманов иҗатын тәкъдим итәбез. Безнең ШАЯНлылар бар яктан да талантлы.          Кайтабыз да китәбез! Укулар тәмамлангач, Каникуллар башлана. Кайтабыз без авылга Чупрәле якларына.   Бер дәү әнием – Чатказда Икенчесе – Чынлыда. Җәй буе ике авылда, Кунак булабыз шунда.   Шундый рәхәт авылда Йөгерәбез, чабабыз. Велосипедлар белән Болыннарга чыгабыз.   Җәйнең үткәнен шулай Сизмичә дә калдык без. Авылның матурлыгын Күңелләргә салдык без.   Ул авыллар бигрәк матур, Әти-әнием үскән. Хәтфә кебек яшел үлән, Капка төбенә җиткән.   Иртән торып каз бәбкәсе Сакладык без чирәмдә. Дәү әниләр шатлангач, Рәхәт булды бигрәк тә.   Баян тартып кичләрен Җырладык без, хисләнеп. Каникуллар тиз уза шул, Сизмәдек тә үткәнен.   Печәнен дә җыйдык без, Эскертләргә өйдек без, Балык тоттык инештә, Кызындык без кояшта.   Казанны да сагындык, Без анда туып устек, Авылдан көч җыеп килдек, Инде укырга киттек.   Исән-сау булсын әбиләр Сызламасын аяк-куллары! Алар таза-сау булса, Тагын кайтырбыз без-оныклары!             Алып кайтам машина! Шау-гөр килә авыллар, Җыела авылдашлар. Рәхәтләнеп ял итәргә Кайталар бар туганнар!   Сабантуй – көтеп алынган Иң хөрмәтле бәйрәмдер. Юкка гына әйтмиләр: «Сабан туе – хезмәт туе Шатлык һәм бәхет туе!»   Язлар җиткәч, мин яратам Ямьле сабан туйларын. Үскәч батыр булып калу Минем бөтен уйларым.   Хыялланып кына булмый Күп көч куярга кирәк. Көрәшчеләр бик күп тә бит, Батырлары бик сирәк.   Егет булгач, басам әле Көрәшчеләр сафына. Батыр калып бүләккә Алып кайтам машина!..   Тик бераз гына үсим Мин бит әле кечкенә. Әлегә бәйрәм итик, Туганнар, бергә-бергә!

19.08.2020
Татарстанның беренче Президенты  беренче балалар каналында!

Татарстанның беренче Президенты беренче балалар каналында!

      Шушы көннәрдә «ШАЯН ТВ» каналында тарихи вакыйга булды. Беренче татар балалар каналына кунакка республикабызның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев килде.    «Без сезне «ШАЯН» студиябездә күрергә бик шат», – дип каршы алды мөхтәрәм кунакны каналның төп алып баручылары Шаян белән Биби. «Оста куллар» тапшыруын алып баручы Мәликә студия буенча экскурсия үткәрде.      Минтимер абый исә: «Бу – тарихи гамәл. Сез – беренче! Бик булдырып эшлисез. Халык та ярата. Канал матур гына эшләп китте, үз урынын тапты. Хәзер инде камилләшергә! Ә камиллеккә чикләр юк, булмасын да!» – диде.    Очрашу ахырында, истәлеккә фотога төшкәч, хөрмәтле Минтимер абый Шәймиев балачак хатирәләре белән уртаклашты. Киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып, «ШАЯН»лыларга: «Тырышкан табар – ташка кадак кагар. Шуны онытмагыз, тырыш булыгыз. Мин сезгә чын күңелдән уңышлар телим!» – дип теләкләрен җиткерде.

12.08.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск