18.05.2022

«Манзара» тапшыруын кара!

19 май көнне «ШАЯН ТВ» каналы үткәрә торган «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесенең жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта була. Ул «Балачак җыры» бәйгесе, җиңүчеләргә өчен төшереләчәк клиплар, «Балачак җыры» җыентыклары турында сөйләячәк.

Иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карамый калма.

Главная Программа Видео Шортс Поиск