Яңалыклар

ЯҢА ПРОЕКТ: «Җавап тап»
Канал яңалыклары

ЯҢА ПРОЕКТ: «Җавап тап»

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын яңа проектлар белән сөендерүен дәвам итә! «Җавап тап» танып белү программасы бүген YouTube каналга чыга! Проектның максаты - җырлар аша татар телен өйрәнү, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту. Программа җырлы форматта балаларны хайваннар, үсемлекләр, табигать күренешләре, техника, һөнәр дөньясы белән таныштыра. Әлеге проект балаларга безне чолгап алган күренешләр турында белемнәр формалаштырырга, Җир планетасы тормышының үзенчәлеген һәм серен күрергә, табигать дөньясына, тереклек ияләренә карата дустанә мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә. Тапшыру балалар өчен генә түгел, музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен дә файдалы. Яңгыраган музыкаль материал һәм шигырьләрне педагоглар дәресләрдә өстәмә материал буларак куллана ала. «Җавап тап» проектын бүген 15:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында, 23 март көнне 17:50дә исә зәңгәр экраннарда күрергә мөмкин булачак!

18.03.2024
Һәр кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра
Кызыклы фактлар

Һәр кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра

Бүген - Бөтендөнья йокы көне. Һәр кеше үз гомеренең өчтән берен төшендә үткәрә икән. Йокы вакытында баш мие активлыгының минималь дәрәҗәсе һәм түбән реакцияләр күзәтелә. Озак вакыт дәвамында йокыгыз туймаса, бу тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый. Юмор хисе югала, ярсынучанлык, үз - үзенә бикләнүчәнлек барлыкка килә. * Кеше якынча 8 сәгать йокларга тиеш. * Статистика буенча, французлар якынча 9 сәгать йоклый. * Бөтен дөньядагы халыкның 30-45 проценты йокысызлыктан интегә. * 8 сәгать һәм аннан да озаграк йоклап та, кешенең йокысы туймый икән, димәк, сәламәтлек белән проблема бар. * Йокыга китү өчен иң яхшы вакыт – кичке сәгать 10. * 15 процент очракта йокысызлык кешенең эчке кичерешләре, уй-фикерләре белән бәйле була. * Рэнд Гарднер исемле кеше 11 тәүлек йокламыйча Гиннесслар китабына кергән. * Танылган футболчы Криштиану Роналду тәүлегенә берничә тапкыр әз-әзләп йоклап ала. Ул беркайчан да тоташ сигез сәгать йокламый. * Кешеләр уянганнан соң ярты сәгать эчендә 90% төшләрен оныталар. * Кешеләрдән аермалы буларак, хайваннар төшләрендә чынлыкта булган вакыйгалар һәм гамәлләрне күрә. * Хатын-кызлар ир-атларга караганда 20 минутка күбрәк йоклыйлар дип санала. Йокының сыйфаты турында әйткәндә, ир-атлар тынычсызрак йоклыйлар һәм ешрак уяналар.  

15.03.2024
Эльмира Кәлимуллина: «Балачакта үземне матурга санамый идем»
Популяр яңалыклар

Эльмира Кәлимуллина: «Балачакта үземне матурга санамый идем»

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрләрендә үзенең ни өчен «Эльмира матур» дип аталуы һәм балачакта үзен бер дә матурга санамавы хакында сөйләде. - Моның җавабы бик гади. Социаль челтәрләр эшли генә башлаганда үземнең татарлыгымны ничек күрсәтә алам икән, дип уйладым. Уема «матур» сүзе килде. Начар түгел бит, шуннан минем аккаунтым «Эльмира матур» булып калды. Ә балачакта, мәктәптә укыганда мин үземне матур кызга санамый идем. Шундый зур гына түгәрәк күзлек киеп йөри идем һәм әбиләр шикелле күренә идем. Аннан да ниндидер комплекслар туды. Мин гел музыка белән шөгыльләндем. Егетләр турында хыяллар, хисләр барлыкка килә башлады, ләкин берсе дә мине дус итмәде. Мәктәптә дусларың белән ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыга калса, әлбәттә, беренче чиратта, әти-әнинең терәк булуы мөһим. Аларның балаларына гел «мин сине яратам», «син иң матуры, иң яхшысы», дип әйтеп торуы кирәк, балаларны бервакытта да комплексларга ярамый. Мәхәббәт һәм ярату белән баланы берничек тә кимсетеп булмый. Мондый хәлләр, бәлки, безне ныгытадыр да. Әти-әнидән, дуслардан ярдәм сорарга курыкмаска кирәк. Әңгәмәнең дәвамын «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

14.03.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск