Парашют үзенең 239 еллыгын билгеләп үтә
3 июнь – парашютның туган көне билгеләп үтелде. Бу көнне парашют белән сикерүгә мөнәсәбәте булган һәркем бәйрәм итте: спортчылар, десантчылар, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, пилотлар һәм космонавтлар. Әлбәттә, аларга якыннары, дуслары һәм туганнары кушылды. Кызыклы мәгълүматлар * Иң өлкән ир-егет парашютчы булып 97 яшендә өч чакрымлы биеклектән сикергән Джордж Мойз санала. Ә хатын-кызлардан 102 яшендә Дороти Кластер сикергән. * Парашют белән сикерү спортның иң куркыныч төре булып санала. Статистика буенча, һәр 4000 сикерешнең берсе уңышсыз тәмамлана. * Парашют ачылганчы кешенең төшү тизлеге сәгатенә 180 километр тәшкил итә. Парашют ачылганчы бер минутта кеше 3 километр ара үтәргә мөмкин. * Парашютчы Уилл де Сильва гел үзенең Отис кушаматлы эте белән сикерә. 10 ел эчендә алар берлектә 64 сикереш ясаган. * 1931 елның 14 июлендә СССРда хатын-кызлардан беренче тапкыр Любовь Кулешова сикерә.
05.06.2024