Яңалыклар

Яңгыр ник ява?

Яңгыр ник ява?

Күктәге зур караңгы болытларны күргәч, мөгаен, тиздән яңгыр явар, дип уйлыйбыз. Яңгыр яусын өчен, болытлар гына  кирәк, дип уйларга яратабыз. Ләкин, чынлыкта, яңгыр - ул озак һәм катлаулы процесс нәтиҗәсе. Яңгыр яусын өчен, Кояшның, Җирнең һәм атмосфераның үзара тәэсире кирәк. Җир Кояш белән җылына. Югары күтәрелә торган җылы һава су парларын атмосферага китерә. Парлар тарала һәм суына.Җылы һава үзенең бер өлешен күзгә күренми торган су парына бирә, шулай итеп болытлар барлыкка килә. Болыт эчендәге кечкенә тамчылар зураеп авырайгач, Җиргә яңгыр булып ява. Ләкин яңгыр көн дә явып тормый, чөнки пар болытка әйләнә алмый. Аның өчен һавада тузан бөртекләре, кар я боз булу мөһим. Гадәттә, яңгыр яусын өчен, җылы һава массаларының салкын белән реакциягә керүе кирәк. Шуңа күрә һава торышы фаразлары һәрвакыт һава массаларының хәрәкәте турында искә ала. Алар безгә яңгыр булырмы, юкмы икәнен әйтеп тора.

13.05.2020
Сары чәчәк «балы». Тәмле булсын!

Сары чәчәк «балы». Тәмле булсын!

Май ае – яңарыш, яшеллек ае. Бөтен дөнья яңара! Болын-кырларны бизәп утырган тузганакны гына күрегез сез! 13 май - тузганак көне. Аның файдалы үзенчәлекләре инде бик күптәннән билгеле. Ә сары чәчәкләреннән ясалган кайнатманың сәламәтлеккә файдасын әйтеп бетергесез! Әле сез ясап өлгермәдегезме? Алайса, тизрәк ашыгыгыз! Ләкин башта берничә төп киңәшне истә калдырырга кирәк! ~ чәчәкләрне май аенда төшкә кадәр, иң яхшысы, иртән җыярга кирәк, бу вакытта файдалы элементлар күбрәк була! ~ яңгырдан соң җыю, шулай ук дөрес түгел. Чәчәкләр ачылган һәм коры булырга тиеш. ~ чәчәкнең сары өлешен генә куллансагыз, кайнатма бик тәмле булыр. Яшел яфраклары әчкелтем тәм бирә! Шуңа күрә болынга барганда, үзегез белән кайчы алырга онытмагыз. ~ иң мөһиме!!! Чәчәкләрне экологик чиста урыннан җыярга тырышыгыз! Шәһәрдә, завод, төрле калдык су яннарыннан җыярга ярамый. Үзегез белән күтәренке кәефне дә ияртеп, бөтен гаиләгез белән болынга юл тотыгыз. Шәһәр шау-шуыннан арганнар өчен бу зуууур бәхет! 400 данә сары чәчәк җыярга кирәк. Болында ук яшел төбен кисеп җыйсагыз яхшырак (өйдә кисәргә мөмкин). Бу эштә әниләрегезгә ярдәм итегез. Чәчәкләрне юмыйча (югыйсә, бөтен файдалы үзенчәлекләрен юып төшерәчәксез) өстенә 1 литр су саласыз. Кайнап чыккач, акрын утта 10 минут кайнатырга кирәк. Аннары ярты чәй калагы лимон кислотасы өстәп, тагын 20-25 минут кайнатып аласыз. Кайнатма әзер диярлек. Сөзгеч аша суын чыгарасыз. Шулай итеп, сары чәчәк үз эшен эшләде. Сөзелгән кайнатмага 1 кг 200 гр шикәр комын акрын гына өстисез. Һәм тагын акрын утта 30-40 минут кайнатасыз. Өйгә таралган тәмле ис башны әйләндерә! Ә чәчәк «балының» тәме! «Мәхәббәт балы» дигән атамасы да бар икән әле аның! Сәламәтлек өчен генә түгел, ә күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы!!!

13.05.2020
Яшь телевизион блогерлар мәктәбе

Яшь телевизион блогерлар мәктәбе

       «ШАЯН ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә. Кемнең блогер серләренә төшенәсе килә, безгә кушылыгыз! Ә хәзер «ШАЯН ТВ» каналы җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә апа Сәхабетдиновадан берничә киңәш:          «Әгәр дә телевидение серләренә төшенәсегез, камера алдында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, безнең мәктәпкә рәхим итегез. Яшь блогерлар мәктәбе 2018 нче елдан бирле актив эшләп килә. 20 гә якын алып баручы, шулай ук республикабызның төрле районнарында яшәүче актив балалар да безгә кушылды.          «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов безнең блогерлар белән тыгыз элемтәдә, һәрбер эшне күзәтеп, киңәшләрен биреп тора.        Чынлап та, блогер вакыйгаларның үзәгендә кайный. Кайчан карама, телефонын яки фотоаппаратын кулга алган, төшерә, монтажлый. Кыскасы, заман белән бергә атлый. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен, кызыксынучан булырга, күп укырга, фотоларны дөрес ракурслар кулланып төшерергә кирәк. Алдан темаларны уйлап, план төзеп кую да мөһим. Юмор һәм креативлык турында да онытмагыз!        Без сезгә онлайн дәресләр биреп, телевидение дөньясының серләрен ачарга ярдәм итәрбез. «ШАЯН ТВ»ның инстаграм аккаунтында туры эфирларда киңәшләр бирербез. Онлайн дәресләрдә сез күренекле блогерлар, телевидение алып баручылары, журналистлар белән очрашып, күп мәгьлүмат алачаксыз! Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!» 11 май көнне узачак беренче онлайн- дәрес турында! Сылтамалар: https://shayantv.ru/ https://www.youtube.com/channel/UCHrGaXSt9CBrcZIQ_qWSxww https://www.instagram.com/shaiantv/ https://vk.com/shayantv

11.05.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск