Июль аена ышанулар
Җәйнең уртасы июльнең дә бер атнасы узып китте. Без ай саен табигатькә бәйле халык сынамышларын барлыйбыз. Әйдәгез, июль аеның нинди булачагын бергәләп күзәтик. Июль эссе булса, декабрь суык килә. Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көтегез. Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак. Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр. Әгәр июльдә билчән күп икән, салкын кыш булачак. Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алса, яңгырга. Июльдә мул чык - мул кыяр уңышына. Июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Урманда җир җиләге һәм кара җиләк өлгерсә, тиздән ак гөмбә китәчәк.
06.07.2020