Яңалыклар

Яшь телевизион блогерлар мәктәбе

Яшь телевизион блогерлар мәктәбе

       «ШАЯН ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә. Кемнең блогер серләренә төшенәсе килә, безгә кушылыгыз! Ә хәзер «ШАЯН ТВ» каналы җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә апа Сәхабетдиновадан берничә киңәш:          «Әгәр дә телевидение серләренә төшенәсегез, камера алдында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, безнең мәктәпкә рәхим итегез. Яшь блогерлар мәктәбе 2018 нче елдан бирле актив эшләп килә. 20 гә якын алып баручы, шулай ук республикабызның төрле районнарында яшәүче актив балалар да безгә кушылды.          «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов безнең блогерлар белән тыгыз элемтәдә, һәрбер эшне күзәтеп, киңәшләрен биреп тора.        Чынлап та, блогер вакыйгаларның үзәгендә кайный. Кайчан карама, телефонын яки фотоаппаратын кулга алган, төшерә, монтажлый. Кыскасы, заман белән бергә атлый. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен, кызыксынучан булырга, күп укырга, фотоларны дөрес ракурслар кулланып төшерергә кирәк. Алдан темаларны уйлап, план төзеп кую да мөһим. Юмор һәм креативлык турында да онытмагыз!        Без сезгә онлайн дәресләр биреп, телевидение дөньясының серләрен ачарга ярдәм итәрбез. «ШАЯН ТВ»ның инстаграм аккаунтында туры эфирларда киңәшләр бирербез. Онлайн дәресләрдә сез күренекле блогерлар, телевидение алып баручылары, журналистлар белән очрашып, күп мәгьлүмат алачаксыз! Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!» 11 май көнне узачак беренче онлайн- дәрес турында! Сылтамалар: https://shayantv.ru/ https://www.youtube.com/channel/UCHrGaXSt9CBrcZIQ_qWSxww https://www.instagram.com/shaiantv/ https://vk.com/shayantv

11.05.2020
Бабама хат

Бабама хат

Сабирова Айгөл, 211нче балалар бакчасы тәрбиячесе        Минем дәү әтием Гомәров Равил 1939 нчы елда Байлар Сабасында туган. Әтисе, минем бабам, Габдулла Гомәр улы 1917 елгы. Олы яшьтәге әнисен карарлык кеше булмаганлыктан, хәрби хезмәткә яшьтәшләреннән 1-2 елга соңрак алына ул. 1939 елда хатынын һәм 6 айлык баласын калдырып, хәрби хезмәткә чыгып китә. Ул Монголиядә – Көнчыгыш Себер хәрби округында хезмәт итә.       Сугыш башланасын кем уйлаган бит... Дәү әтием әтисен әнисе сүзләреннән генә белә, ә без аннан ишетеп. Бүген, үзенә – 24 яшьлек бабама хат язарга булдым. Дәү әти сөйли, мин язам, күз яшьләнә... Әйе, бабам, синең белән күрешергә язмаган. Сиңа оныкчыгың Айгөл яза. Син Кызыл Армиягә хезмәткә киткәндә улың әле тәпи дә йөрмәгән. Чыгырда утырып торган улыңа: “мин кайтканчы сөйләшә башла”, – дип киткәнсең. Киткәнсең дә, кайтмагансың...      1941нең җәендә, инде армиядән кайтыр дигәндә, синнән: “Мин абыйлар янына киттем”, дигән хәбәр китергәннәр. “Сугышка” дигәнне өйдәгеләр шундук аңлаган. Бөтен дөнья сугышы башланган шул. Син улыңның тәүге авазларын ишетә, беренче адымнарын күрә алмагансың. Ул ачлык белән көрәшеп, чыныгып, ныгып үскән. Үзе әти назын күрмичә, ятимлектә үссә дә, бер малай, ике кызга шәп әти, аларның балаларына шәп дәү әти, хәзер инде шәп бабай да булды. Оныкларыңа, аларның балаларына һәм оныкларына, сезнең турында искә алып, җае чыккан саен сөйләп тора ул.       Фронттан килгән икенче хатны әниең тотып кайткан. Хатны улыңа күрсәтми генә, әби белән укыганнар. Күп еллар үткәч кенә, хатның эчтәлеген улың да белгән. Кайчандыр Сабада эшләп киткән, безнең район кешесе белән фронтта очрашкансыз икән. “Кайсыдыр өлкәнең, кайсыдыр авылы янында немец солдатлары белән атышканда дошман пулясы тиеп, шул ярадан вафат булгач, Габдулланы үз кулларым белән җирләп калдырдым”, – дип язган ул. Шушы хәбәрне язучы Фаяз Шакирҗанов үзе дә Арташ авылына әйләнеп кайта алмаган. Әйе, сугыш бик күпләрне алып калган. 1942нең беренче яртысында Зиннур абыең 2 улын, икенче яртысында олы абыең Йосып 5 баласын калдырып киткәннәр. Алар да кире кайтмаган.          Авылда калганнарга да күп төрле сынаулар аша үтәргә туры килгән. Шуларның берсе 1943нең гыйнварында булган. “Салкын кышкы кич. Әни эштән кайткач, ятып ял итә. Әби белән мин кече яктагы сәкедә чәй эчәбез. Ниндидер шарт-шорт килгән тавышлар. Әби аларны салкын кышта өй бүрәнәләреннән, дип уйлады бугай. Ә мин әни янына елышам”, –дип сөйләде улың. Ә аннары... “Әби миңа карават астыннан чыгарга булышты. Никтер өстән салкын һава төшә. Карасам, мич белән салам түбә арасындагы ярыктан йолдыз күренә”, – дип дәвам итте. Әтиең Гомәр бабай исән чакта, әле эшләнеп тә бетмәгән йортны колхозга “кертәләр”. Яшәргә яраклы, дип сезгә калдырган өйнең матчасы сынып, түшәме ишелгән, йолдыз шуннан “өйгә кергән” икән. Бу хәлдән соң, хуҗалары читкә киткән, кышка хәзерләнмәгән бер йортта кунганнар. Салкын өйдә кечкенә малай, әнисе эштә, әбисе үзләренең хуҗалыгын караштырырга киткәч, бер үзе ничек торсын. Дөрес, әби җилкәсенә утыртып, авылдан бер километр ераклыктагы, үзе эшләгән промкомбинатка алып баргалаган. Анда күзәткәннәрне дә сөйләде дәү әти. Берничә хатын, тотылган парашютларны сүтеп, сугыштагы солдатларга күлмәк-штаннар теккәннәр. Бер бүлмәдә чаңгылар ясаганнар, икенчесендә җирле халыкка дип, шырпы күкертләп киптергәннәр икән. “Әби белән әни узара киңәшләшкәннән соң, вакытлыча, кыш чыгарга дип, әни белән мин әнинең әти-әнисе янына, ә әби якын туганнарына күчеп тора башладык. Соңрак әбине олы апабыз Свердловск өлкәсенә алып китте. Бик сагынса да, әби Сабага, кендек каным тамган нигезгә кайта алмадык”, – сөйли улың.      1945 нче елның язында Җиңү яулап алынган. Ул вакытта Сабадагы балалар бакчасына йөргән кайсыбер малайлар, кызларның әтиләре сугыштан әйләнеп кайткач кына, чыннан да сугыш беткән инде дигән нәтиҗә ясаганнар. Әйе, дүрт ел барды бу сугыш. Кешеләр дөньясына зур югалтулар, ачлык, үлем алып килгән фаҗига. Аллага шөкер, болар үткәннәрдә калды инде. Бөек Җиңүгә 75 ел, бабам. Илебездә тынычлык. Ә күңелләребездә хәтирәләр яши. Сугыш бит сине тартып алган. Сине күрү, алларыңа утырып тору, әкиятләреңне тыңлау, уйнау мөмкинлеге бирмәгән безгә. Әле дә хәтеремдә: әби ипигә май ягып, өстеннән шикәр комы сибә. Аннары шакмаклап кисеп миңа бирә иде. Шулкадәр тәмле була иде... Әби арабыздан киткәнгә дә күп еллар узды инде.       Ә сиңа быел 103 яшь булыр иде. Синең шикелле егетләр, солдатлар булганга без сугыш галәмәтләрен күрмәдек. Рәхмәт, бабам! Әйе, күпме бала әтисез, хатыннар терәксез калган. Әниләр балаларын югалткан. Җиңү өчен бөтен көчен биреп сугышкан солдатлар да кимеп бара инде. Бабам, бездә дә бит синең каның ага. Синең шикелле көчле булырбыз без дә. Оныкларың, оныкчыкларың югары белемнәр алып, төрле тармакларда эшлиләр. Араларында җилкәләренә зур йолдызлы погоннар куеп, төрле органнарда эшләүчеләр дә, спорт осталары, укытучылар, тәрбиячеләр бар. Синең белән горурланып, сиңа тиңләшергә тырышып яшибез. Мондый сугышларны бүтән күрергә язмасын. Шуның белән хатымны тәмамлыйм инде. Бабам, син гел безнең белән, йөрәкләребездә яшисең. Янәшәбездә, безнең гадел һәм горур бабабыз булып атлыйсың.  

10.05.2020
Бабама хат: Җиңүгә илткән юл!

Бабама хат: Җиңүгә илткән юл!

       Гаиләбезнең иске альбомнары Әгерҗе районы Көчек авылында бабамның әнисе, карт әбием Заһирада саклана иде. Әбием вафат булгач, аның кызы Рәвия апа барлык оныкларына шушы гаилә альбомнарыннан безгә истәлеккә фотолар бүләк итте. Әнием аларны бик кадерләп, ак конверт ясап тыгып куйды. Мин ул фотолардагы кешеләрне әнием сөйләве буенча гына беләм, чөнки мин туганда (мин 2002нче елгы оныкчык) аларның инде күбесе юк иде. Ә карт әбиемне мин әзрәк хәтерлим. Ул 94 яшенә кадәр яшәде. Ә әниемнең әтисе Рәвил бабамны мин шулай ук фотолардан гына күреп беләм, әниемә 10 яшь булганда ук вафат булган ул.     Шул фотолар арасында бик чибәр абыйның фотолары бар. Ул минем карт бабам, әниемнең әтисе Рәвил бабамның әтисе – Мөхтәсипов Зөфәр Әхмәт улы. Карт әбием Заһира сөйләгәннәрне миңа әнием сөйләде. Шуларны сезгә дә җиткерәсем килә. Әйдәгез әле, минем белән “Бер фото тарихы” исемле сәяхәткә рәхим итегез.          Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк. Карт бабам Зөфәр бик авыр тормышта үскән, ләкин киләчәге кызыклы, төрле вакыйгаларга бай булган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә генә түгел, ә бәлки, без яшь буын, гомер буе тыныч тормыш өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыгын белергә һәм өйрәнергә тиеш. Карт бабам укытучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны.        Автобиографиясе белән танышкач, мин аның 1917 елда ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бәйки авылында туганын белдем. Әти-әнисе җир эшкәртү, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Шул ук вакытта әтисе сату эшләрен дә алып барган. Ул вакытлар өчен бу гаилә хәлле крестьяннар төркеменә кертелгән. Әтисе Әхмәт беркөнне Сарапул шәһәренә киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый. Бу вакытта Карт бабама нибары 6 ай була. Ике ел кайтыр дип көткәннән соң, аның кулак буларак Себергә сөргенгә сөрелгәне билгеле була. Аннан ничектер качып, Япониягә китүе билгеле була. Карт бабамның әтисе Әхмәт гаилә корып, балалар үстереп яши һәм шунда вафат була. (Хәзерге көндә Япониядә татар зиратына күмелгән Әхмәт бабайның кабере фотосы да безнең гаилә альбомында саклана).           Карт бабамның авыр балачагы кечкенә Апушны хәтерләтә. Нәкъ Габдулла Тукай кебек кулдан-кулга күчеп, 5 төрле гаиләдә тәрбияләнә. Бер җирдә генә тота алмыйча типкәләп йөртәләр сабыйны. Ачлык елларны Зөфәр бабам әле әбисендә, әле әнисенең яңа гаиләсендә, әле әтисенең энесендә йөри торгач, 3нче сыйныфта укыган елны, авыл советы әтисенең энесендә 18 яшенә кадәр калдырырга карар чыгара. Башлангыч белемне алгач, ул Иж-Бубый сигез еллык мәктәбенә укырга керергә бара, ләкин әтисен бөтенләй белмәгән баланы, “Ул сәүдәгәр малае”, дип укырга алмыйлар. Икенче елны гына укырга керә ала. Карт бабам бик тырыш, төгәл була. Мәктәпне яхшы тәмамлап, авылында пионервожатый булып эшен башлый, комсомолга керә, мәдәният хезмәткәрләренең 1933 елда узган респулика съездында катнашу бәхетенә ирешә. Аның тырышлыгын күреп, карт бабамны Куйбышевтагы укытучыр әзерли торган курсларга җибәрәләр. Ул Әгерҗе районы Көчек авылына (Минем туган авылым) химия һәм биология укытучысы итеп җибәрелә һәм карт әбием Заһирага өйләнеп төпләнеп кала. Карт әбием дә укытучы була. Аның хезмәтен югары бәяләп “Зингер” тегү машинасы белән бүләклиләр.          Беренче улы тугач, Карт бабам, Карт әбием һәм кечкенә улы, ничә еллардан соң әнисе белән күрешергә Пермьга Чусовая станциясенә китәләр. Аларның әнисе белән күрешүләрен, андагы күз яшьләрен әйтеп аңлатып кына булмый. Шул көнне сугыш башланганын хәбәр итәләр. Ничек кирәк шулай итеп сагыну тулы күз яшьләренә, сугыш дигән каһәрнең ачы яшен кушып, өч көнне уздырып, бабамнар Әгерҗегә кайтып китәләр. Бу аның әнисе белән соңгы күрешүе була. Кайтканда ук бабам Әгерҗедә военкоматка кереп, учетка басып чыга.        Карт әбиемдә сакланган шәхси әйберләрне карагач: фотолары, хәрби билеты, медальләре, компасы, бабамның үзе ясаган картасы, кайларда булган ул, фронттагы дусты Хафизов Габдехай язган матур эчтәлекле хатлары, аның туган иле өчен, Бөек Җиңү өчен сугышкан Карт бабам белән горурланып утырдым.              Сугышта озын юллар үткән ул. 1943 елның 7 гыйнварында китә. Эстония, Румыния, Венгрия, Австрия илләрен үтеп, Чехословакиягә кадәр барып җитә. Ленинград, Балтыйк буе, Украина фронтларында катнаша. Болар барысы да аның хәрби билетында, картасында чагыла. Медальләре: - “Батырлык өчен” медале -“Сугышчан казанышлары өчен” медале - Венгрия һәм Австрия өчен көрәшләрдә “Бик яхшы сугышчан гамәлләр өчен” медале -“Ленинградны саклаган өчен " медале          Сугыштан соң демобилизацияләнә һәм 1945 елның 7 октябрендә генә өйгә кайта. Зөфәр Әхмәт улы яраткан эшеннән башка яши алмый. Сугыштан соң яңадан мәктәптә эшли. Яраткан химия һәм биология фәннәрен укыта. Авылда җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Аны яшьләр бик ярата. Мәктәптә дә укучылары белән тәҗрибәләр үткәрә, кабинетларны үзе җиһазлый. Мәктәп бакчасында да төрле үсемлекләр үстереп, шуларны өйрәнәләр. Укучылар хоры булдыра. Алдынгы балаларны Әгерҗе, Ижау шәһәрләренә экскурсияләргә алып бара. Ул вакытларда авыл баласы өчен бу зур шәһәрләргә барган кебек була. Лектор-пропагандист, “Кызыл Маяк” колхозы газетасының мөхәррире, үзешчән сәнгать остасы, күптөрле спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы авыл җирлегенә депутат итеп сайлана, 60нчы елларга кадәр колхоз рәисе булып эшли. Аннан соң аны мәктәп директоры итеп билгелиләр.        Менә шундый авыр балачаклы Апуш – Зөфәр бабам кызыклы, мавыктыргыч тормыш юлы үткән. Сугыш һәм хезмәт ветераны, үз туган җиренең батыр сугышчысы, зур хәрефле Карт бабам белән тыл ветераны Карт әбием Заһира 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да югары белемле. Олы уллары Рафаэль офтальмолог була (вафат) Икенче улы Раиф – өзүче-геодезист (вафат) Өченче кызы Равиянең 42 еллык педагогик стажы бар, ул – “РСФСРның Атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы”, Әгерҗе районының Көчек урта мәктәбе директоры һәм уку-укыту буенча директор урынбасары булып эшләде, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Дүртенче кызлары Роза (Мәскәүдә яши) – ветеринария табибы, хәзерге вакытта лаеклы ялда; Кече улллары Равил (минем бабам – әниемнең әтисе) – энергетик. (вафат)          Ә без, 10 онык һәм 12 оныкчык Карт бабамның батырлыгын, аның туган җире өчен көрәшкәнен онытырга тиеш түгел! Без андый сугышларны күрмәгән, күрергә язмасын. Кинолардан гына карап белгән буын өчен сугыш – куркыныч картина. Кирәкми безгә сугыш, кирәкми безгә кан кою! Бабамнар даны мәңгелек! Яңадан 75 ел үтсә дә, бу тарих онытылмас дип уйлыйм! Зилә Нурмөхәммәтова, Алабуга көллияте

09.05.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск