Яңалыклар

Фотобәйге: «Бергәләп өйрәник»

Фотобәйге: «Бергәләп өйрәник»

Кадерле дуслар! Сезне «Бергәләп өйрәник» мастер-класслар фотобәйгесендә катнашырга чакырабыз. Фотобәйгедә 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала. БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ Нинди дә булса кул эшләнмәсе ясарга. Ул төрле ысуллар (техникалар) ярдәмендә ясалган уенчык, сувенир яки файдалы кирәк-ярак булырга мөмкин. Эш барышын чагылдырган текст һәм фотоларны сайтыбызга урнаштырырга кирәк булачак. (берничә фото) Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәнлеге - шәһәре яки авылы, балалар бакчасы; мәктәбе, сыйныфы күрсәтелергә тиеш. Текстны һәм бала турында мәгълүматны татар телендә һәм татар хәрефләрен кулланып язу мәҗбүри. Бәйгедә катнашучыларның бер-берсенә ихтирамлы булуы, негатив комментарийлар язмавы һәм гадел рәвештә тавыш җыюы сорала. Сайтта иң күп тавыш (лайклар) җыйган ун фото «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына, калганнар катнашучы дипломына ия булачак, иң уңышлы эшләр газетабызның 8нче битендә урын алачак. Бәйгегә эшләр 2019 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү 2019 елның 30нчы июненә кадәр дәвам итәчәк. Редакция бәйгегә килгән фотоларны газетада һәм сайтта иллюстрация рәвешендә (авторын күрсәтеп) куллану хокукына ия Мәгълүмат http://chelny-rt.ru/contest/berglp-yrnik-master-klasslar-fotobygese сайтыннан алынды.

13.05.2019
Рәхмәт Сезгә!

Рәхмәт Сезгә!

«ШАЯН ТВ» каналы инде менә алты ай буена үз шаяннарын төрле мультфильмнар, кызыклы тапшырулар белән сөендерә. Шушы вакыт эчендә балалар үзләренә Алекс, Марин, Камыр батыр, Леонардо һәм башка бик күп дуслар тапты. Канал, эшли башлаганнан алып, балаларга утыздан артык мултьфильм күрсәтте һәм күрсәтә. «Шаян тәҗрибәләр», «Кичке әкиятләр», «Кармак ТВ», «Оста куллар», «Бергәләп өйрәник» алып баручылары белән нәни караучыларыбыз төрле тәҗрибәләр, фәнни ачышлар һәм файдалы җайланмалар ясыйлар, иң мавыктыргыч әкиятләр белән танышалар, җырлыйлар һәм ял итәләр. Бу тапшыруларны төшерү өчен, күптән түгел «ШАЯН ТВ» ның яңа студиясе дә ачылды. Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналының төп максаты — татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру, оригиналь программалар, телевизион уен һәм викториналар, кызыклы мультипликацион фильмнар һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Безне сез сайттан тыш Инстаграм, Вконтакте битләрендә, Ютуб каналында да таба аласыз.  Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт.

13.05.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск