Җәйге сынамышлар
Җәйнең нәкъ уртасын да узып барабыз, дуслар. Җәйге каникулның да экваторы үтте. Шуңа күрә һәр мизгелдән тәм табып калырга ашыгыгыз. Җәйнең нинди булуына карап, без көз я кыш айларының ничек узачагын белә алабыз. Бу очракта сынамышлар ярдәмгә килә. Мул җиләк уңышы - салкын кышка. Июль уртасында агачта сары яфраклар күренә башласа, көз иртә килер. Төнге чык озак вакыт кипмәсә, яшенле яңгыр явар. Яңгырлы җәй исә, карлы кыш киләсен искәртә. Песнәкләрнең комда юынуы - яңгырга, ә күгәрченнәрнең гөрләшүе - җылы, кояшлы көнгә. Ә сез җәйгә бәйле нинди сынамышларны беләсез?
17.07.2019