Яңалыклар

«Утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү»

«Утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү»

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны киңкырлы, олуг шәхесләр, үз эшләренең осталары белән таныштыруны дәвам итә. Бу атнада бездә кунакта Рамил хәзрәт Юнысов булды. Дин белгече Рамил хәзрәт белән балалар  ураза һәм аны тотуның тәртибе турында сөйләштеләр. Ураза – ул тыелып тору дигән сүз. Ул ашаудан гына баш тарту түгел, ә күзеңне, колагыңны ялган гайбәтләрдән, буш сүзләрдән тыю да икән. Уразаны 12 -13 яшьтән алып тотарга мөмкин. Ләкин кеше авырса, озын сәфәргә чыкса, авыр эштә эшләсә һәм өлкән яшьтә булса, аның уразаны тотмаска хакы бар. «Ураза тоткан вакытта һәр кеше үзенә яраклы һәм кирәкле ризык сайлый. Мисал өчен, кемдер майлы яисә камыр ризыкларын ашамаска мөмкин. Шул ук вакытта ураза тотучыларның укуларына һәм эшләренә зыян килмәсен өчен, яхшылап ашау кирәк, - ди Рамил хәзрәт. – Ә менә ялгыш онтылып китеп ашаган очракларда, ураза бозылмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә сине ни өчендер кызганып ашаткан. Ураза тотуның савабы күп дибез. Ләкин, иң беренче чиратта, утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү». Рамил хәзрәт «ШАЯН ТВ» студиясенең киләчәге озын һәм эшләре уңышлы булсын дип, изге догалар укыды.  

23.05.2019
Китап – белем чишмәсе!

Китап – белем чишмәсе!

Шаяннар, ә сез беләсезме, ни өчен «Китап – белем чишмәсе» дигәннәр? Чөнки китаптан без бөтен сорауга да җавап таба алабыз. Хайваннар турында беләсебез килсә дә, математикадан мисал чишәргә өйрәнергә уйласак та, без китап укыйбыз. Ә бүген без сезнең белән татар һәм рус телендә язылган иң кызыклы китаплар исемлеге белән бүлешәбез. Исемлектән үзеңә ошаган китапны сайлап ал һәм укы. Китапның нәрсә турында икәнен һәм ни өчен бу китапны сайлаганыңны безгә дә язып җибәрә аласың. Татар телендә: 1. «Ана әкиятләре» Абдулла Алиш 2. «Нәниләр китабы» / Ак песи»  (җыентыклар) Резеда Вәлиева 3. «Шәвәли хәйләсе: шаян шигырьләр» Шәүкәт Галиев 4. «Әбием сихерче бугай» (җыентык) Галимҗан Гыйльманов 5. «Тапкырларга табышмак» (җыентык) Рафис Корбан 6. «Галстуклы кәҗә» (җыентык) Рөстәм Мингалим 7. «Сөенсеннәр әле сабыйлар»  (җыентык) Роберт Миңнуллин 8. «Иң гадел дус»  (җыентык) Хәкимҗан Халиков  9. Габдулла Тукай әкиятләре 10. Абдулла Алиш әкиятләре 11. «Әбүгалисина» Каюм Насыйри 12. «Альпинист үрмәкүчләр» Ринат Нуруллин Рус телендә: 1. «Маленький принц» Антуана Сент-Экзюпери 2. «Хроники Нарнии» Клайва Стейплза Льюиса 3. «Эмиль и сыщики» Эриха Кёстнера 4. «Маленькая принцесса» Френсис Гонгсон Бернет 5. «Пеппи Длинный чулок» Астрид Линдгрен 6. «Винни Пухи и все-все-все» Алана Милна 7. «Кукольные люди» Энн М. Мартин 8. «Ребенок, которого сформировали книги» Фрэнсиса Спуффорда

21.05.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск