Яңалыклар

Тиздән җәйге каникуллар башлана

Тиздән җәйге каникуллар башлана

Җәйге каникуллар башланыр вакыт җитеп килә. Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә. Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергә кирәк. Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Үзегезгә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә өндибез. Йортыгызда беренче караштан күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки күп балалар әлегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Булдыра алганча ешрак ут белән шаяруның куркыныч икәнен искәртеп торыгыз. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Хәлегездән килгәнчә үз йортларыгызда янгын чыкканын хәбәр итүче извещательләр һәм янгын сүндерү җайланмалары булдырырга тырышыгыз. Баланы йортта узен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерегез! Шулай ук исегезгә төшерәбез, корган үләнне һәм чүп-чарны ягу катгый тыела! Балалар җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк! Мәгълүмат http://baltaci.ru/  сайтыннан алынды

27.05.2019
Разил Вәлиев: «Бөтен өмет - яшьләрдә»

Разил Вәлиев: «Бөтен өмет - яшьләрдә»

Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиевнең «ШАЯН ТВ» га кунакка килүенең сәбәбе – нәни тамашачылар белән аралашу һәм тәрҗемә мәсьәләләре турында сөйләшү.  Разил абыйның тәрҗемә өлкәсенә карата үз фикерләре бар: «Әдәби әсәрнең иң әйбәт яңгырашы туган телдә булса да, башка халыкларның әдәбиятын да белү кирәк». Хәзерге көндә Разил аганың тәрҗемә буенча биш йөзгә якын дөнья халыклары әдәбиятын сыйдырган өч китабы дөнья күргән.  «ШАЯН ТВ» каналы тәрҗемәчеләре белән дә бу темага сөйләшү булды. Разил абый карашынча, рус сүзләренең туган телебездә татарча вариантлары булмаган очракта, яңа сүз уйлап табарга да була. Шул ук вакытта бу татар теленең кагыйдәләрен исәпкә алып эшләнергә тиеш. Ләкин «печенье», «собор», «индеец» кебек сүзләрнең язылышын чыганак телдәгечә калдыру дөресрәк. Шулай да татар телендә генә язабыз дип, бала аңламаслык итеп, тарихи, кулланылыштан төшеп калган сүзләрне куллану кирәк түгел. «Һөнәрне бала кече яшьтән үк сайлый башларга тиеш дип саный Разил ага: «Алда максат булса, ул аңа инде әзерләнә башлый. Ә бу максат балага тормыш карурманында адашмаска ярдәм итә. Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, ул үз милләтенең өметле улы һәм кызы, чын шәхес һәм яхшы кеше булып калырга тиеш. Чөнки безнең бөтен өмет - яшьләрдә»

23.05.2019
«Утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү»

«Утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү»

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны киңкырлы, олуг шәхесләр, үз эшләренең осталары белән таныштыруны дәвам итә. Бу атнада бездә кунакта Рамил хәзрәт Юнысов булды. Дин белгече Рамил хәзрәт белән балалар  ураза һәм аны тотуның тәртибе турында сөйләштеләр. Ураза – ул тыелып тору дигән сүз. Ул ашаудан гына баш тарту түгел, ә күзеңне, колагыңны ялган гайбәтләрдән, буш сүзләрдән тыю да икән. Уразаны 12 -13 яшьтән алып тотарга мөмкин. Ләкин кеше авырса, озын сәфәргә чыкса, авыр эштә эшләсә һәм өлкән яшьтә булса, аның уразаны тотмаска хакы бар. «Ураза тоткан вакытта һәр кеше үзенә яраклы һәм кирәкле ризык сайлый. Мисал өчен, кемдер майлы яисә камыр ризыкларын ашамаска мөмкин. Шул ук вакытта ураза тотучыларның укуларына һәм эшләренә зыян килмәсен өчен, яхшылап ашау кирәк, - ди Рамил хәзрәт. – Ә менә ялгыш онтылып китеп ашаган очракларда, ураза бозылмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә сине ни өчендер кызганып ашаткан. Ураза тотуның савабы күп дибез. Ләкин, иң беренче чиратта, утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү». Рамил хәзрәт «ШАЯН ТВ» студиясенең киләчәге озын һәм эшләре уңышлы булсын дип, изге догалар укыды.  

23.05.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск