Яңалыклар

«Туган тел-fest 2024»
Популяр яңалыклар

«Туган тел-fest 2024»

13 апрель көнне «Бала-Сити» Халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен «Туган тел-fest 2024» фестивале узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды. Фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләре өчен тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әверелде. Очрашу барышында тәҗрибәле белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Укытуның нәтиҗәлелеген арттыру, балаларда татарча аралашу телəге тусын өчен, дәресне ничек алып барырга кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Укытучыларны үзенең татар телендәге белем бирү проектлары белән таныштырды. Күргәзмәдә педагогларга кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып торучы «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын, «ШАЯН Әлифба», «ШАЯН рәссам» һәм «ШАЯН саннар» интерактив проектларын тәкъдим итте. Беренче балалар каналының балалар яратып өлгергән төп персонажы – Шаян да кунакларның күңелен күреп кайтты!

15.04.2024
Яңа мультсериал: «Сиа - Бөек сугышчылар дивары сакчысы»
Канал яңалыклары

Яңа мультсериал: «Сиа - Бөек сугышчылар дивары сакчысы»

«ШАЯН ТВ» каналы өр-яңа «Сиа - Бөек сугышчылар дивары сакчысы» мультсериалын тәкъдим итә! Бүре Сияга бик күп сынаулар аша узарга туры килә. Кечкенә вакытында ук ул әти-әнисен югалткан, әмма сабыйны үлән белән тукланучы хайваннар коткарып кала. Сиа үсә һәм бәйсез һәм кыю холкы белән аерылып тора. Ул үзенең туган авылын мәкерле дошманнардан саклаучы чын сугышчыга әйләнергә хыяллана. Аның иптәше - куян баласы һәм кечкенә бозау. Сия исә, булачак маҗараларында дусларын да катнаштырырга тели. Әмма йомшак куян баласы аларның йортларына берни дә янамавына ышана. Тик бик тиздән яшь каһарманнарга күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Сия һәм аның дуслары бөтен дөньяны яулап алырга карар кылган императорның мәкерлекләренә каршы торачаклар. Мультсериалны эш көннәрендә 12:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә карагыз.

15.04.2024
Космонавтларга космоста еларга киңәш ителми
Кызыклы фактлар

Космонавтларга космоста еларга киңәш ителми

Космонавтика көне белән, дуслар! 12 апрель илебез тарихы өчен истәлекле көн! Моннан 63 ел элек Юрий Алексеевич Гагарин дөньяда беренче тапкыр космоска оча. Космонавт Байконур космодромыннан “Восток” ракетасында ача. Очыш 108 минут дәвам итә һәм ул исән-имин Җиргә әйләнеп кайта.   * Космоста булган беренче хайваннар - Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр. Алар 1960 елның августында очыш ясыйлар. Ә айда беренче тапкыр ташбакалар була. * Космоста булган беренче хатын-кыз - Валентина Терешкова. Ул 1963 елда «Восток-6» кораблендә Байконур космодромыннан оча. Очу өч тәүлек дәвам итә. * 2001 елның 28 апрелендә космоска беренче турист - Америка эшкуары Деннис Тито оча. Ул сәяхәт өчен 20 миллион доллар түли. * Космонавтларга космоста еларга киңәш ителми, чөнки күз яшьләре, авырлыклары булмау сәбәпле, биткә агып төшми, ә күзләр өстендә шарлар рәвешендә кала. * Айның кире ягындагы кратер Юрий Гагарин хөрмәтенә аталган.

12.04.2024
Җирән төлке-космонавт
Популяр яңалыклар

Җирән төлке-космонавт

Җирән исемле төлке-космонавт яшәгән. Ул үз планетасының иң яшь һәм талантлы космонавты булган. Ул йолдызга очкан беренче төлке булырга хыялланган. Космик экспедициядә катнашуга чакыру алгач, аның хыялы тормышка аша. Ул галактикалар буйлап ерак сәфәргә кузгала. Үз юлында бик күп гаҗәеп җан ияләрен очрата һәм бик күп маҗаралар кичерә. Бервакыт ул аңлы үсемлекләр яши торган планетага эләгә. Алар аңа үзләренең борынгы цивилизацияләре турында сөйлиләр һәм төлкене яңа белемнәргә өйрәтәләр. Аннан соң Җирән төлкеләргә охшаган җан ияләре яшәгән планетага эләгә. Алар дустанә һәм кунакчыл булалар. Җирәнне үз гореф-гадәтләренә өйрәтәләр. Ниһаять, төлке үзенең соңгы максатына - дөньядагы иң акыллы җан ияләре яшәгән планеталарга барып җитә. Алар белемнәре белән уртаклашалар һәм аны вакыт һәм пространство белән идарә итәргә өйрәтәләр. Үз планетасына кайткач, Җирән чын герой һәм барлык төлкеләр өчен остазга әверелә. Нейросеть ярдәмендә язылган һәм ясалган әкият      

12.04.2024
Җиһанда – яз...
Популяр яңалыклар

Җиһанда – яз...

Яз килде! Кояш нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар көннән-көн кими. Кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле күңеллелек белән ага. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы үзе күңелле! Бар халык елга буена боз киткәнен карарга бара. Беренче чәчәкләр, умырзаялар баш калкыта! Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − сыерчыклар, кыр казлары кайта. Бар дөнья аларның шат җырына күмелә! Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз көченә керешә. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз айлары!

11.04.2024
Кояш җимешләре витаминга бай
Кызыклы фактлар

Кояш җимешләре витаминга бай

Яз – организмга витаминнар җитмәү чоры. Сезгә гади генә әфлисун белән лимон ярдәмгә килә ала. Әлеге кояш төсендәге җимешләр икесе дә витаминнарга бай. * АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга кирәк. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың. * ЮТӘЛЛӘГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1аш кашыгы күләмендә кабып куясың. * ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың. * ВИРУСЛАРГА КАРШЫ чөгендер һәм лимон согы кушылмасы — иң яхшы чара. * ГИПЕРТОНИЯДӘН интегәчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы. * БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр. * ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә. * ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры. * КӨЗӘН ҖЫЕРГАНДА 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согы белән ышкыйсың. Сок кипкәч, оек киясең.   Әфлисун исә иммунитетны күтәрә, С витаминына бай, шуңа да салкын тигәндә файдалы. Әлеге җимеш яшәртә, тән тиресен яхшырта, токсиннардан арындыра, нәтиҗәдә, ябыктыра, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтергә ярдәм итә, һәм кан басымын төшерергә булыша.  

09.04.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск