Яңалыклар

Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде
Канал яңалыклары

Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 33 гимназиясендә узды! Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде. Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкардылар. Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә күтәренке рух бүләк иттеләр! Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар!

24.04.2024
Татарстанда һава шартлары начарлана
Популяр яңалыклар

Татарстанда һава шартлары начарлана

Апрель ае аномаль эссе һава торышы белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Бүген Татарстанда 28 градус эссе булачак, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, дип фаразлый синоптиклар. Көчле җил көтелә, урыны белән аның тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Синоптиклар билгеләвенчә, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан +9, +15 градуска югары тора. Мондый һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.   Җил көчәйгәндә: * Артык ихтыяҗ булмаса, биналардан чыкмаска, эчтә калырга киңәш итәбез. * Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә була. Көчле җилдән йорт диварлары кырыенда яшеренергә кирәкми – түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. * Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк. * Көчле җил булганда, электр линиясе астында торырга һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашырга ярамый.

23.04.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск