Яңалыклар

Теләк теләү көне: ничек дөрес теләргә?
Кызыклы фактлар

Теләк теләү көне: ничек дөрес теләргә?

Нәкъ менә бүген, 29 апрель – теләкләр теләү көне билгеләп үтелә! Теләкләр кабул була торган билгеле бер көннәр һәм сәгатьләр бар икән. Уңайлы вакытны Ай календаре һәм сәгатьләре буенча билгеләргә була. Астрологлар, энергетика күзлегеннән караганда, Ай календаре буенча 1нче, 7нче һәм 11нче тәүлекләр иң куәтлеләре дип саный. Көн сайлаганнан соң, тәүлекнең дөрес вакытын ачыклау мөһим. Моның өчен көн буе үзегезнең торышыгызны һәм кәефегезне күзәтергә һәм көч-куәт тулы мизгелне билгеләргә кирәк. Нәкъ менә шул чорда теләк теләргә кирәк тә инде.   Теләкне ничек дөрес итеп теләргә? 1. Теләкне хәзерге заманда теләгез. Моны күпләр белми, ләкин ничек кенә булыша әле! Инде тормышка ашкан дип ышанып теләгез. Мәсәлән, «Мин яңа йортта яшәргә телим» диясе урынга, «Мондагы иң зур йорт минеке булачак!» дип әйтегез. 2. Теләкне гадиләштерегез. Катлаулы, озын җөмләле теләкләр буталчык була. Теләк никадәр гади, аңлаешлы булса, ул шулкадәр тизрәк тормышка да аша. 3. Үз мәнфәгатьләрегездән чыгып теләгез. Галәмнән сораганнарыгыз бары сезгә генә кагылышлы булсын. Туганнар, дуслар, яраткан кеше өчен теләк теләмәгез. 4. Бары яхшыны гына теләгез. Теләкне начар энергетика белән бозмагыз! 5. Теләкләрегез турында беркемгә дә сөйләмәгез. Теләгән теләк үзенә энергия туплый, аның турында күбрәк сөйләгән саен көче кими бара. 6. Теләкләрне җыеп барыгыз. Аларны кәгазьгә язып бару файдалы. Аерым битләргә языгыз да махсус тартмага йә конвертка салып куегыз. Ярты ел, йә бер ел үткәч, укып карап, никадәр теләкләрегезнең чынга ашуын күреп гаҗәпләнерсез.  

29.04.2024
Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Башкалада нинди чаралар көтелә?
Популяр яңалыклар

Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Башкалада нинди чаралар көтелә?

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Аның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз. Шуңа күрә, без Тукаебыз истәлеген саклап, хөрмәт итеп буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Шагыйрь һәр татар күңелендә яшәсә, милләтебезнең киләчәге дә өметле булачак! Кадерле дуслар, барыгызны да бүгенге бәйрәм, Туган тел көне белән тәбрик итәбез! Туган телебезне саклыйк, яратыйк, үзебездән соңгы буыннарга тапшырыйк! Бәйрәм уңаеннан шәһәребездә күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырылган: * 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын башка еллардан аермалы буларак Казан Кремлендә бүләклиләр. Быел премияне алырга 10 кандидат тәкъдим ителгән. * 11:30 сәгатьтә Казан дәүләт циркында «Печән базарында» дип аталган беренче милли театраль-цирк спектакль куела. Тамаша Габдулла Тукай шигырьләренә һәм әкиятләренә нигезләнеп язылган. Спектакль 26 апрельдән 5 майга кадәр 8 тапкыр күрсәтеләчәк. * 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Г.Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узачак. * 17:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә «Мин татарча сөйләшәм» Республика акциясе була.                                                        

26.04.2024
«ШАЯН ТВ» каналы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» каналы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән әдипнең һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова да урын алды. Каналның яшь алып баручылары Мәрьям Җаппарова белән Эмиль Закиров шагыйрьнең «Бәйрәм бүген» шигырен сөйләделәр.

26.04.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск