Яңалыклар

Кояштан сакланыгыз!

Кояштан сакланыгыз!

Быел кызу көннәр көттереп килде. Ниһаять чын җәй хакимлек итә! Эсселәр сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен дә онытмаска кирәк. Җәйге кояш рәхәт һәм шул ук вакытта бик куркыныч та. Үзебезне кояш нурларыннан, эссе сугудан ничек сакларга? Кайбер кагыйдәләр белән танышып китик! * Урамда йөргәндә баш киемнәрен кияргә онытмагыз. Кепка, эшләпәләрегезне һәрвакыт үзегез белән йөртегез. * Төш вакытында, аеруча сәгать 11:00дән 16:00га кадәр аралыкта кояш нурлары астында, урамда йөрмәү яхшы, чөнки бу кояшнын иң актив вакыты. * Өс киемнәрен сайлаганда ачык төсләргә һәм «сулый торган» тукымаларага өстенлек бирсәгез, яхшы булыр. * Кояш астында йокламагыз, күләгәле урын эзләгез. * Ачык кояш астында утырмаска, күләгәдә, я зонт астында утыру хәерлерәк. * Туклану рационында күбрәк җиңел ризыклар - салатлар, җиләк-җимешләр булдырыгыз. * Пешү куркынычы булганда, тәнегезгә кичекмәстән су сибеп, маңгаегызга юеш тастымал салырга ашыгыгыз. * Су күп эчегез. Кызу һава торышында ул көненә 2-3 литр сыеклыкны тәшкил итәргә тиеш.

13.07.2023
Җәй уртасы!

Җәй уртасы!

12 июль – керәшеннәрнең җәйге бәйрәме, Питрау көне. Җәйнең кыл уртасы дигән сүз. Борынгылар питрау җитте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Әлеге бәйрәм җәй көненең чиге дип билгеләнгән. Халык аны печән өсте, урак өсте, көз башы дип каршылаган. Шулай ук Питраудан соң кошлар да сайравыннан туктый. Чыннан да, игътибар итеп карагыз әле, бу көнне нәкъ көндезге 12дә кошлар тынып кала. Үсемлекләр дөньясында да үзгәрешләр башлана. Питрауга кадәр җыеп киптерелгән дару үләннәре, чәчәкләр бик шифалы булып санала. Бүгеннән соң аларның шифасы бетә дигән ышану йөри. Мунча себеркесен дә бу көнгә кадәр әзерләсән, яхшы саклана. Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә; әгәр күке кычкыраудан туктаса, кыш иртә килә дигән сынамышлар яши. Әйдәгез тикшереп карыйк әле! Бу көнгә булган ышанулар табигатьнең алга таба торышында нинди үзгәрешләргә китерер икән?  

12.07.2023
Әкият илендә: «Кол һәм алпавыт»!

Әкият илендә: «Кол һәм алпавыт»!

Элекке заманда кешеләрне бик кызык кына хөкем иткәннәр, ди. Бер кеше кечкенә генә ялгышлык эшли икән — аны судка биргәннәр. Гаебе зурмы, кечкенәме, аны тикшереп тормаганнар. Бүреккә «үтерергә», «коткарырга» дип ике кәгазь язып салып, гаепле кешегә шуның берсен алырга кушканнар. — Менә бу кеше крестьяннарны миңа каршы баш күтәрергә котырта, — дип, алпавыт үз крестьянын судка биргән. Сүз берләшеп куйганлыктан, судьялар ике кәгазьгә дә «үтерергә» дип язып салганнар. Теге кешенең иптәшләре сизеп, моңа: — Бүректә икесе дә «үтерергә» дигән кәгазь, — диләр. Бу аларның сүзенә әһәмият бирмәгәндәй була. — Әфәнделәр! — дигән ул судьяларга. — Соңгы минутымда булса да, алпавыт минем теләгемне үтәсен. Моннан соң ул үзенең колларын азат итсен, ә миңа җир бүлеп бирергә кушып, законга туры китереп, сездән язу бирсен. Шулай итсә, мин тынычлап үләр идем, — дигән. — Барыбер үләсе кеше бит, ул үлгәч, аның өчен кем җир сорап йөрер, — дип, теге кеше сораганча язу язып биргәннәр. Теге кеше язуны кесәсенә салып куйган да, бүректәге бер кәгазьне алып, авызына кабып йотып та җибәргән. Бу хәлдән алпавыт та, судьялар да аптырап калганнар. Аның эчен ярып, кайсы кәгазьне алганын карап булмый бит, бүректә калган кәгазьне карарга мәҗбүр булганнар. Билгеле инде бүректә «үтерергә» дигән язу калган булган. Судьялар каушауларыннан нишләргә белми: — Син «коткарырга» дигән язулысын алгансың, — дип, теге кешене азат иткәннәр. Шулай итеп, теге кеше үзе дә котылган, крестьяннарны да җирле иткән. Татар халык әкияте

12.07.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск