Яңалыклар

Бу җәйдә сине нәрсә көтә?

Бу җәйдә сине нәрсә көтә?

Бу җәйдә сине нәрсә көтә? Багу өчен бакчага, урман аланына, кырга чыгарга кирәк булачак. Яныңа якынлашкан беренче күбәләкне көт, әмма тотарга ярамый. Иң элек аның төсенә игътибар итәргә кирәк. * Кызыл, җирән (күбәләк, гадәттә, бер төстән тормый, әмма шушы төстәге бизәкләр күбрәк дигән сүз) күбәләк - яхшы үзгәрешләр булачак, нинди дә булса эштә уңышка ирешерсең. * Ак - сер белерсең. Аның үзеңә кагылуы да, башка кешегә бәйле булуы да мөмкин. * Кара - синнән нидер яшерәләр. Әмма әлегә аны берничек тә белә алмыйсың. * Сары - хисләр дулкыны бөтереп алачак. * Зәңгәр - эш-мәшәкатьләрең күп булачак. * Чуар күбәләк - бу җәйдә синең тормышыңда бик зур вакыйгалар көтелә. Хәзер күбәләкнең кая таба очуын кара. Туктаусыз чәчәктән чәчәккә кунса - вакыйгалар тиз алышынып торачак. Бер урында бөтерелгән сыман булса - вакыйгалар тотрыклы һәм даими. Синнән читкә таба очса - планнар бозылачак. Киемеңә кунса - көтелмәгән уңыш киләчәк.    

26.07.2023
«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе! ЯҢА СЕЗОН

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе! ЯҢА СЕЗОН

Халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша! Тагын да күбрәк җиңүчеләр һәм тагын да күбрәк премиаль фонд! Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 1500 000 сум. Бәйге татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү, телевизион кадрлар әзерләү юнәлешендә зур әһәмияткә ия. Искәртеп узабыз, узган ел конкурс дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм төрле яшьтәге 3000нән артык татарны берләштерде. Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Киров, Свердлау, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы. Беларусь һәм Төркиядән дә катнашучылар булуы - бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилләде. Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Быелның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн акета тутыру мөмкинлеге дә каралган.   Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезгә ярдәм итүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз!   Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында. Нигезләмә  Анкета участника Катнашучы анкетасы

20.07.2023
Әкият илендә: «Төлке белән бүре»!

Әкият илендә: «Төлке белән бүре»!

Борын заманда бер авылда бер карт белән бер карчык торган. Карт карчыгына: — Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм,— дигән. Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт, балыкларны чанага төягән дә, өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан бер төлке күргән… Төлке үлгән кебек булып ята икән: карт бик шатланган. «Менә карчыкның тунына яхшы якалык та булды бит!» — дигән. Шуннан соң ул төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган. Бу төлке тере булган. Ул як-ягына каранган да, чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлый башлаган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән. Безнең балыкчы бабай йортына кайтып җиткән. Чанасына карамыйча гына өенә ашыгып кергән дә: — Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар,— дигән. Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган! Төлке юл буена ташлап калдырган балыкларны җыеп алган , да утырып ашый башлаган. Шул чагында аның янына бер бүре килеп чыккан. Бүре төлкегә: — Исәнме, дускай? — дигән. — Бик яхшы,— дигән Төлке. — Миңа да балык бирче! — Үзең тот! — Мин тота белмим шул. — Су буена бар да койрыгыңны бәкегә тыгып тор. Балык үзе койрыгыңа ябышыр. Ләкин бик озак утыр, яме!—дигән төлке. Бүре елга буена барып, бәкегә койрыгын тыгып, төн буе утырган. Кышның бик салкын көннәре була. Бүренең койрыгы бәкегә ябышып ката. Ул урыныннан кузгалып китмәкче булып карый, әмма койрыгын боздан кубарып ала алмый. Ул эченнән генә: «Уй-уй, бик күп балык эләккән икән»,— дип уйлый. Таң аткач, хатыннар суга килә башлаганнар. Алар. Бүрене күреп: «Бүре бар, бүре!» — дип кычкырырга тотынганнар. Алар, барысы бергә җыелып, кайсы көянтә, кайсы таяк, кайсы башка нәрсә белән бүрене кыйнарга керешкәннәр. Бүре сикергәли торгач, койрыгын өзеп, артына да карамыйча, урманга чапкан. Бер Төлке авыл буйлап ага торган инеш буенда йөри икән. Вакыт — яңа гына караңгы төшеп килә торган кичнең башы. Бу Төлкенең бик карыны ачып: «Ашарга берәр нәрсә табып булмасмы икән»,— дип, тавыклар кунаклый торган куначага таба киткән икән — бәке тишеп салынган мурданың таягына күзе төшкән. «Тукта, карап карыйм әле»,— дип, мурдага таба барса, чыннан да, кояш баеган вакытларда гына хуҗасы карап киткән булган икән, бәкенең өсте дә катмаган. Төлке ал аяклары һәм авызы белән тарткалап мурданы судан чыгарса, ни күрсен: балыклар тулган бит. Төлке, мурданы аннан-моннан ваткалап, балыкларны алган да, ерак түгел бер печән кибәне өстенә менеп ятып, бик тәмләп кенә балык ите ашарга керешкән, ди. Шул тирәдә генә бер ачыккан Бүре дә: «Берәр нәрсә туры килмәсме»,— дип, иснәнеп йөри икән. Кинәт Бүренең сизгер борынына балык ите исе килеп бәрелгән. Балык исе белән иснә-неп килә икән, Төлкенең кибән түбәсендә ашап ятканын күргән. Бүре юаш кына, дусларча гына: — Нихәл, дус кеше? — дигән. Төлке, авызына балык тутырып чәйнәгән хәлдә: — Б-б-бик ш-шәп кенә. Б-б-бер дә и-инде, ч-чамасыз һ-һ- һәйбәт! — дип җавап кайтарды, ди. — Нәрсәдер бик тәмле әйбер ашыйсың бугай, исләре бөтен дөньяга таралган,— дигән дә соры Бүре, авызына җыйналган селәгәйләрен голт итеп йотып, телләрен суырып ялманып куйган, ди. — Минме? Мин балык бәлеше ашыйм,— дигән Төлке. — Кайдан, ничек итеп алдың соң син аны? Төшә кешеләр кулына мал,— дигән Бүре. Аның күзләре усал яна башлаган. Балык ашап яткан Төлкене бөтен көе йотасы килде, ди. — Ала да, таба да белә ул абыең. Мә әле син дә авыз итеп кара,— ди Төлке. Төлке, Бүрене юатыр өчен, аны хәйләләп кармакка эләктерү өчен, Бүрегә бераз балык сөякләре ыргытты, ди. Ач Бүре сөякләрне бөтенләй чәйнәмичә генә йотты, ди, әз генә телен йотып җибәрмәде, ди. Шуннан соң Бүре: — Миңа да өйрәтчәле, мин дә барып алыйм әле шуны,— дип, Төлкегә ялына-ялвара башлады, ди. — Тыңлап тор яхшылап, өйрәтәм,— ди Төлке.— Әнә тегендәрәк кенә бер бәке булыр. Ул бәке катмаган булыр. Әгәр дә әз-мәз геңә катса, аякларың белән бозны ваткала да су эченә койрыгыңны төбенә хәтле чумдырып тык та утыр. Үзең бер дә кыймылдама. Кыймылдасаң, балыкларны куркытырсың, эләкмәсләр, ди. Шулай тик кенә утырсаң, синең койрыгыңның һәр бөртек йоны саен бер балык ияреп чыгар,— ди. Бүре, Төлке өйрәткәнчә, бәке кырына бара, су өстенә юка гына булып каткан бозны ал аяклары белән ваткалап, койрыгын төбенә хәтле суга тыгып, бер дә кузгалмый утыра. Бераз утыргач, сынамак өчен генә, бик әз генә койрыгын тарткандай иткән иде, нәрсәдер койрыгының авырая башлавын сизеп: «Ай, харап эш, балыклар куркып качмасалар гына ярар иде»,— дип, тагын тыныч кына утыра башлый. Озак кына утыргач, бервакыт койрыгын судан тартып алмакчы булган иде, һич тә урыныннан кузгала алмады, ди. «Бәй, озаграк тордым микәнни соң, балыклар чамадан тыш күп эләктеме әллә?» —дип тарткалана-йолкына башлагач, эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп, Бүренең исе китте, ди. Койрык бөтенләй бозга каткан, ди. Таң аткач, апалар бәкегә су алырга төшә башладылар, ди. Су буена төшсәләр, бәкедә Бүре утыра. Тиз генә ирләргә хәбәр итеп, берничә ир килеп, кайсысы көянтә белән, кайсысы күсәк белән Бүрене кыйнарга тотынганнар икән, ул арада балыкчы да килеп чыгып, кулындагы боз вата торган бөреше белән Бүренең маңгаена бер-ике мәртәбә сугудан Бүре җансыз гәүдәгә әйләнгән, ди. Бүренең тиресен тунап, базарга чыгарып саттылар, ди. Ә Төлке Бүрегә бу хәл килгәнне кибән түбәсеннән күзәтеп кенә ятып, бу вакыйгадан ул әле булса көлеп йөри икән, ди. Татар халык әкияте

17.07.2023
Карлыган көнендә 10 кызыклы факт!

Карлыган көнендә 10 кызыклы факт!

14 июль – иң файдалы җимешләрнең берсе, карлыган көне билгеләп үтелә. Карлыганны даими куллану иммунитетны ныгытуы барыбызга билгеле. Әлеге җимеш турында турында 10 кызыклы факт: 1. Бу җиләк бик күп җирләрдә үсә. Аны бары тик ике континентта — Австралия һәм Антарктида гына үстермиләр. 2. Иң файдалы һәм тәмле карлыган-кыска һәм эссе җәйле районнарда, шул исәптән төньяк киңлекләрдә дә үсә. 3. Өлгермәгән карлыганда с витамины өлгергәндәгегә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә балаларны куактан: «ашамый тор, әле, өлгермәгән», - дип куарга кирәкми. 4. Дөньяда йөз ярымнан артык төрле төстәге карлыган бар, әмма, күпчелек кешеләргә бары тик кара, кызыл һәм агы гына билгеле. 5. Карлыган яфраклары аның җиләкләре кебек үк диярлек витаминнарга бай, шуңа күрә аларны йорт консервлары ясаганда борын-борыннан кулланалар. 6. Кайчандыр карлыган «монастырь җиләге» дигән исем астында билгеле булган, чөнки аны барлык монастырьларда диярлек үстергәннәр. 7. Карлыган радиацион нурланыш нәтиҗәләрен организмнан чыгара. 8. Биологик күзлектән караганда карлыганның якын туганы-крыжовник. 9. Карлыганның дөнья буйлап таралуы каян башланганын берәү дә төгәл белми, әмма бу үсемлекнең ватаны - Азия дип фаразлана. Әмма Россия карлыган үстерү күләме буенча дөньяда беренче урында тора. 10. Кара карлыганнан азык-төлек производствосында кулланыла торган табигый буягыч ясала. Карлыган белән сыйланып, үзегезгә ел буена җитәрлек витамин җыеп калырга ашыгыгыз!  

14.07.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск